Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 02:20

7-9 августта Төмән өлкәсенең Тубыл шәһәрендә VIII халыкара "Искер-җыен" фестивале узды. Фестиваль кысаларында "Искернең тарихи язмышы" дип исемләнгән Бөтенрусия фәнни-гамәли конференция оештырылды.

Фестивальнең төп оештыручылары, гадәттәгечә, "Мирас" төбәк татар иҗтимагый оешмасы һәм Себер татарларының тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү үзәге иде. Теләктәшлек һәм ярдәм Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан мәдәният министрлыгы, Төмән өлкәсе хакимиятенең милли эшләр комитеты, Тубыл шәһәр хакимияте, Төмән өлкәсе мәдәният министрлыгы, Тубыл шәһәре һәм кайбер районнар хакимиятләре тарафыннан күрсәтелде.

Искергә юл күрсәткеч

Искергә юл күрсәткеч

Төмән өлкә хакимияте һәм кайбер җирле депутатлар ягыннан берникадәр матди ярдәм дә күрсәтелде. Дөрес, чыгымнарның күпчелек өлешен төбәктә яшәүче татарларының язмышына битараф булмаган химаячылар күтәрде. Кул көче белән ярдәм итүчеләр дә күп булды.

Әйтергә кирәк, ничә елллар дәвамында үткәрелеп килгән “Искер-җыен” фестивале җирле халык өчен чын мәгънәсендә зур бәйрәмгә әйләнгән. Шул сәбәплеме, оештыручыларга ярдәм кулын сузучылар да ел саен артып тора. Оештыру эшләрендә авырлыклар булуга карамастан, фестиваль ел саен оештырылып килә һәм күп кешене җәлеп итә. Быел ул сигезенче мәртәбә оештырылды.

Фестивальнең үткәрү урыны

Фестивальнең үткәрү урыны үзгәрми: төп чаралар; ачу-ябу тантаналары, конкурс-концертлар, ярминкә, күргәзмәләр, милли уеннар, ярышлар һәм төрле күңел ачулар Тубыл-Байгара юлының 19-нчы чакрымында, элек Себер ханлыгының башкаласы Искер булган урында үтә.

Конференция барган зал

Конференция барган зал

Фестиваль кысаларында ел саен “Искернең тарихи язмышы” дигән темага фәнни-гамәли конференция да оештырыла. Кайбер чит илләрдән катнашучылар булуын исәпкә алганда, хәзер конференцияне халыкара дәрәҗәдә дип әйтергә була. Соңгы елларда конференция Тубыл шәһәр хакимиятенең киңәшмәләр залында үткәрелә. Моны инде шәһәр җитәкчелегенең татар оешмасы чарасына йөзе белән борылуы, дип әйтсәк тә, ялгыш булмас.

Конференциядә катнашучылар

Башка еллардагы кебек, быел да конференциядә катнашучыларның географиясе киң булды. Алар Төмән өлкәсенең авыл-районнарыннан, Татарстаннан, Төмән, Тубыл. Новосибирски, Омски, Иркутски, Салехард шәһәрләреннән һәм Казакъстанның Семей шәһәреннән килгән иделәр. Катнашучылар сиксәннән, доклад ясаучылар саны утыздан артык булды.

Тәбрикләүләр

Конференция эше рәсми тәбрикләүләрдән башланып китте. Башта катнашучыларны конференциянең төп оештыручылары “Мирас” төбәк татар иҗтимагый оешма җитәкчесе Лумза Шәмсетдинова һәм тарих фәннәре кандидаты, Тубыл дәүләт университеты доценты Зәйтүнә Тычинских сәламләделәр. Аннары тәрикләү сүзе белән Тубыл шәһәр хакимияте вәкилләре Игорь Бобров һәм Марат Бакиев чыктылар. Бер уңайдан алар татар оешмаларының актив вәкилләренә рәхмәт хатлары һәм мактау кәгазьләре тапшырдылар.

Зәйтүнә Тычинских һәм Луиза Шәмсетдинова

Зәйтүнә Тычинских һәм Луиза Шәмсетдинова

Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән дә Тубыл һәм Төмән шәһәрләре активистларына рәхмәт хатлары тапшырылды. Күңелгә ятышлы бу миссияне Казан кунагы, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков башкарды.

