Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кремль кырымтатарларны асаба халык итмәс өчен фәнни нигез әзерли


Русия хакимияте кырымтатарларның асаба халык икәнлеген шик астына куярга җыена. Мәскәү юридик университеты фәнни хезмәт язачак. Галимнәр Дамир Исхаков һәм Айдер Меметов бу эш барып чыкмаячак дип белдерә.

Кремль кырымтатарларның ярымутрауда җирле, асаба халык икәнлеген кире кагарга тели. Моның өчен Мәскәү юридик университетында яңа фәнни хезмәт язылачак. Русия президенты администрациясе һәм Иминлек шурасы тәкъдиме белән акчалар да бүленгән.

Алдан Русия президентының кырымдагы вәкиле Олег Белавенцев кырымтатарларның килеп чыгышын тикшерергә кирәк дигән тәкъдим белән чыккан булган. Фәнни хезмәт язу өчен грант откан юридик университет галимнәре фикеренә күрә, "кырымтатарлар үзләрен этник үзаңы үскән, бер мәдәниятле бердәм халык дип таный", бу исә "тагын да киңрәк тикшерүне һәм төгәлрәк дәлилләүне" сорый. Университет кырымтатарларның ярымутрауда борынгы халык булуы "тарихи дөреслеккә туры килеп бетми" дип тә белдерә.

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

Татарстан фәннәр какдемиясенең Тарих институты галиме Дамир Исхаков фикеренә күрә, бу фәнни хезмәт тиккә генә язылмый. Хакимиятләр кырымтатарларның милли мәнфәгатьләрен канәгатьләндермәс һәм автономия бирмәс өчен алар ярымутрада башка халыклардан соңрак барлыкка килгән дип ышандырмакчы була.

"Мәскәү дәүләт юридик университетының грант отуы – ул күптән өлгереп килә торган мәсьәләләр. Хәзер Кырым республикасы эчендә ничек кенә булмасын кырымтатарларның статутсын билгеләү кирәк, әмма мөмкинлекләр бик чикле. Беренчедән, кырымтатарлар электән шушы республиканы төзүче төп җирле халык булып саналды. Кырымтатарлар, халыкара нормаларга күрә, абориген булып чыга. Үз вакытында, кырымтатарлар абориген булган өчен, анда республика төзелгән иде. Аны соңыннан бетереп аттылар һәм хәзер нишләргә соң дигән сорау килеп туды.

Кремль кырымтатарларны асаба халык итмәскә тели
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:16 0:00
йөкләү

Бу очракта, Мәскәүнең кайбер даирәләрендә кырымтатарларга караганда башкаларны борынгырак итеп күрсәтү теләге барлыкка килә. Кырым ярымутравында урыслар христиан дине кабул иткәннәр икән дип күптәннән сөйләшүләр куера. Аннан да кала, Кырымда борынгы һиндевропалы (индоевропейцы) халыкларның, шул исәптән, урысларның борынгы бабалары дип саналган скифлар һәм таврылар яшәгән дип тә баралар. Кырмтатарларның моңа катнашы бармы дигән сорау куелачак һәм "юк" дип табачаклар.

Урыслар һәм украиннар – болар славяннар, ягъни һиндевропалы халыклар. Боларга грекларны да, шул исәптән әрмәннәрне дә кушарга була. Кырымтатарлар 10%лап кына тәшкил иткәч, Кырымда үз республикаларын булдыру мәсьәләсен күтәрә алмый. Бу фәнни хезмәт нәкъ шуның өчен язылачак. Бу яктан килеп караганда, кырымтатарлар соңрак килгән халык булып чыгачак һәм аларның хокукларын да чикләргә мөмкинлек бирәчәк", ди Исхаков.

"Яңа хезмәт халыкара нормаларга каршы киләчәк"

Дамир әфәнде фикеренчә, бу фәнни хезмәт языла калса, халыкара нормаларга һәм хакыйкатькә каршы киләчәк. ​

"Халыкара нормаларга күрә, XV гасырда, Американы ачу чорында үз җирләрендә яшәгән халыклар асаба халык дип санала. Кырымтатарлар бу критерийга бик яхшы туры килә. Аларның формалашуы кыпчаклардан ук башланып китә. Хәзәрләргә кадәр үк тә төшәргә була, чөнки кырымтатарларда хәзәр компоненты да бар.

