Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда хәмерле эчемлекләрдән агуланып үлүчеләр арткан


Роспотребнадзор белдерүенчә, республикада һәр атна саен 6-7 кеше хәмерле эчемлекләрдән агуланып үлә.

Татарстанда җиде ай эчендә 217 кеше хәмерле эчемлекләрдән агуланып үлгән. Узган ел исә шушы вакыт эчендә 183 кеше үлгән булган. Бу хакта Роспотребнадзор башлыгы урынбасары Алмас Имамов белдерә. "Һәр атна саен хәмерле эчемлекләрдән агуланып 6-7 кеше үлә", ди ул.

Иң күп үлүчеләр Минзәлә, Чистай һәм Түбән Кама районнарында.

XS
SM
MD
LG