Тәбрикләү сүзе дин әһелләренә дә бирелде. Тубыл җәмигъ мәчете имамы Ибраһим хәзрәт Коръән аятьләрен укыганнан соң: “Без биредә Себер ханлыгының мирасын тергезү максаты белән җыелдык. Безнең борынгы бабаларыбыз мөселман булган, без дә динебезне онытмыйк, мөселман булып калыйк”, - диде.

Аннары тәбрикләү сүзе белән Новосибирски өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Әмир Гәрәев, Казакъстан республикасы Семей татар сәнгате мәктәбе директоры Габдулхак Ахунжанов, Төмән татарлары конгрессы рәисе Ринат Насыров чыкты. Үзенең чыгышында Ринат әфәнде конгрессның “Мирас” оешмасына ярдәм күрсәтергә әзер булуы турында да белдерде.

Конференция барышы

Конференция барышында утыздан артык доклад ясалды. Анда күтәрелгән темаларның кайберләрен санап киткәндә:

  • Себер татарлары һәм аларның бүгенге тормышта тоткан урыннары;
  • Себер татарларының изге урыннарын барлау, өйрәнү һәм саклау;
  • Себер татарлары телен саклау;
  • Көнбатыш Себердә яшәүче себер татарларына абориген халык статусын алу һәм Русиянең аз санлы халыклар исемлегенә кертү;
  • Сазлык җирләрдә яшәүче Себер татарларының яшәү урынын һәм тормыш шартларын яхшырту;
  • Себер татарларының тарихи, этнографик һәм археологик мирасын өйрәнү;
  • Көнбатыш Себернең урта гасырларга караган тарихын өйрәнү;
  • Искердәге тарихи ядкарьләрне саклау, аны дәүләтнең максатчан программаларына һәм туристик маршрутларына кертү;
  • Себер татарларының тарихи-мәдәни мирасын саклау, аны Тубыл һәм Көнбатыш Себернең туристик потенциалында куллану;
  • Төмән өлкәсендәге кайбер татар авыллары тарихы һәм башкалар.

Бәхәс тудырган чыгышлар

Әлеге темалар буенча ясалган чыгышлар вакытында кызу бәхәсләр дә булып алды. Аеруча Себер татарларының телен саклау мәсьәләсендә.

Әнәс Гаитов каршылыклы чыгыш ясый

Әнәс Гаитов каршылыклы чыгыш ясый

“Безнең туган телебез – себер татар теле. Татарстанда кулланыла торган әдәби тел безгә ят. Безнең өчен ул чит тел. Безгә үзебезнең алфавитыбызны булдырырга һәм балаларыбызны үз телебездә укытырга кирәк”, дип мәктәпләрдә балаларга әдәби татар телен укытуга каршы булганлыгын белдерде себер татарлары телен тергезүдә “җан атып” йөрүче Әнәс Гаитов. Әдәби татар теленә каршы булуларын белдергән башка чыгышлар да булды.

Себер татарлары телен тергезү өстендә эш алып баручы Максим Сәгыйдуллин ни өчен мәктәпләрнең әдәби татар теленә күчүләрен аңлатырга тырышты.

Конференциядә катнашучылар

Конференциядә катнашучылар

Милли мәсьәләләргә карата аеруча кискен карашта булган кешеләргә Казакъстаннан килгән кунак - Габдулхак Ахунжанов кайбер киңәшләр дә бирде. “Җирле җитәкчеләр белән хәйләкәррәк була белергә дә кирәк. Үзеңнең тискәре фикереңне күрсәтмичә генә, куйган максатыңа ирешергә була”, - диде ул.

Казан кунагы, “Мирас” журналының пропаганда бүлеген җитәкләүче Радиф Сәгъдиев Себер татарларына методик ярдәм күрсәтергә әзер булуы турында әйтте.

Кызыклы чыгышлар

Конференция барышында тыңлаучыларда бәхәс түгел, тирән кызыксыну уята торган чыгышлар күп булды. Дамир Исхаков Идел-Урал якларында сакланган изге җирләр турында кызыклы итеп сөйләде.