Кырымтатарларның борынгы бабалары ярымутрауда VII-XI гасыр тирәләрендә барлыкка килә. Аннары монголлар чоры, Атын Урда чоры башлана, бу – XIII гасырлар, Батый хан гаскәрләренең ничек итеп Кырымны яулап алуы турында мәгълүматлар да сакланган. Бу яктан караганда, кырымтатарларны берничек тә төшереп калдырып булмый, алар җирле халык була. Шуңа күрә, алар, халыкара нормалар нигезендә, аерым хокукларга, шул исәптән, республика булдыру хокукына да ия. Минемчә Мәскәү юридик университеты шәхесләре бу мәсьәләне ничек кенә боргаламасын, теләкләренә ирешә алмаслар дип уйлыйм", ди Исхаков.

Шулай да галим кырымтатарлар тарихына караган яңа, җентекле фәнни хезмәт язу кирәклеген дә әйтә. Саллы булсын өчен, бу эшкә Казан галимнәрен җәлеп итү кирәк ди.

"Кызганыч, кырымтатарларның этногенезы һәм этник тарихы начар өйрәнелгән. Язылган хезмәтләрдә дә бик күп уйдырма элементлар бар. Кырымтатарларның ничек формалашуын документлар нигезендә яңадан карап чыгу кирәк. Шул вакытта гына дәлилләр ныграк булачак.

Минемчә, бу эшне кырымтатарлар үзләре генә башкарып чыга алмас, Татарстан ярдәменә, бигрәк тә, Татарстан фәннәр академиясенең Тарих институты ярдәменә таянырга кирәк булачак. Бу мәсьәләдә безнең методология ныграк эшләнгән һәм гомум хезмәтләр дә күбрәк. Без моны бергә-бергә эшләп чыксак, бу – кырымтатарларга зур ярдәм булачак. Шул вакытта гына төрле шовинистлар үз фикерләрен үткәрә алмаячак", ди Дамир Исхаков.

"Кырымда кырымтатарлар гына асаба халык"

Кырым федераль университеты галиме, филология фәннәре докторы Айдер Меметов Русиядә, сәяси максатларны күз алдында тотып, илнең Европа өлешендә бер генә халык яшәгән дигән шаукым күтәрелеп килә дип әйтә. Ул да, Дамир Исхаков кебек, бу эшнең барып чыкмаячагын белдерә. Кырымда бер генә асаба халык – кырымтатарлар гына, алар турыдан-туры скифларның варислары ди Меметов.

"Тел, антропология, медицина, мәетне җирләү, мәдәни һәм башка өлкәләрдәге мәгълүматларны төрле яклап тикшерү скифларның төрки телле булуын дәлилли. Кырымда кырымтатарлар скифларның турыдан – туры варислары. Бу хакта медицина өлкәсендә соңгы тикшеренүләр дә дәлилли.

2014 елда кырымтатарларның ДНКлары тикшерелде. Анда кырымтатарларның ДНКлары 26 төркемнән торуы күрсәтелә. Бу хәл кырымтатар халкының барлыкка килүе озак дәвам итүне һәм аның эченә тугандаш һәм тугандаш булмаган кабиләләрнең дә керүе турында сөйли. Алар арасында киммерийлар, таврылар, сарматлар, готлар, аланнар һәм шул ук вакытта кырымтатарларга ассимиляцияләшкән генуэзлар, грекларның һәм тагын бик күп халыкларның булуы ачыкланды", ди Меметов.

Аның фикеренчә, бүтән башка бер генә халыкның да Кырымда үзләрен без монда асаба халык дип белдерергә хакы юк. Алар барсы да монда күчеп килгәннәр ди ул.

Айдер Меметов: "Кырымда кырымтатарлар гына асаба халык"
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:47 0:00

2014 елның ноябрендә Русия президенты Владимир Путин Мәскәүдә тарихчылар белән очрашканда Кырым тарихының яңадан язылачагына оеткы салган иде инде.

"Кнәз Владимир Херсонеста чукынган, шуннан соң Русьне чукындырган. Нәрсә ул Херсонес? Ул – Севастополь (Акъяр). Кырым, Акъяр һәм Херсонес өчен көрәшнең дәүләт өчен генә түгел, рухи әһәмиятен дә күрәсезме? Бер сүз белән генә әйткәндә, урыс халкы гасырларча үзенең рухи тамырларына кайту өчен көрәшә", диде ул.

Бүген Русиядә асаба халыкларның башына басу, милли республикалардагы миллилекне юкка чыгару өчен төптән уйланган, мәкерле сәясәт алып барыла ди белгечләр. Хәзер Русиядә кнәз Владимирга, аның чукындыруына аеруча зур игътибар бирелә. Русия Кырымны аннексияләп кенә түгел, тарихны, Исхаков сүзләренчә, "шовинистлар" кулы белән яздыртып, халыкара нормаларны санга сукмыйча, үзенеке итеп беркетеп куймакчы була.

XS
SM
MD
LG