Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда федераль юллар йөк машиналарына түләүле булырга мөмкин


Русия транспорт министрлыгы төбәкләргә караган юлларны да түләүле итү турында канунга үзгәрешләр әзерләгән.

Татарстандагы федераль юлларда йөрү 12 тонна авырлыктан арткан йөк машиналарына түләүле булырга мөмкин. Татарстан җитәкчелеген Мәскәү тәҗрибәсе кызыксындырган. Шулай ук Хабаровски, Новосибирски һәм Рязань өлкәләре дә бу яңалыкка кызыксыну белдергән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Якын арада Мәскәүдәге федераль юлларда йөк машиналарына йөрү түләүле булачак. "Ростех" һәм Мәскәү хакимияте шундый килешү төзегән. Бер чакрым ара 3 сум 73 тиен булачак, әмма ул киметелергә мөмкин. Төбәкләргә караган юлларда йөрү өчен акча алу әлегә тыелган, әмма Русия транспорт министрлыгы канунга үзгәрешләр әзерләгән. Әгәр үзгәрешләр кабул ителсә, төбәкләр дә акча түләтү системасын булдыра алачак.

XS
SM
MD
LG