Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 11:39

"Түгәрәк уен" фестивале 23-26 сентябрьдә Йошкар-Олада үтә


"Иске Казан Түгәрәк уен" фестивалендә катнашучылар

"Иске Казан Түгәрәк уен" фестивалендә катнашучылар

Русиякүләм "Түгәрәк уен" фольклор фестивалендә балалар уеннарына күбрәк игътибар биреләчәк.

Русиякүләм "Түгәрәк уен" фольклор фестивале 23-26 сентябрьдә Мари Иле башкаласы Йошкар-Олада үтәчәк. Татарстан традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова: "Быелгы фестивальдә элек-электән сакланып калган балалар уеннарына зур игътибар биреләчәк", дип белдерде. Балалар өчен төрле ярышлар да оештыралачак.

Быелгы фестивальгә Русиянең төрле төбәкләреннән иҗат төркемнәре, барлыгы 400ләп кеше җыелачак. Бәйге шартлары шул ук кала.

4 июль көнне Йошкар Олада Мари Иленең вице-премьеры, мәдәният һәм милләтләр эшләре министры Михаил Васютин белән бергә үткән киңәшмә вакытында гала-концертны Йошкар-Оланың Рус драма театры бинасында үткәрергә дип килешкәннәр.

30 майда "Иске Казан Түгәрәк уен" фестивале узды. Җәүһәрова Азатлыкка республикада фольклорчы белгечләр әзерләргә дә вакыт җитте дип белдергән иде. Аның сүзләренчә, мәдәният хезмәткәрләренең 90% әлегә кадәр халык иҗатының асылын, аны үстерү кирәклеген аңлап бетерми.

XS
SM
MD
LG