Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 09:10

Нугайбәкләрнең җырлары, уен коралларына багышланган китап дөнья күрде


Китапта Чиләбе һәм Оренбур өлкәләрендә яшәгән нугайбәкләрнең иҗаты тупланган.

Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге Тарих институтының керәшеннәрне һәм нугайбәкләрне өйрәнү үзәгендә әзерләнгән китап дөнья күрде. Аның авторы – музыка белгече, галим, әлеге үзәк җитәкчесе Геннадий Макаров. Китап "Нугайбәкләрнең җырлары һәм уен кораллары" дип атала. Китапта Чиләбе һәм Оренбур өлкәләрендә яшәгән нугайбәкләрнең иҗаты тупланган.

"Нугайбәкләрнең иҗатын алар яшәгән җиргә барып туплау, көйләрен нотага салу, уен кораллары һәм җырларының килеп чыгышын өйрәнү, аларны фәнни хезмәтләргә кертү һәм шулай ук дөньяга тарату – бүгенге этнологиядә актуаль мәсьәләләрнең берсе", дип белдерә автор.

XS
SM
MD
LG