Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина тышкы эшләр министрлыгы Русиягә яңа чикләүләр әзерләде


Украина тышкы эшләр министры Павел Климкин
Украина тышкы эшләр министры Павел Климкин

Украина тышкы эшләр министры Павел Климкин: “Русия Кырымны мәҗбүри үзенә кушканга беркайчан да алынмаячак”, дип белдерә.

Украина тышкы эшләр министрлыгы Русиягә яңа чикләүләр әзерләп, аны раслау өчен хөкүмәткә тапшырды. Бу хакта Украина тышкы эшләр министры Павел Климкин белдерә.

Аның сүзләренчә, бу яңа чикләүләр Русия Кырымны аннексияләгәнгә кертелә һәм "беркайчан да алынмаячак”. "Әнә шул рәвешле Кырым Украинага кайтачак. Күпләр көткәнгә караганда иртәрәк кире кайтачак", ди Климкин.

Ул иртәме-соңмы икътисади кыенлыклар сәбәпле Мәскәүнең сөйләшүләр өстәле янына утырачагын да әйтә.

2014 елның мартында Кырымда һәм Севастопольдә референдум үтте. Кремль ярымутрауда яшәүчеләр Русиягә кушылу өчен тавыш бирде дип белдерде. Көнбатыш илләр һәм Киев референдумны кануни түгел дип белдерде, Русияне Кырымны аннексияләүдә гаепли.

Европа Берлеге, АКШ, Украина һәм кайбер башка илләр Русиядәге физик һәм юридик затларга каршы чикләүләр кертте.

XS
SM
MD
LG