Луиза Шәмсетдинова Дамир Исхаковка һәм Зәйтүнә Тычинскихка истәлекле бүләкләр бирә

Луиза Шәмсетдинова Дамир Исхаковка һәм Зәйтүнә Тычинскихка истәлекле бүләкләр бирә

Тубыл этнографы Александр Адамов, Омски этнографы Эльфира Ахунова Себер ягында табылган казылма әйберләр турында әйтеп үттеләр, Тубыл шәһәренең 15нче мәктәп укучысы Элина Фәйзуллина үзенең гаиләсенең тарихы турында кызыклы итеп сөйләде, “Мирас” оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова үзенең туган авылыннан ерак булмаган җирдә - урман эчендэ бер сәер каберлек табылуы турында кызыклы итеп сөйләде. “Аның Кучум хан кабере булуы да ихтимал “, - диде ул.

Оештыручы фикере

Конференция барышында чыгышлар бихисап булып, аның эше билгеләнгән вакыттан ике сәгатькә артыграк барды. Аңа да карамастан, катнашучылар таралырга ашыкмадылар, аралашу дәвам итте. Төп оештыручыларның берсе булган Зәйтүнә Тычинских конференция уңышлы узды дип саный. “Докладлар эчтәлекле, темалар дөрес сайланган, киләчәктә дә эшләрнең уңышлы дәвам ителүенә өмет бар”, - диде Зәйтүнә ханым.

Яңа тарихи китап тәкъдим итү

“Себер татарларының тарихы һәм мәдәнияте” китабы

“Себер татарларының тарихы һәм мәдәнияте” китабы

Конференция барышында “Себер татарларының тарихы һәм мәдәнияте” дигән китап тәкъдим ителде. Китапның авторлары - Төмән, Тубыл һәм Казан галимнәре. Ул дәүләттән бирелгән грант исәбенә басылган.

Китапны тәкъдим итүче Дамир Исхаков үзләре алып килгән 200 данәне конференциядә катнашкан төбәкләргә бүлеп бирергә дигән тәкъдим белән чыкты. Киләчәктә китапның татар балалары укыган мәктәпләрнең барысында да булуына ирешергә кирәк, диделәр конференция эшендә катнашучылар.

“Искер-җыен” фестивале

Икенче көнне Искер җире кунакларны каршы алды. Фестиваль тантаналы рәвештә ачылганнан соң, дин әһелләре изге урында җирләнгән шәехләр рухына дога укыдылар. Аннары фестиваль бәйгеләре башланып китте.

“Искер-җыен” фестивалендә катнашучылар 5 номинациядә көч сынаштылар: вокал, музыка коралларында уйнау, бию, нәфис сүз, үзешчән композиторлар әсәрләрен башкару. Җиңүчеләрне мәртәбәле жюри билгеләде. Иң яхшы дип табылган башкаручылар гала-концертка сайланды.

Балалар чыгышы

Балалар чыгышы

Бәйрәм мәйданында халык һөнәрләре осталары бәйгеләре оештырылган иде. Гармунчылар гармун уйнауда ярыштылар, аш-су осталары төрле тәм-томнар тәкьдим иттеләр. Аерым мәйданчыкларда милли уеннар, ярышлар, һәм татарча көрәш барды. Балалар өчен палаткаларда күргәзмәләр, аттракционнар оештырылган иде. Яшьләр төрле спорт ярышларында катнаштылар: волейбол, футбол. Сәхнә алды тамашачылар белән тулы иде. Програмда эстрада, халык җырлары, мөнәҗәт-бәетләр, биюләр, кызыклы сәхнә күренешләре булды.

Көн “көйсезләнеп”, яңгыр сибәләп торуга карамастан, халык таралмады, кулчатырлар астында концерт карады, ярышларда, уеннарда катнашты. Халыкны түземлеге өчен бүләкләгәндәй, төштән соң болыт таралып, кояш чыкты, яңа сулыш белән бәйрәм дәвам итте.

Искердә пылау пешә

Искердә пылау пешә

Гадәттәгечә, фестивальдә катнашучыларны һәм тамашачыларның барысын да Искер җирендә пешерелгән пылау һәм кайнар чәй белән сыйладылар.

Фестиваль барышында “Мирас” оешмасының 10 еллыгын билгеләү дә барды. Кайбер кунаклар “Мирас”оешмасына истәлекле бүләкләр алып килгән иделәр. Бәйге барышында алар оешма җитәкчесенә тәбрикләү сүзләрен әйттеләр, бүләкләрен тапшырдылар.

“Искер җыен” фестивале 9 август көнне Тубыл шәһәренең “Синтез” мәдәният сараенда зур концерт белән тәмамланды. Концерт барышында “Мирас” оешмасының 10 еллыгын билгеләү дәвам итте.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG