Accessibility links

Кайнар хәбәр

Смоленски өлкәсендә юк итәргә дип әзерләнгән яшелчәләрне халык өйләренә ташый


Россельхознадзор оешмасы җомга көнне Воронеж өлкәсендә 4,5 тонна дуңгыз шпигы, Псков өлкәсендә 40 тонна җиләк-җимешне юк итүен хәбәр итте.

Смоленски өлкәсе халкы юк итү өчен әзерләнгән азык-төлекне өйләренә ташый башлаган. "Рабочий путь" җирле газетасы хәбәр итүенчә, Краснинский райондагы Югары Холм авылындагы полигонда атнакичтән персик һәм помидорлар белән тулган булган. Әгәр помидорлар инде кулланышка ярамаса, персикны кулланып булуын әйтәләр. Авыл халкы аларны капчыклап ташый, ди басма.

Россельхознадзор җомга көнне Воронеж өлкәсендә 4,5 тонна дуңгыз шпигы, Псков өлкәсендә 40 тонна җиләк-җимешне юк итүен хәбәр итте.
Русия чикләүләре исемлегенә кертелгән чит ил азык-төлеге Русия президенты Владимир Путин фәрманы белән юк ителә.

XS
SM
MD
LG