Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 13:48

Европа бизнесы ассоциациясе быел биш ай эчендә Ford машиналарын сату уртача 60%ка кимегән дип белдерә.

Ford-Sollers Алабуга махсус икътисад бүлгесендәге һәм Чаллыдагы бүлекләренең эшен тугыз көнгә туктата. Ширкәт белдерүенчә, бу гадәти хәл, чөнки җәй көне машина алучылар кими.

Чаллыдагы бүлек белгече Азатлыкка "тугыз көн җәйге ял булып исәпләнә һәм аның өчен акчалар түләнә" дип белдерде. Аның сүзләренчә, туктап торү җитештерүне заманчалаштыру өчен кирәк.

Чаллыдагы Ford-Sollers әле тулы куәтенә эшләп китмәгән. Заманчалаштыру җитештерүне арттырырга мөмкинлек бирә, диде әлеге белгеч.

Европа бизнесы ассоциациясе (АЕБ ) мәгълүматларына күрә, быел биш ай эчендә Ford машиналарын сату 10,6 мең данәгә кимегән, бу уртача 60% дигән сүз.

XS
SM
MD
LG