Accessibility links

Татар ансамбльләре Өремче фестивалендә катнашты


Татар ансамбльләре Өремче фестивалендә катнашты
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:30 0:00

Тамашадан күренеш

Узган атна азагында "Казан" бию һәм Татарстан фольклор музыкасы дәүләт ансамбльләре Кытайның Өремче шәһәрендә узган IV халыкара бию фестиваленнән кайтты. Аларны бу чарага Кытай мәдәният министрлыгы чакырган. Артистларның дүрт мең татар яшәгән Өремчедә үткәрелгән фестивальдә беренче катнашулары.

Июль азагында Кытайның Өремче шәһәрендә узган IV халыкара бию фестивалендә кыргыз, казакъ, үзбәк, төрек биючеләре катнашкан. Татарстанлылар ике елга бер уздырылучы әлеге чарада беренче тапкыр катнашкан.

Гастроль дәвамында артистлар барлыгы алты концерт куйган. Фестивальдәге чыгышларыннан тыш Өремче, Карамай, Аксу калаларында яшәүче кытай татарлары, уйгырлар белән дә очрашканнар.

Коллектив программасы “Идегәй” татар халык эпосларына нигезләнгән "Идел-йорт", "Кетеки", "Ярмәк", "Фантазия" инструменталь-хореографик, "Алпамша" вокаль-инструменталь, "Каз канаты", "Җырла", "Җымытым" вокаль-хореографик композицияләре, "Шестяк", "Буталдым", "Зәңгәр томан", "Тыпырдык", "Керәшен чабатасы", "Казан сөлгесе" биюләре, "Ямщикәй", "Ахун көе", "Нижгар такмаклары" вокал номерларыннан торган. Шулай ук борынгы татар уен корылларында да уйнаганнар.

"Ике сәгатькә якын барган концертны, бу як халкына хас булганча, тыйнаклык белән караган тамашачы, азактан артистларыбызны туктатып булмаслык алкышларга күмде, сәхнәдән җибәрмичә кабат-кабат чакырып алкышлады", диде Татар дәүләт филармониясенең матбугат үзәгеннән Зимфира Гыйлметдинова.

Аның сүзләренчә, фестивальнең оештыручылары татар артистларының профессиональ дәрәҗәдәге чыгышлары белән хозурланып, алдагы таба да алар белән хезмәттәшлек алып барырга теләүләрен әйткәннәр. Артистлар үзләре дә тамашачы җылы кабул итүгә шатланып, Кытайдагы фестивальнең зур күләмдә узуына сокланып кайтканнар.

XS
SM
MD
LG