Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Фәнзаман Баттал белән хушлаштылар


Казанда Фәнзаман Баттал белән хушлашу
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:07 0:00

Казанда Фәнзаман Баттал белән хушлаштылар

4 август үз өендә йөрәк өянәгенән вафат булган татарның танылган сатира остасы Фәнзаман Баттал 5 август иртәсендә Казанның 12нче хастаханәсе моргыннан туган ягына озатылды. Мәрхүм төштән соң Минзәлә зиратында җирләнде.

Мәрхүм белән хушлашырга хастаханә ишегалдына килүчеләрне әлләни күп дип әйтеп булмады. Үзе мәкаләләр язган кайбер эш урыннарыннан да аның белән хушлашырга килүчеләр күренмәде. Шулай да аның белән аралашкан, бергә эшләгән дуслары, туганнары, фикердәшләре аны соңгы тапкыр күрергә, хушлашырга вакытларын таба алды.

Мәрхүмнең документ эшләре хәл ителгән арада күпләр үзара Фәнзаман Батталны искә алды, аның һәрвакыт көр күңелле булуын, авырмавын, эшләпәләрен, үзенә генә хас итеп тәмәке көйрәтүен, туры сүзле, чиста-пөхтә булуын, һәрдаим ярдәмгә атлыгып торуын хәтерләде.

Җеназада мәрхүм белән кыска гына хушлашу мирасиме дә оештырылды. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан Фәнзаман Батталның каләмен гомер буе татар милләте өчен тибрәтүен, халкы өчен тырышуын әйтте.

"Фәнзаман баттал һәрвакыт милләтен кайгыртып яшәде. Аның үлеме көтелмәгән булды. Ул шәхсән үземә бик кадерле кеше иде. Чөнки ул минем иң беренче китабыма иң беренче сүз әйткән кеше булды. Кызганыч, ул безнең арадан китә. Монда шуны гына әйтәм, бәхил бул", дип сүзен тәмамлады Корбан.

Наил Камбиев Батталны туры сүзле, беркемнән курыкмый торган, кешеләрне алга таба үзенә ияртеп бара торган кеше иде, дип бәяләде.

Фәнзаман Баттал белән хушлашырга килгән шагыйрә Рифа Рахман мәрхүмнең оптимист күңелле булуын әйтеп үтте.

"Ул һәрвакыт кешенең күңелен күтәрә белде. Мин хәзер каядыр барып бәрелергә белмәгән вакытта ул булмагач кем янына барылыр инде дип куркып торам. Милләт язмышы турында, киләчәкне фаразлаучы кешеләрнең берсе иде дип саныйм Фәнзаман абыйны", диде ул.

Галим Зөфәр Рәмиев Фәнзаман Батталның уникаль шәхес булуын искә төшерде.

"Аның сәләте төрле яклап ачылды. Ул бик кыю, сүзен әйтә белә торган кеше иде. Бездә аның турында да, сатира турында да фәнни эшләр язылганы юк бүгенге көндә. Алга таба бу эш башкарып чыгылсын", дип белдерде ул.

Мәрхүм васыятендә әйтелгәнчә, туган ягы Минзәләдә җирләнде.

* * * *

СОҢГЫ ВИДЕО: Шушы елның февралендә Фәнзаман Баттал Азатлыкның, Сочи Олимпиадасында кайсы ил өчен җан атасыз, дигән сораштыруында катнашкан иде. Бу аның Азатлыкка биргән соңгы әңгәмәсе булган.

Фәнзаман Баттал: "Сочи Олимпиадасында АКШ такымы өчен җан атам"
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:44 0:00

XS
SM
MD
LG