Accessibility links

Кайнар хәбәр

ОБСЕ: "ДНР" коралларын Русия десантчылары саклый


Корал саклаучы үзен һәм башкаларның да Оренбурдагы 16-нчы һава десанты бригадасыннан булуын әйткән. Бу хакта ОБСЕ хисабында белдерелә.

Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының (ОБСЕ) мониторинг миссиясе белгечләре Донбасста Русия хәрбиләре булуны ачыклаган. Алар сепаратистлар чигендергән авыр коралны саклаган.

Объектны саклаучы кораллы кеше үзен һәм башкаларның да Оренбурдагы 16-нчы һава десанты бригадасыннан булуын әйткән. ОБСЕ хәрбинең киемендә тамгалар юк иде дип белдерә.

Украина һәм Көнбатыш Русияне Донбасстагы сепаратистларга корал һәм хәрбиләр белән булыша дип гаепли. Мәскәү бу низагка катнашыбыз юк дип белдерә. Русия саклану министрлыгы хокук яклаучылар сорауларына "Русия хәрбиләре Украинага җибәрелмәде һәм җибәрелмәячәк", дип җавап бирә.

Русия җитәкчелеге үз хәрбиләренең Украина көнчыгышында сугышуын һәрдаим кире кагып килә. Әмма Татарстанга, Башкортстанга һәм Русия төбәкләренә кайткан табутлар, Псков десантчыларының һәлак булуы, Ростов шәһәрендә 2014 елның җәеннән бирле исемле һәм исемсез каберләрнең барлыкка килүе, "Солдат аналары" комитетының әледән-әле Русия хәрбиләрен Украинага җибәрәләр дип белдереп торуы, блогерларның эзләнүләре нәтиҗәсендә табылган мәгълүмат, анда Русия гаскәрләре сугышуын дәлилли.

XS
SM
MD
LG