Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 17:20

Татарстанда православие дәресләрен кертү турында сүзләр куертыла


Казанда керәшеннәрнең Тихвин чиркәвеннән Павел атакай мәктәпләрдә православие дәресләрен укыту мөһим дип саный. Бу эшне башласалар, без каршы түгел, диде ул Азатлык хәбәрчесенә.

Татарстанда яңа метрополит – Феофанны билгеләү белән халыкта төрле сүзләр йөри башлады. Имеш, метрополит указы белән атакайлар урта белем бирү мәктәптләрендә балаларга православие дәресләрен укытыр өчен ата-ана имзасы куелган гаризалар җыя. Нинди формада, көчләпме, әллә вәгазьләпме? Әлеге хәлнең хак яисә ялган булуын ачыкларга теләп, без керәшеннәр чиркәвеннән Павел атакайга мөрәҗәгать иттек.

Иң элек шуны әйтик, Азатлык хәбәрчесе ике атна дәвамында Павел атакай Павловтан әңгәмә ала алмыйча йөрде: йә ул буш түгел, йә эше тыгыз яки телефонын алмый. Яши торган фатирына баргач, хатыныннан: ул әңгәмә бирми, авырды әле, шуңа дәваланып йөрде дигән сәбәпләр ишетергә туры килде. Шулай атакайны Тихвин чиркәве тирәсендә сагалый торгач, гыйбадәтләрнең берсендә аның белән күрешү мөмкинлеге туды.

Татарстан христианнары өчен мөһим вакыйга - яңа метрополит билгеләнү Павел атакай хезмәтенә әлегә бернинди дә яңалыклар кертмәгән, барысы да элеккечә дип аңладык.

“Метрополитны әле күптән түгел генә билгеләделәр. Аның белән очрашкан, күрешкән юк. Теләкләрен ишетеп кенә беләбез. Бар фикерен әйтеп тә бетермәгәндер дип уйлыйм. Күрербез алга таба”, ди Тихвин чиркәве атакае. Шул рәвешле ул яңа метрополит турындагы сорауга җавапны бик кыска тотты. Фикерләрен дә үлчәп кенә әйтергә тырышты.

Шулай да ул метрополит Феофанның урта мәктәпләрдә православие дәресләре укытылу теләген хуплый. Аның сүзләренчә, барча диннәр мәктәпләрдә укытылу хакына ия.

“Төрле милләт кешесе бар. Һәрберсе үз динен тота. Безнең Татарстанда мөселманнар, руслар һәм башка милләтләр яши. Мин урта мәктәпләрдә православие дине генә укытылсын өчен түгел, чөнки һәр дин тәртипкә, әхлакка өнди. Барсы да укытылу мөмкин. Тормышта нинди генә хәлләр булмый. Ә дини белем тайпылдырмас баланы. Русиядә православие дине укытылу кертелгән. Бары тик Татарстан әлеге яңалыктан читтә калды. Русия буенча 4нче сыйныфтан балаларга дини сабак дәресләре укытыла”, ди Павел атакай. Ул белдергәнчә, ата-аналарга вәгазь сөйләгәндә балаларга дини сабак бирү мөһим дигән фикерләр кузгатыла.

“Евангелиядән дә укыйбыз, аңлашылсын өчен вәгазь дә сөйлибез. Әлбәттә, кемгәдер керә, ә кемгәдер юк. Тик аннан артыгы юк. Гаризалар җыймыйм.

Урта мәктәпләрдә православие дәресләре укытылу мөһим дигән сүз булды инде. Кемдер, әйдәгез, үз фикеребезне күрсәтик, диде. Тик сүзе булды, ә эше - юк. Бу эшне башласалар, без каршы түгел. Ә инде чакырмаган җиргә бармыйбыз”, диде Павел атакай.

Ахырдан ул, ата-аналар комитеты яисә класс җитәкчесе каршы килмәгән очракта гына урта мәктәпләрдә православие дәресләре укыту мөмкин дигән фикерен өстәп куйды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG