Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан ТИҮе "Яблоко"га йортка керде


Башкортстан татар иҗтимагый үзәге, утырыр бүлмәсез калуы сәбәпле, йортттан-йортка йөри. Хәзер активистлар атналык очрашуларын "Яблоко" фиркасе бүлмәсендә уздыра.

Башкортстан татар иҗтимагый үзәге һәр атнаның сишәмбе көннәрендә кичен утырышларын уздыра. Утырышлар күп еллар даими шулай дәвам итә. Элек чаралар Рамил Бигновның Октябрь проспектындагы бинасында уза иде. Агымдагы ел башында бина сүтелә башлагач, милләтчеләр урамга чыгып китте.

"Ихлас" мәчетендәге очрашу
"Ихлас" мәчетендәге очрашу

Аларны башта бик ихластан “Ихлас” мәчете сыендырды. Утырышлар айдан артык анда узды. Шуннан алар мәчетне ташлап, Красин базары хакимияте урнашкан бинада очраша башлады. Әлеге бинадагы бүлмә дә Рамил Бигнов ярдәмендә бирелде.

Бигновның Октябрь проспектындагы бинасы эчтән сүтелә башласа да, ШОС һәм БРИКС саммитлары узмыйча тулысынча сүтелмәскә кушылган булып чыкты. Бу янәшәдәге ресторанга тукланырга йөргән саммит кунаклары ямьсез күренешкә тап булмасын өчен эшләнде. ТИҮ утырышларын кабат Бигновның сүтелә башлаган бинасында уздырды.

Октябрь проспектындагы бинада караңгыда очрашу
Октябрь проспектындагы бинада караңгыда очрашу

Анда бары тик бүлмәнең түшәме куптарыла башлаган һәм ут юк иде. Берничә ай милләтчеләр караңгыда сөйләште. Инде килеп, саммитлар артта калды, бинаны сүтү эшләре кабат башланды, нәтиҗәдә Татар иҗтимагый үзәге вәкилләре тагын сыеныр урынсыз торып калды. Бу юлы аларны “Яблоко” фиркасенең республика бүлекчәсе “йортка кертте”.

4 августта узган чираттагы утырышта төрле мәсәләләр каралды. Беренче көн тәртибе буенча Рәфис Кашаповны яклау турында сүз барды. Кашаповны яклап пикетлар үткәрүне дәвам итәргә, Чаллыда узган мәхкәмәләрдә катнашырга карар ителде. Шулай ук 10 августта узачак мәхкәмәгә баручылар, 9 августта Чаллыда Кашаповны яклап үтәчәк җыенда чыгыш ясаучылар билгеләнде.

Красин базарындагы бүлмәдә очрашу
Красин базарындагы бүлмәдә очрашу

Аннан соң шушы көннәрдә Екатеринбурда булып кайткан Вил Латыйпов һәм Петербурга сәяхәт кылган Рифат тәэсоратлары белән бүлештеләр.

Риф Галиев: “Мин, кунакханәләр кыйммәт булуы сәбәпле, фатирга кердем. Күпчелек игъланнарда славян кешеләрен генә кертүләре язылган иде. Фатирга кертүче белән телефон аша сөйләшүдә килеш-килбәтем белән славянча булсам да, үземнең татар булуымны әйттем. Ул кайдан килүемне сорагач, Уфа Кавказ түгел дип кертергә булды. Анда миннән башка яшәүчеләрнең дә ярымтатарлар һәм татар канлы кешеләр булуы ачыкланды. Без, чыннан да, күп бугай. Петербурдагы татар интернет сәхифәсен алып баручылар белән очраштым”.

Вил Латыйпов: “Мин Екатеринбурга барганда автобуста юлчыларга Русиянең Украинага карата алып барган сәясәтен тәнкыйтьләп барган идем. Бик каты сөйләшеп тә алдык. Ишетәм: автобустан чыккач мине тукмарга җыеналар. Алар мине башкача уйлый торган журналист дип кабул иткән. Шуннан мин үземнең гади инженер булуым, фикерләр төрле булырга мөмкинлеген әйттем. Күрше урыннардагы юлчылардан: “Кырымны алу сезгә нәрсә бирде? Тормышыгыз кайсы якка үзгәрде?” – дип сорадым. Җавап бирүче булмады. Уйга калдылар. Сүземне тәмамлап, үземнең сугышырга яратуым, сугыш чукмары булуым турында да әйттем. Ни сәбәпледер, барып җиткәч, мине тукмаучы булмады. Югыйсә, мин әзерләнеп беткән идем инде”.

ТИҮнең алдагы утырышында “Сабантуйлар. Аларның милләтне берләштерүдә һәм туплауда урыны” дигән темага сөйләшү уздырырга карар ителде.

XS
SM
MD
LG