Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 15:05

Чаллы, Алабуга, Уфада Рәфис Кашаповны яклап пикетлар узды


3 августта Чаллы хакимият бинасына эшкә килүчеләр Рәфис Кашаповны иреккә чыгаруны таләп иткән шигарләр күтәргән кешеләргә юлыкты. Шундый пикет Алабуга һәм Уфада да узды.

Чаллыда хакимият бинасы каршына иртәнге сигезенче яртыларда Рәфис Кашаповны яклап ике кеше – язучы, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим һәм Чаллы ТИҮ әгъзасы Фәһим Вәлиев чыккан иде. Кырымны аннексияләүгә каршы интернетта тараткан мәкаләләре өчен экстремистлыкта гаепләнеп кулга алыган Рәфис Кашаповны яклап чыгучылар шигарләр күтәреп торган арада аларга сораулар биреп, фикер белешеп алабыз.

Хакимият бинасына керүнең төп ишегеннән 3-4 метрлап кына читтәрәк шигар күтәреп басып торган Айдар Хәлимгә беренче булып мөрәҗәгать итәбез.

– Айдар әфәнде, сезнең таләптә “Прокуратура, Рәфис Кашаповны эзәрлекләүне туктат!” диелгән. Менә шушындагы беренче сүз турыдан-туры прокуратурага кагыламы яки инде ул гомумиләштереп барлык органнарга да юнәлгәнме?

Айдар Хәлим

Айдар Хәлим

– Бу сүзне барысына да кагыла дип уйлыйм. Шулай да, прокуратурага турыдан-турыдыр. Чөнки Рәфис Кашаповны хөкем итүче мәхкәмә утырышында инде ике тапкыр булдым. Монда прокуратураның кыланышын һәм аларның теләкләрен үтәргә тырышалар. Андагы башбаштаклык, кыргыйлык, андагы басымны сөйләп бетерерлек түгел. Чыннан да, бу мәхкәмәләр прокуратураның көчәнә-көчәнә безнең милләтнең зирәк бер улын төрмәгә тыгарга тырышуның бик ачык дәлиле булып тора.

– Менә Рәфис Кашапов инде 8нче аен төрмәдә утыра. Моны тикшерү эшләре бару белән аңлаталар. Аңа әлегәчә мәхкәмә карары юк. Бу хакта уйланганыгыз бармы?

Уйлануларым зурдан. Монда прокуратура барысына да юлны ача, барысына да юлны яба. Дөресен әйткәндә, бу күренеш кешене төрмәдә черетү, дип атала. Милли хәрәкәтнең дә исән-сау калган өлешен тәмам таркату, юкка чыгару һәм Рәфис Кашапов гаиләсенә тап төшерү максатын тормышка ашыру бара һәм булган хәлләр шуның бер ачык чагылышы да.

Фәһим Вәлиев

Фәһим Вәлиев

Айдар Хәлимнән 60-70 адымнар читтәрәк ялгыз пикетта басып торучы Фәһим Вәлиев бу чараның нинди ярдәме булачагы турындагы сорауга: "Без моңа ышанабыз инде. Рәфисне эзәрлекләү бара бит. Шуңа менә таләп белән хакимият каршына чыктым. Аңа карата тикшерү эшләре, мәхкәмәләре, нигәдер, озакка сузылырга охшый", дип җавап бирде.

Чаллыдагы пикетлар органнар тарафыннан игътибарсыз калмады. Өч-дүрт төрле хезмәтләр ягыннан күзәтүләр, сорашулар, таләпләр белән кызыксынучылар булып торды.

Фәрит Гатауллин

Фәрит Гатауллин

​Алабуга каласында кичке якта шундый ук ялгыз пикетка чыккан Фәрит Гатауллин белән дә элемтәгә кердек. Әңгәмә барышында Фәрит әфәнде: "Алабуга мәдәният йорты каршындагы 37нче кибеткә халык бик күп йөри. Мин шул кибет кырына пикетка чыгуны нәтиҗәлерәк булыр, дип санадым. Мин үзем күтәргән кәгазьгә "Рәфис Кашаповны сәяси эзәрлекләүгә каршылык белдерәм", дип язган идем. Ялгыз пикет тыныч узды. Бер сәгатькә якын басып торганда шигарне укып китүчеләр дә байтак булды. Шулай ук яныма килеп сөйләштерергә тырышып, сораулар бирүчеләр дә булды. Мин андыйларны янымнан куып җибәрдем, чөнки ялгыз пикет барышында яныбызга килүчеләрне күзләүчеләр күрсә, штрафлар салу ихтималы бар. Андый очраклар еш булды", дигән сүзләрен җиткерде.

Уфадагы пикет Матбугат йорты каршындагы Шәһит Ходайбирдин һәйкәле янында узды. Чараны Башкортстан татар иҗтимагый үзәге оештырды. Пикетта ТИҮнең яшьләр идарәсе рәисе Алмаз Хәбибуллин торды. Ул "Рәфис Кашаповны – иреккә!" дип язылган шигар күтәреп торды.

Алмаз Хәбибуллин

Алмаз Хәбибуллин

Алмаз Хәбибуллин Азатлыкка: "Бертуган Рәфис һәм Нәфис Кашаповлар заманында күпме китаплар, брошюралар бастырып, бушлай халыккка тараттылар. Алар арасында татар тарихына, милләткә караган бик кыйммәтле басмалар да бар. Кашаповлар милләт өчен башка күп эшләр дә башкардылар. Без ул изге гамәлләрне онытмыйбыз. Мин Рәфис Кашаповның Кырым турында фикерләре өчен кулга алынуына каршы чыктым. Кырым турында халыкта фикерләр төрле. Аларның барсын да яба башласаң, төрмәләр җитмәячәк. Дөрес, күпчелек ул фикерләрне күңелендә, эчендә саклый. Кашапов Рәфис исә аларны халыкка чыгарган. Кеше үзгә фикерләре өчен кулга алынырга тиеш түгел. Фикер иреге өчен эзәрлекләнү ахмаклык дип саныйм. Мин Рәфис Кашаповны иреккә чыгаруны таләп итәм!" дип белдерде.

Рамил Хөсәенов 15 июльдә Уфда Рәфис Кашаповка теләктәшлек белдерә

Рамил Хөсәенов 15 июльдә Уфда Рәфис Кашаповка теләктәшлек белдерә

Чараны оештырган Башкортстан татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Рәмил Хөсәенов Азатлыкка: "Рәфис Кашапов өстеннән мәхкәмәләр дәвам итә.10 августта чираттагы утырыш була. Без Рәфис Кашаповны яклыйбыз, мәхкәмә гадел карар чыгарып, аны залдан иреккә җибәрер дип ышанабыз һәм шуны таләп итәбез. Хакимият, көч структуралары Рәфис Кашаповны кулга алуы белән үзе дә теләмәстән татар халкын берләштерүгә ярдәм итә. Без бу кысуларга каршы җавап итеп тагы да ныграк берләшәбез, милләт хокукы, азатлык өчен көрәштән тайпылырга уйламыйбыз. Мин милләттәшләрне Рәфис Кашаповны яклауда активрак, әүземрәк булырга чакырам. Ул иреккә чыгарылырга тиеш!" диде.

Рәфис Кашаповка карата чираттагы мәхкәмә 10 августта иртәнге сәгать 9га билгеләнгән. Шушы мәхкәмә алдыннан, 9 августта 16-18 сәгатьләр аралыгында милли хәрәкәт Чаллыда зур гына пикет оештырырга әзерләнә. Бу каршылык чарасына Русиянең төрле төбәкләреннән килергә теләк белдерүчеләр, кунарга урыннар эзләүчеләр булуы турында да хәбәрләр бар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG