Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Вконтактеда сәхифәсен ачты. Язулар урысча гына


Вконтактеда Татарстан җитәкчесе белән дуслашып булмый, ә аның битенә язылып кына була. Барлык язулар да урысча гына.

Вконтакте челтәрендә пәнҗешәмбе иртән теркәлгән Миңнехановның шәхси битенә төш вакытына 5 мең 300дән артык кеше язылган иде.

Республикада ике дәүләт теле булуга карамастан, Татарстан җитәкчесе битендә "Кадерле дуслар!" дигән мөрәҗәгатьтән кала бөтен язулар да, комментарлар да урыс телендә генә.

Әлегә аның дуслары арасында биш кенә кеше: Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров, Русиянең элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Вконтакте менеджеры Константин Сидорков, бу социаль челтәрнең маркетинг директоры Ярослав Андреев һәм Чаллы башлыгы Наил Мәһдиев бар.

Миңнеханов бу социаль челтәргә Вконтакте вәкилләре Сидорков һәм Андреев белән очрашкан вакытта теркәлде дип хәбәр ителгән иде.

Миңнеханов Инстаграм һәм Твиттерда актив.

XS
SM
MD
LG