Accessibility links

Кайнар хәбәр

Конгресс кырымтатар халкына да, халыкара оешмаларга да мөрәҗәгать итте


Бөтендөнья кырымтатар конгрессы нәтиҗә буларак резолюция кабул итүдән тыш халыкара җәмәгатьчелеккә, барлык илләргә, БМОга һәм Бөтендөнья украин конгрессына да мөраҗәгать итте.

1-2 августта Анкарада узган Бөтендөнья кырымтатар конгрессы берничә документ кабул итеп тамамланды. Алар арасында конгрессның нәтиҗәсе буларак резолюция дә кабул ителде. Шулай ук конгресс кеше хокукларын таныган халыкара җәмәгатьчелеккә, барлык илләргә, БМО һәм Бөтендөнья украин конгрессы исеменә мөраҗәгатьләр дә кабул итте.

14 маддәдән торган резолюциянең беренче маддәсендә үк Кырым – кырымтатарларның асыл һәм тарихи ватаны диелә. Кырымда һәм диаспорада яшәгән кырымтатарлар бербөтен һәм бу бөтенлек якланачак. Кырымның, аның төп халкы булган кырымтатарларның хокукларын бәян итүгә тик кырымтатар халкының гына хакы бар.

Резолюциядә тагын түбәндәгеләр язылган: 2014 елда Русиянең бөтен халыкара кануннарны, кеше хокуклары нормаларын бозып Кырымны аннексиялеве һичбер шарт белән беркайчан да кабул ителмәсен, Украинаның бөтенлегене саклансын өчен тиешле чараларны гамәлгә ашырырга кирәк. Кырымтатар халкын юк итү максаты белән хәрәкәт иткәннәр халыкара мәхкәмәләр тарафыннан җавапка тартылырга тиеш.

Кырымда Русия аннексиясендә яшәргә мәҗбүр булган кырымтатарларның сәяси, дини, тулаем барлык хокуклары халыкара күзәтүдә булырга, гарантияләнергә тиеш. Украин диаспорасының билгеләнгән канунлы статусы кебек статустан кырымтатар диаспорасының да файдалануы өчен, канунда урын алган шартлар кырымтатар диаспорасының да хокуклары тәэмин ителсен дип канун үзгәртелергә тиеш.

Кырымда һәм Украинаның башка урыннарында Русиянең аннексиясе дәвам иткәндә дөнья илләре, кырымтатарлар иң күп яшәгән Төркия, Русия белән булган килүшеләргә карамыйча, инвестицияләр өчен урын булдырмаска тиеш.

"Ике гасыр дәвамында юк булу куркынычы алдында берүзе калган кырымтатар халкының теле, мәдәнияте, икътисади, сәяси, социаль барлыгы, һәм диаспорада, һәм ватанда яшәве өчен Украинаның, кырымтатарлар яшәгән башка дәүләтләрнең, аерым алганда Төркиянең җитди һәм систематик рәвәштә ярдәм итүе кирәк.
Кырымтатар халкы беркайчан да ватаныннан, кемлегеннән, хокук һәм азатлыгыннан ваз кичмәячәктер!" дигән сүзләр белән тамамлана II Кырымтатар дөнья конгрессы кабул иткән резолюция.

Дөнья кырымтатар конгрессы һәрбер форсатта кырымтатарларны Кырымга кайтырга чакырды

Конгрессның кырымтатар халкына мөраҗәгәте

Кыскача алганда конгресның кырымтатар халкына мөрәҗәгате түбәндәгедән гыйбарәт:

Ватаныбыз Кырымда һәм диаспорада яшәгән кырымтатарлар тарафыннан оештырылган 180 җәмәгать оешмасы 1-2 августта Анкарада жыелып милли органнар булган Корылтай һәм Милли мәҗлескә халыкара мәйданда ярдәм итү, эшчәнлекне координацияләү өчен халыкара, иҗтимагый “Дөнья кырымтатар конгрессын” барлыкка китерә. Бу мөрәҗәгатьтә конгресста кабул ителгән резолюциянең берничә мәддәсе кабатлана һәм Дөнья кырымтатар конгрессы “Ант иткәнмен” исемле милли гимн рухы буенча фикер, тел һәм эш берлеге белән хәрәкәт итәргә ант итте.

Дөнья кырымтатар конгрессы, кырымтатарлар кайда гына яшәсәләр дә, аларны Кырымның аннексиясен туктатуга, туган җире Кырымда үзбилгеләнү хокукы өчен көрәшергә, бөтен кырымтатар халкын хөррият шартларында сайланган милли органнар Мәҗлес, Корылтай, Конгрессны якларга, аларның карарлары һәм принциплары нигезендә хәрәкәт итәргә чакыра. Бу принципларны кабул иткән барлык кырымтатар оешмаларын, медиаларны, кырымтатар милли көрәшен яклаган башка оешмаларны Конгресс тирәсендә берләшергә чакыра.

Мөрәҗәгатьтә кырымтатар халкын һәрбер форсатта Кырымга кайтырга, анда яшәргә, Кырымда аннексия шартларында яшәгән милләттәшләрнең исән һәм имин булулары өчен барлык мөмкинлекләрне файдаланырга чакырды конгресс.

Конгресс Русиянең кырымтатарларга каршы җинаятьләрен тикшерергә чакыра

Кырымтатар конгрессы кабул иткән мөрәҗәгатьләрнең берсе Русиянең кырымтатар халкына каршы кылган җинаятьләрен тикшерү турында иде. Аерым алганда, анда түбәндәге юллар бар: 1783 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң Кырым ханлыгы юк ителде, 1,5 млн. кырымтатар халкы Кырымнан мохаҗир булып китәргә мәҗбүр ителде. Советлар заманында кырымтатарларның барлык интеллектуаль көчләре, мәдәни мирасы юк ителде. 1944 елда бөтен халык Кырымнан сөрелде. Бу сөрген нәтиҗәсендә халыкның яртысы ачлыктан, авырулардан сөргенлек урыннарында һәлак булды. Ярты гасыр дәвамында советлар бөтен форсатларны файдаланып кырымтатарларга Кырымга кайтуны тыеп килде. Бүгенге Русия Федерациясе, патша чоры сәясәтен дәвам итеп, барлык халыкара нормаларны бозып 2014 елда Кырымны тагын яулап алды. Патша заманыннан бүгенгә хәтле Русия систематик рәвештә кырымтатарларның хокукларын танымау сәясәтен дәвам итә, аларны мохаҗирлеккә китәргә мәҗбүр итә, ассимиляция, төрле басымнар, үтерүләр, репрессияләр оештыра диелә конгрессның БМОга, халыкара оешмаларга юллаган мөрәҗәгатендә.

Конгресс 1783 елдан башлап кырымтатарларга каршы эшләнгән барлык җинаятьләрне өйрәнергә, шулай ук Русиянең 2014 елда Кырымны аннексияләүдән соң кылган җинаятьләрен раслаучы дәлилләрне тупларга һәм оккупантлар, аларның ярдәмчеләре өстеннән мәхкәмә оештырырга чакырды.

XS
SM
MD
LG