Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфадагы татар галименең чираттагы китабы чыкты


Касыйм Йосыпов
Касыйм Йосыпов

Уфада яшәүче күренекле татар галиме, икътисад фәннәре докторы, профессор Касыйм Йосыпов тормышында истәлекле вакыйга. Аның “Моңаймас та иде, һай, бу бала” исемле чираттагы китабы дөнья күрде. Бу аның алтынчы әдәби-публицистик җыентыгы.

Башкортстанда яшәүче татарлар арасында төрле өлкәләрдә һәм тармакларда хезмәт салучы танылган галимнәр бихисап. Касыйм Йосыпов шуларның иң күренеклеләреннән. Үзе гомере буе көч салган фәнендә - икътисадта гына югары үрләр яулап калмаган, ә саф татар телендә публицистик һәм әдәби китаплар да язган, милләтне яклап кыю фикерләрен дә яңгыраткан гаярь егет ул Касыйм ага.

Касыйм Йосыпов - икътисад фәннәре докторы, профессор, Русия Табигый фәннәре академиясенең хакыйкый әгъзасы. Русиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе дә ул. Соңгы 20 елда Башкортстан дәүләт университетында мөгаллимлек итә. Әдәбияттан шактый ерак өлкәдәге һөнәр иясе булуга да карамастан, аның саф татар телендә публицистик һәм әдәби китаплар язуы да сокландыра. Әле аның алтынчы җыентыгы дөнья күрде.

Яңа китап
Яңа китап

Яңа җыентыкны да автор туган ягы Чакмагыш районындагы вакыйгаларга нигезләнеп язган. Күп әсәрләре сугыш еллары балаларының авыр язмышын сурәтли. Хикәяләр һәм уйланулар йөгерек, матур тел белән язылган. Бер тында укыла торган әсәрләрне икътисад фәне галиме каләменнән төшкән дип уйламассың да.

Касыйм ага туган телне камил белүенә әнисе Гамбәрә апага рәхмәтле. Гомере буе татар халык җырларына да мөкиббән ул. Туган ягы Чакмагыш районында ике тапкыр “Туган моңнар” исемле җыр конкурсы да оештырды. Киләсе ел башында аның өченчесен дә оештырырга әзерләнә. Борынгы татар җырлары язмышы турындагы уйланулары яңа китапка да кергән.

​Икътисад белгече буларак Касыйм аганың илдәге икътисадның киләчәгенә бәйле фикерләре дә бар. “Русиянең бөтен бәласе – аның фәкать чимал табу һәм аны эшкәртмичә чит илләргә сатуында, - ди ул. - Табылган табигый байлыкларның өчтән ике өлеше читкә шул килеш кенә сатыла. Икенче бәла – илдәге чиктән ашкан коррупция күренешләре. Өченче бәла - икътисадның сәясәткә бәйле булуы. Ә ул киресенчә булырга тиеш, ягъни икътисад сәясәтне билгеләргә тиеш. Шушы проблемалар хәл ителми торып ил икътисадында уңай үзгәрешләрне көтәсе түгел”.

Талантлы кеше һәрнәрсәдә талантлы. Касыйм ага Йосыпов та моны үзенең күпкырлы эшчәнлеге белән һәрдаим дәлилләп тора. Аның 80 яшьлек юбилее алдыннан чираттагы әдәби-публицистик китабы дөнья күрүе дә моңа ачык мисал.

XS
SM
MD
LG