Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 19:34

FINA паркында "Иман моңнары" дуңгыз ите исенә күмелде


FINA паркында IV халыкара “Иман моңы” фестиваленең гала-концертында катнашучы Алинә Шәрипҗанова татар телендә күбрәк җырларга теләгән. Тик оештыручылар ризалык бирмәгән. Азатлык хәбәрчесе һәм тамашачылар татар аш-сулары, хәләл ризыклар кафеларында дуңгыз шашлыкларына юлыкты.

2 август Казан-Арена стадионы каршында узган “Иман моңы” исемле IV халыкара дини-милли башкаручылар фестивалендә Алинә Шәрипҗанова, Эльмира Кәлимуллина, Айдар Сөләйманов кебек Татарстанның билгеле яшь җырчыларыннан тыш Раифа монастыреның “Притча” монахлар квартеты, “Риваять” төрки этник, “Симха” клезмер, Мәскәүдән “Узорика” борынгы музыка ансамбльләре, Болгарcтаннан балкан фольклоры үрнәкләрен башкаручы “Светоглас” төркемнәре чыгыш ясады.

"FINA паркында татарча күбрәк җырлыйсы килгән иде"

Алинә Алинә Шәрипҗанова татар телендә күбрәк җырларга теләгән. Тик оештыручылар ризалык бирмәгән.

"Тамашачылар бик җылы кабул итте. Фестиваль искиткеч матур форматта узды. Мин "Гөлҗамал" татар халык җырын башкардым. Әлбәттә, татарча күбрәк җырлыйсы килде. Тик оештыручылар бу мөмкин түгел диде. Сәбәбе - фестивальдә төрле милләт халыклары катнашу дип анлаттылар. Иман булган җир нурлы була. Бу "Иман моңы" да шундыйлардан", диде җырчы.

Тurkvision фестивалендә лауреат булган җырчы Айдар Сөләйманов та FINA паркында оештырылучы чарага беренче килүен әйтте. "Фестивальдә җырладым. Тамашачы буларак та килер идем, тик кызганыч, вакыт булмау сәбәпле бу мөмкин түгел", диде ул.

Оештыручылар белдергәнчә, быел “Иман моңы” фестивале инде дүртенче тапкыр оештырылган. FINA паркында узган гала-концерт йомгаклау чарасы булган.

“Бүгенге фестивальдә бик күп талантлы кешеләр җыелган. Фестивальнең идеясе шул талант ияләренең чыгышларында чагыла. Алар башкарган төрле дин җырлары FINA паркындагы барча халыкны берләштерде. Фестивальдә мин үзем дә чыгыш ясадым”, ди яшь башкаручы Гөлфия. Сәхнә артында да җырчыларның, төрле дин, милләт кешеләре булуга карамастан, үзара бердәм булуларына игътибар иткән.

Кичке алтыда башланган фестивальдә халык аз иде. Гомумән, мондагы чараларда, бигрәк тә татарчаларында тамашачы ике-өч йөздән артмый. Бу юлы йөзләп булгандыр. Халыкның яртысыннан күбрәге бушлай атынгычлар, уен зонасында һәм кафелар янәшәсендә бөтерелде.

“Гаиләбез белән ярыш карарга килгән идек. Кызганыч, безнең Русия командасы икенче урын яулыды. Шуңа да карамастан көчле горурлык хисе кичерәм. Билетларны март аенда ук сатып алган идек. Бәясе – 800 сум. Акча кызганыч түгел. Килгәнемә бик шатландым. Беренчелектән чыгу белән паркта узучы фестивальгә юнәлдек. Монда да чын тавышка оркестр белән төрле дини җырлар башкаралар икән. Рәхәтләнеп тыңлыйбыз. Соңгы килүебез булмас!”, диде “Иман моңы” тамашачысы Зөлфия Хәлиуллина.

Фестиваль програмы “Татарстан киләчәге” проекты чыгышы белән тәмамланды.

Тыштан хәләл, эчтә дуңгыз ите

FINA паркында күңел ачу зоналары эшли. Кунакларга һава тутырылган аттракционнар, лаундж-зона, спорт мәйданчыгы, балалар өчен уен станцияләрендә күңел ачу каралган.

Шулай ук туклану зонасы да бар. Анда татар, рус, мари, чуаш утары, йорт кирәк-яраклары һәм кухнялары тәкъдим ителә.

“Өчпочмак, токмачлы аш, пилмән, манты һәм башка төрле татар халык ризыкларын сатабыз. Барысы да хәләл иттән. Сыер итеннән әзерлибез. Халык бик канәгать”, ди Саба аш-су җәмгыяте мөдире Әлфизә Исламова. Алар Сабадан китерелгән азык-төлектән FINA паркында ризык пешерәләр икән.

Ашханәләр тирәсендә халык саны чыннан да күп. Бигрәк тә татарныкында. Тик шуңа да игътибар итәргә кирәк, бар ризык хәләл дип игълан ителүгә карамастан, татар кухнясында дуңгыз итеннән шашлык сатыла. Парктагы бер төркем тамашачы әлеге хәлгә ризасызлык белдерде.

“Паркны аңкытып шашлык исе килә иде. Иптәшем белән шуны сизеп, кафега юнәлдек. Тик безне шашлык дуңгыз итеннән булу җирәндерде. Хәләл ит янәшәсендә сатылгач, без аны дуңгыздан эшләнгәндер дип һич уйламаган идек. Бик читенсендек, күңел төште. Бик күп мөселман халкы яши Казанда, шулай ук туристлар һәм спортсменнар арасында да мөселманнар күп. Казан үз толерантлыгы белән дан тота. Шуңа да карамастан, бу мәсьәлә хәл ителмәгән”, ди Зәкиевлар гаиләсе. Безгә алар бу фикерләрен видеога төшермәү шарты белән әйттеләр.

Фестиваль бары тик уңай тәэсир калдыруга кармастан, ризык мәсьәләсе аларның кәефен төшергән.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG