Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада десантчылар машина казасы белән бәйрәм итте


Уфада десантчылар белән янга ауган машина
Уфада десантчылар белән янга ауган машина

​Десантчылар Һава-десант гаскәрләренең 85 еллыгын билгеләде. Бәйрәм көнне десантчылар утырган машина кабыргасына ауган.

Быел Десантчылар көне тыныч кына үтеп киткән кебек булган иде. Әлеге көн алдыннан десантчылар урамнарда тузынып йөрмәсен өчен чаралар да мулдан оештырылачагы хәбәр ителде.

Шулай булуга карамастан, тәртип бозу очраклары булган. Беренчесе – Салават Юлаев проспектында десантчылар төялгән җиңел машина кабыргасына ауган. Машинаны тәгәрмәчләренә бастырырга узып баручы башка зәңгәр кәпәчлеләр ярдәм иткән. Зыян күрүчеләр турында хәбәрләр юк. Икенче очрак – башкаланың Сипайлово бистәсендә исерек хәлдәге ике десантчы узып барган яшь парга бәйләнгән. Егетне кимсетеп, кызга кул күтәргәннәр. Полиция бер десантчыны тоткарлаган, икенчесе качып котылган.

Десантчылар бәйрәм көнендә Изге Пантелеймон чиркәвеннән алып “Хәсрәткә чумган ана” һәйкәленә кадәр йөреш уздырды. Ул православ чиркәү вәкиле җитәкчелегендә үтте. Чарада татар-башкорт егетләре дә бер карусыз катнашты. Дини карашлар нигезендә каршылык күрсәтүче булмады.

Һәйкәлгә чәчәк салганнан соң “Забельский” һава аланына кадәр авточабыш үтте. Аланда армреслинг, бау тарту, гер күтәрү, йөгерү, волейбол, футбол ярышлары, көрәш, парашют спорты, кече авиациянең күрсәтмә чыгышлары булды. Шулай ук “Десант-батыр” исемле фотобәйге оештырылды. Анда атлет буй-сынлы егетләр катнашты.

Чаралар кичен Ленин мәйданында “Әдәпле десантчыларга виват!” исемле бәйрәм концерты белән тәмамланды.

Социаль челтәрләрдә десантчыларны халыкның тынычлыгын бозып төнлә байраклар болгап машиналар белән тавышланып йөрүен хәбәр итәләр, сурәтләре куелган. Әлеге көн уңаеннан халыкта инде шундый мәзәк тә таралган:

– Нинди бәйрәмне бар гаилә өйдә утырып уздыра?

– Әлбәттә, Десантчылар көнен. Чөнки ул көнне урамга чыгарга куркыныч.

XS
SM
MD
LG