Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 04:59

4 август иртәнге унда язучы, публицист Фәнзаман Батталның гомере өзелде. 76 яшендә китеп барган иҗатчы туган авылында җирләнәчәк. Бу – аның васыяте.

Фәнзаман Баттал бүген иртән “Ашыгыч ярдәм” табиблары кулында җан биргән. Бу турыда “Азатлык”ка аның дусты Корбан Галиев сөйләде. Ул кичә Түбән Камадан килгән булган, мәрхүм аны үзендә кунып, иртәгәсе көнне генә китәргә кыстаган. Көтелмәгән кунагы булмаса, язучы ялгыз калган булыр иде...

“Кичә апамны күрергә дип килдем. Казанда булганда Фәнзаманны күрми киткәнем булмады. Без – бик якын дуслар. Кал, кунып китәрсең дигәч, каршы килмәдем. Аның белән аралашуны яратам. Бик көр күңелле иде ул. Кичә кәефе дә әйбәт булды, мине “Татарстан – Яңа гасыр”га алып барды. “Менә бу – гер спорты буенча рекордсмен” дип мине таныштырды. “Языгыз, төшерегез аны, сөйләгез” дип мактау сүзләрен кызганмады. Телевидениедән чыккач, базарга сугылдык, азык-төлек алдык, тәм-томнар белән өйгә кайтып кердек. Ул Декабристлар урамында тора, телевидениегә дә, матбугат йортына да якын. Кайткач, икәүләп ашарга пешердек. Табын артында төрлесен искә төшереп сыйландык. Аннары ул ятып торам дип китап укыды. Бераздан соң чиратлашып “Казан утлары”ннан шигырьләр укыдык. Хисле кеше иде бит ул! Мәхәббәт турында сөйләштек, ул сугыш вакытларын искә алды. Әнә ул укыган “Аз-азлап” дигән китабының битләре дә ачык калган...

Иртән җидедә тордык. Мин иртәнге күнегүләр ясадым, ул да миңа кушылды. Аннары чәй куйдым, тәмле итеп төнәттем. “Әйдә чәй эчәбез”, дип чакырдым. “Тукта, кер юырга кирәк, машинага салыйм әле”, диде. Бу эшне соңыннан да эшләргә мөмкин дигәнгә: “Чәй эчәр алдыннан тагын бер тапкыр тәмәке тартыйм әле”, диде. Аннары керде дә: “Хәлем бетте” дип ятты. Шыбыр тиргә батты. Мин тастымал бирдем, битен сөрттем. “Һава җитми, тыным кысыла”, дигәч идәнгә ятарга ярдәм иттем. “Астма чирең бармы әллә?” дип сорыйм. “Юк, бервакытта да авырганым булмады”, дип җавап кайтарды. Хәле әйбәт түгеллеген аңлагач, Ашыгыч ярдәм чакырттым. Аларга шалтыратканда иртәнге 9 сәгать 17 минут иде. Алар инде 9.30 фатирда иде. Укол ясадылар, система куйдылар, әмма ярдәм итә алмадылар. Безнең күзләр карашты, әмма ул дәшә алмады. Өзелде... Табиблар кулында җан бирде.

Беренче булып “Татарстан яшьләре”, Татарстан Язучылар берлеге Рәфис Корбанга, “Татарстан – Яңа гасыр” каналына хәбәр иттем. Кызы Гөлнур белән кияве дә килеп җитәргә тиеш. Улы да бар аның, әмма аның белән элемтәм юк, бик аралашмыйлар иде алар.

Фәнзаманның бер васыяте бар. Ул, алай-болай була калса, мине туган авылымда җирләгез дигәне булды. Рафис Корбанга бу турыда әйттем, ул оештырабыз дип вәгъдә итте”, дип сөйләде язучының дусты.

Әлеге вакытта Фәнзаман Баттал җәсәден Корбан Галиев, шаржлар остасы Зөлфәт Хәйруллин, дусты Азат Низамиев саклый. Зөлфәт Хәйруллин "язучының үлеме үкенечле" диде. “Иң якын соңгы дустым да бакыйлыкка китеп барды. Ышанасы килми. Соңгы арада күрешә алмадык, әмма телефоннан: “Зөлфәт, кайчан бакчаңа алып барасың? Гармун уйнар идең, җырлар идек”, дип әйтте. Әмма теләген үти алмадым. Ярый әле, янында кешесе булган. Бик җиңел үлем булган дип уйлап утырам. Якты кеше, үзенчәлекле шәхес иде. Югалттык...” дип сөйләде ул.

Аны соңгы юлга озату иртәгә узачак, Фәнзаман Баттал васыяте буенча, үзе туып үскән Минзәлә районы Урыссу авылында җирләнәчәк.

Фәнзаман Баттал – ачы телле сатирик. Әдәбият белгечләре һәм тәнкыйтьчеләре аны сатира батыры дип югары бәяләде. Язучы үзе “Сатира көлдерүдән бигрәк уйландырырга тиеш” дип саный иде. Аны күбесе хакыйкатьне ярып әйтүче буларак истә калдырачак.

Аның публицистик, сатира язмалары “Татарстан яшьләре” газетасында, “Чаян” журналында урын ала иде. Үзе дә бик теләп интервьюлар бирә иде.

Азатлыкта да аның кискен фикерләре еш яңгырады, Азатлык сәхифәсендәге фикер алышуда да еш катнаша иде. Ул һәрвакыт татарлар да, башкалар да ирекле демокртик карашлы дәүләттә бәхетле булып яшәргә хокуклы дигәнне ассызыклады. Бүгенге сәясәткә аның үз татар карашы булды. Сәясәттәге мәкерлекне тиз тоеп укучыларына ачып сала иде.

70 яше тулу уңаеннан “Ирек мәйданы” газетасында аның интервьюсы басылып чыккан иде. Ул телнең юкка чыгуына, китап, матбугат укучылары саны кими баруына борчылып, көенеп яшәде. Менә берничә цитат.

“Ирекле булмаган дәүләттә телне дә, гореф-гадәтләрне дә саклау кыен, татар булып яшәү бик авыр. Иртәме-соңмы, андый милләт юкка чыга, көчлерәк милләт арасында ул эри. Саф татар гаиләләрендә дә балаларның әти-әниләренә: “папа, мама” дип эндәшә. Урыс теле инде татар авылларына да үтеп керде. Без үзара сөйләшкәндә дә урыс сүзләрен кыстырабыз, ирексездән урысчага да күчәбез. Ике телне дә яхшы белә татар, бу бәлки безнең бәлабыздыр. Ике телдә дә бертигез фикер йөртә белү сәләтебез безне бетерүче кимчелектер, бәлки”.

“Турысын сөйләгән “Эхо Москвы”, “Азатлык” радиоларын тыңлаганга күрә үзебезнекеләрне тыңлаганда йөзең сытыла. Куркак тапшыруларны караганда, куркак газеталар укыганда “мескенлек” чире сиңа да ябыша башлый төсле. Безнең тормышны ничек кенә матур һәм купшы итеп күрсәтергә тырышмасыннар, бу барсы да алдау гына, бу – бутафория. Азат булмаган илдә кеше бәхетле була алмый.

Куркак язучының укучысы да куркак була. Ирекле илдә язучының каләме дә кыю була, бу җөмләмне сызарлармы, китапның бу бүлеген кисәрләрме, тыярлармы дип уйлау юк та юк!”

“Язмый торып булмый, бу– чир. Күңелгә җыелган фикерне, хисне кагазьгә бушатмасаң, котылып булмый. Акча өчен язмыйм, бу – күңел эше. Акчаны башка ысул белән дә таба алам. Ирекле язучы итеп тояр өчен күп акча эшләркә кирәк”.

Фәнзамал Баттал эпотаж шәхес булды. Гел матур киемдә йөрер, кәчтүм- чалбарлары, аяк киемнәре ялт иткән булыр, башында – матур эшләпә. Аны башка кыяфәттә күз алдына да китерү авыр. Өендә мәтрүшкәле чәйне эчеп утырганда да башында эшләпә кебек күз алдына баса. “Миңа түбәтәй килешми”, дигәне истә калган. Бик күп тәмәке тартты, әмма сүзнең тәмен белгән кебек тәмәке төтенен дә аңа гына хас үзенчәлек белән тарта иде.

Әңгәмә бирер өчен дә ул үзенең фатирына чакырган иде. Ялгыз өлкән кеше яшәгән урында, гадәттә, тәртип булмый, ә Фәнзаман абыйның почмагы пөхтә иде. Чисталык яраттты. Ул сөйләшергә, төрлесен сорашырга ярата иде. Кызларга да игътибары зур булды, моны берсе дә инкарь итми. Күргән саен миңа нинди ир туры килергә мөмкин булганын сөйләп көлдерә торган гадәте булды.

Тагын бер кызык истә калган. Әңгәмә тәмамлангач, мине урамга озатырга чыкты. “Ашыкма, хәзер бер фокус күрсәтәм сиңа!” диде дә тәмәкесен көйтәреп җибәрде. Бер күзен кысыбрак алып бик тәмләп тарта, үзе дәшми, мин дә аны күзәтәм.Бермәл язучы ике кулын да өскә күтәрде дә шунда тирә-якта очып яки җирдә чокынып йөргән күгәрченнәр аның кулына очып куна башлады. Фәнзаман абый үзе елмая: “Фотога төшер әйдә, матур бит!” ди. Чыннан да матур иде!

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG