Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русияләр тыелган азык-төлекне юк итүгә каршы мөрәҗәгать имзалый


Пәнҗешәмбе 13 сәгатькә 260 меңнән артык русияле азык-төлекне юк итүгә каршы мөрәҗәгать имзалады.

260 меңнән артык русияле илдә тыелган азык-төлекне юк итү карарына каршы икәнлеген белдереп мөрәҗәгать имзалады. Алар азык-төлекне юк итү карарын бетереп, ризыкларны Русиядәге мохтаҗларга өләшергә кирәк дип белдерә.

Бу мөрәҗәгать активист Ольга Савельеваның change.org сайтына куелган.

Пәнҗешәмбе Россельхознадзорның Русия һәм Беларус чигендә тоткарланган 73 тонна персик һәм нектаринны юк итәчәге билгеле булды.

Русия думасы депутаты Евгений Федоров Җинаятьләр кодексына үзгәрешләр әзерли, дип яза "Известия". Бу үзгәрешләр Думаның көзге утырышларының берсендә каралырга мөмкин.

Канун кабул ителсә, юридик затлар һәм кешеләр Русиядә тыелган азык-төлек белән тотылганда җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкиннәр. Федоров сүзләренчә, канун булмаганга, кайберәүләр Русия хөкүмәтенең тыелган азык-төлекне илгә кертмәү карарын әйләнеп узарга тели.

Русия мәгълүмат чаралары тыелган азык-төлекне ашаган түрәләр җинаять җаваплылыгына тартылачак дип тә яза.

Роспотребнадзор кагыйдәләр әзерли. Тотылганнар "120 мең сумга кадәр штраф түләргә, йә булмаса, 360 сәгать мәҗбүри эшләргә, йә өч айга кадәр сак астына алынырга мөмкин", дип яза “Известия”.

XS
SM
MD
LG