Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:46

Хакимият Рәфис Кашаповны яклаучыларны агачлар арасына яшермәкче


Чаллы хакимияте Рәфис Кашаповны яклау пикетын уздыруга ташландык урын тәкъдим иткәнгә, иҗтимагый үзәк 9 августка билгеләнгән пикетны үткәрүдән баш тартырга мәҗбүр.

10 августта Рәфис Кашапов эшен караячак мәхкәмә алдыннан 9 августта Чаллы татар иҗтимагый үзәге пикет үткәрергә теләгән иде. Кырымны аннексияләүгә каршы интернетта тараткан мәкаләләре өчен экстремистлыкта гаепләнеп кулга алынган Рәфис Кашаповны яклаучыларга пикет уздыру өчен хакимият ташландык урын тәкъдим иткәнгә, оештыручылар аны үткәрмәскә карар кылган.

Бу урын этләр һәм эчкечеләрнең яраткан аулак урыннары буларак билгеле. Шулай да хакимият ниндидер уй-фикерләр белән нәкъ менә шушы аулак, кеше күзеннән читтә булган агачлыкны пикет уздыру өчен тәкъдим итте.

Чаллыда ЗЯБ дигән бистә бар. Ул үзенең шомлы, караңгы урыннары белән дә билгеле. Мондагы педагогия институты да бар бистәгә рухи җылылык, яктылык биреп бетерә алмый. Шушы педагогия институтыннан 500 метрлар чамасында гына, зур агачлар ышыгында "Колизей" кәеф-сафа кору урыны бар иде. Бу күңел ачу йорты инде байтактан ябык, якын-тирәсе пычрак, чүп-чар белән тулган. Иң мөһиме –экологлар бәйләнерлек түгел. Чөнки бу урын зур-зур агачлар белән каплап алынган һәм кешеләр күзеннән читтә булып чыга. Кеше күзеннән читтә булган урыннар гадәттә йомышлар үтәү урынына да әйләнә. Хакимиятнең милли хәрәкәткә каршылык чарасы уздыру өчен шушы урынны бирүе дөреслеккә туры киләме? Вәзгыятне ачыклау өчен Чаллы ТИҮе рәисе урынбасары Гамил Камалетдиновка мөрәҗәгать иттек.

– Гамил әфәнде, Чаллы хакимияте татар милли хәрәкәте вәкилләренә изоляторда утырган Рәфис Кашаповны яклап пикет уздыру өчен менә шушы урынны биргән икән. Бу куркыныч урын. Монда кешеләр дә йөрми. Шушы урынны бирүләре дөресме?

– Әйе, шушы якшәмбедә без Рәфис Кашапвны яклау чарасы уздырырга җыенган идек. Әмма ләкин безгә шундый урынны бирделәр, монда кеше дә йөрми, без шигарләр күтәреп чыксак, безне дә күрмәячәкләр. Бу инде бары үзебез өчен генә оештырган пикет булып чыга иде. Чыннан да, бу урын пикет уздыру өчен яраксыз. Югыйсә бит бу шәһәрдә сәяси-иҗтимагый фикерләрне белдерү өчен урыннар бик күп. Әмма ләкин алда шәһәркүләм бәйрәмнәр, сайлау алды кампанияләре узуны сылтау итеп, безгә элек каршылык чаралары уздырган урыннарны да, пикет уздырырга яраклы булган башка урыннарны да бирмәделәр. Шулай итеп, заманында төнге күңел ачу урыны булган “Колизей” тирәсеннән бирәләр. “Колизей” инде шактыйдан эшләми, ул сатуга куелган диләр. Шуңадыр, мондагы парк ташландык хәлендә, чүплеккә әйләнгән. Без бу ташландык урынны бер дә сәяси чара уздырырга яраклы, дип санамыйбыз. Монда хуҗалы, хуҗасыз этләр дә бик күп йөри. Эчкечеләр дә бирегә җыела. Шуңа, без бу урыннан баш тартырга мәҗбүр булырбыз. Менә бу ташландык урынны чыккач та трамвай юлы кырында әйбәт кенә асфальтлы юл, тротуар бар. Шушы чүплектән 30-40 метрлап булган әлеге юлда без әле пикет уздырырга риза. Ә менә милли хәрәкәтнең шушы ташландык җирдә, чүплек арасында басып торуы бернинди кысаларга да сыймый.

– Димәк, Гамил әфәнде, 9 августта Рәфис Кашаповны яклап уздырылырга тиешле пикетның булмый калу ихтималы да бар?

– Без менә шушы чүплектән сәяси чарага урын бирүгә каршы һәм протест йөзеннән, билгеләнгән пикетның вакытын, урынын үзгәртүгә ирешергә телибез.

Гамил Камалетдиновка әлеге урыннан башка нинди дә булса урын бирү турындагы сорау-үтенечләргә, гаризаларга каршы килгәннәр. Бары шушы “Колизей” почмагы гына, дигәннәр. Әгәр бу урыннан баш тартасыз икән, бу көнгә чаралар уздырырга теләк белдерүчеләр җитәрлек, шуларга бирербез, дигән искәртүләр, сәяси чаралар урыннарына чиратлар ясау омтылышлары да күренгән. Инде кичке якта Чаллы ТИҮе вәкилләренең нинди фикергә килүләре белән тагын бер кат кызыксындык.

“Рәфискә карата 10 август иртәсенә билгеләнгән мәхкәмә алдыннан, 9 августка тәгаенләнгән пикет булмаячак. Сәбәпләре алдарак әйтелде. Бәлки бу якшәмбе көнне идарә утырышы белән генә чикләнербез”, диделәр безгә. Шулай ук, Русия төбәкләреннән инде 9 августка билгеләнгән пикет язмышы белән кызыксынучылар, борчылучылар барлыгын да, пикет язмышын алдагы бер-ике көндә ачыкларга тырышуларын да әйттеләр.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG