Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 13:00

Русиядә күпчелекнең интернетта цензура кертүне хуплавын күрсәткән фикер белешү нәтиҗәләренә шик белдерелә һәм ул хакимиятнең җәмәгатьчелек фикерен цензурага әзерләү дип бәяләнә.

Русиядә күпчелекнең аерым шартларда интернетны өзеп кую яклы булуы турында сөйләүче, берничә ай элек уздырылган фикер белешү нәтиҗәләре бу атнада рус телендә дә интернетка чыгып җанлы фикер алышуга китерде.

Бөтенрусия җәмәгать фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) уздырган фикер белешү нәтиҗәләренә нигезләнгән әлеге хисапны әзерләүчеләр: “Әгәр дә хөкүмәт интернетны өзсә, кулланучыларның 58 проценты билгеле бер шартларда аны хупларга әзер” дип белдерә.

Нәтиҗәләр шундый: 48 процент “ил иминлегенә куркыныч янаган” очракта, 9 процент зур митинглар булган очракта, 1 процент башка очракларда интернетны өзүне хуплый. 42 процент хөкүмәтнең интернетны өзеп куюына бернинди дә сәбәп була алмый дип исәпли.

Фикер белешү нәтиҗәләренә караганда, Русия халкының 42 проценты интернетны даими рәвештә куллана, 38 проценты интернетны беркайчан да кулланмый яки ярты елдан артык вакыт эчендә бер тапкыр гына куллана, 20 процент атнага берничә тапкыр гына куллана.

Нәтиҗәләр кешеләрнең интернетны ни кадәр азрак кулланса, ул куркынычлы әйбер дип шул кадәр ныграк ышануын күрсәтә. Интернетны даими кулланучыларның 76 проценты, кулланмаучыларның 21 проценты аның тәэсирен уңай бәяли. Кулланмаучыларның 55 проценты, ә даими кулланучыларның 15 проценты гына интернетның тәэсире начар дип исәпли.

Хисапта русиялеләрнең 49 проценты интернетта цензура кертүне хуплый, диелә. Биредә дә цензураны яклаучылар интернет кулланмаучылар арасында күбрәк – 57 процент. Даими кулланучылар арасында исә андыйлар 43 процент икән.

Фикер белешүдә катнашканнар чит илләр интернетны Русиягә каршы куллана дип исәпләүләрен әйткән. Әмма шул ук вакытта, алар фикеренчә, бу һич тә сәяси тотрыклылыкка куркыныч тудырмый, куркыныч тудыра дип исәпләүчеләр 24 процент кына.

Хисап авторы Эрик Нисбет русиялеләрнең интернеттагы тышкы куркынычларга мөнәсәбәтен аңлатып: "Соңгы елларда Русиядәге сәяси җитәкчеләр интернет аша русиялеләргә тышкы да, эчке дә куркынычлар янавы турында ачыктан-ачык белдереп килде. Мондый сүзләрнең сәбәбе шул ки – интернеттагы цензура аларның үз сәяси мәнфәгатьләренә ярдәм итә һәм оппозиция тавышларын томалый", ди.

Фикер белешү русиялеләрнең "сәяси бәхәсләр" турындагы материалларга йә тискәре каравын, йә битараф булуын күрсәтә. Протест белдерергә чакыручы сәхифәләргә яки төркемнәргә 81 процент тискәре мөнәсәбәт белдергән. Түрәләр турында начар нәрсә язган сәхифәләргә каршылар 79 процент, дәүләт хезмәткәрләренә тәнкыйть белдерүчеләрне 73 процент начар бәяли. Битарафлар исә 17, 18 һәм 22 процент тәшкил итә. Ә менә интернетны даими кулланучылар арасында түрәләр турында тәнкыйтькә кискен каршы булучылар бераз кимрәк – 66 процент икән.

Дмитрий Гудков

Дмитрий Гудков

Русия Дәүләт думасы депутаты Дмитрий Гудков бу фикер белешү нәтиҗәләренә ышанырга ярамый дип исәпли. Гудков фикеренчә, Бөтенрусия җәмәгать фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) тарафсыз түгел, ә хакимият мәнфәгатьләрен кайгыртып эш итә. “Бер ел элек аларның сәхифәсендә бу данлы оешма башлыгының Путинның чираттагы мәртәбә күккә җиткән рейтингын анализлаучы мәкаләсе чыккан иде. Мәкалә бик зурдан башлана (хәтердән булса да, текстка якын цитата китерәм): "Кайвакыт урын кешене бизи, ә кайвакыт кеше – урынны. Владимир Путин – бу ике тезисның отышлы рәвештә бергә туры килүе". Шуннан соң ул иң көчле һәм иң яхшы кеше турында сандугач кебек сайрый", ди Гудков.

Блогер Илья Шуманов социологик сораштырулар теләсә кайсы проблем турында җәмәгатьчелек фикерен белү коралы гына түгел, ә шул җәмәгатьчелек фикерен идарә итү коралы да, ди. Аның фикеренчә, күпчелек кеше һәрвакыт күпчелек уйлаганча уйлауны кулай күрә. Ә социология күпчелекнең интернетта цензураны яклавын күрсәтә икән, кешеләр дә үз фикерләрен тиз генә шул күпчелек фикерләренә тәңгәлләштерәчәк һәм цензураны яклый башлаячак.

Азатлык интернетта цензура кертү мөмкинлегенә карата үз укучыларының фикерен белешергә булды. Хөрмәтле укучылар, Азатлык сораштыруында тавыш биреп сез үз фикерегезне белдерә аласыз.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG