Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азык-төлекне юк итүне туктату таләбен 300 меңнән артык кеше имзалаган


Русия президенты Владимир Путинның илгә кертү тыелган азык-төлекне юк итү фәрманы көчкә кергән көнне, 6 августта 320 тонна ризык юк ителгән.

300 меңнән артык русияле Путинның чикләүләргә дучар азык-төлекне юк итү фәрманын кире кагарга дигән таләп куя. www.change.org сайтында имзалау дәвам итә. Бу проект авторлары азык-төлекне ветераннарга, пенсионерларга, инвалидларга һәм күп балалы гаиләләргә бирергә чакыра.

Россельхознадзор белдерүенчә, 6 августта Русия президенты Владимир Путинның илгә кертү тыелган азык-төлекне юк итү фәрманы көчкә кергән көнне 320 тонна ризык юк ителгән.

Мәскәү янында Польшадан дип белдерелгән 37 тонна яшелчә һәм җиләк-җимеш юк ителде. Белгородта 9 тонна сырны издерделәр һәм күмделәр. Радиобыз хәбәрчесе белдерүенчә, Оренбурда Латвиядән дип белдерелгән 20 тонна сырны юк иткәннәр. Самар өлкәсендә дуңгыз итен юк иткәннәр һәм башкалар.

Россельхознадзор җомга көнне Европадан Русиягә тыелган азык-төлек кертү тукталды дип белдерде.

XS
SM
MD
LG