Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русияләрнең 50%ка якыны интернетта цензура кертү яклы


50%тан артык русияле илгә куркыныч янаганда, йә булмаса күп кеше катнашында протестлар көтелгәндә интернетны сүндерү кирәк дип саный.

Русиядә халык фикерен белешү үзәге (ВЦИОМ) АКШның Пенсильвания университетындагы Аннерберг коммуникацияләр мәктәбе белгечләре белән русияләрнең интернетка мөнәсәбәтен тикшерде.

ТАСС хәбәр итүенчә, фикер белешүдә катнашканнарның 49%ы интернетта цензура кирәк дип белдергән. 58% илдә тотрыксызлык булса интернетны өзүгә әзер. Бары тик 11% кына интернетта үзгәрешләр кирәкми дигән.

Фикер белдерүчеләрнең 73%ы дәүләт хезмәткәрләре турында негатив мәгълүмат интернетта булырга тиеш дип саный. 42% русияле башка дәүләтләр интернетны Русиягә каршы куллана дип әйткән.

XS
SM
MD
LG