Accessibility links

Кайнар хәбәр

"КАМАЗ" ширкәте хезмәткәрләре ике атнага ялга китә


"КАМАЗ" август аенда бары тугыз көн генә эшләячәк.

"КАМАЗ" ширкәте хезмәткәрләренең яллары сәбәпле, 10-23 августка эшен туктатып тора. Бу вакытта ширкәттә җиһазларны яңарту күздә тотыла.

"Интерфакс" хәбәр итүенчә, август аенда ширкәттә эшләр бары тугыз көн генә барачак. 3-7 августта инде хезмәткәрләр эшләделәр, шулай ук 24-27се эшкә чыгачаклар. Шуннан соң хезмәт хакы түләнмәү шарты белән ширкәт "тик торачак", 31 августта хезмәткәрләр Татарстан суверенитеты көнен бәйрәм итәчәк.

Чаллыда урнашкан КамАЗ машина җитештерү берләшмәсе җитәкчелеге 2015 елда сәнәгатьнең бу тармагына ихтияҗ кимиячәк дигән фаразларын белдергән иде. Июнь аенда ширкәт шулай ук 7 көн генә эшләде.

2015 елның дүрт аенда узган елның шул вакыты белән чагыштырганда "Камаз" 14-40 тонна авырлыктагы йөк машиналарын 49%ка кимрәк саткан иде.

Русия Кырымны аннексияләгәч һәм Украина көнчыгышындагы кораллы низагта катнашканга, белгечләр фикеренчә, Көнбатышның Русиягә карата кертелгән чикләүләре, икътисад начарлану, Urals нефтенең һәм рубльнең бәясе төшү "Камаз" машиналарын сатып алучыларны киметкән.

2015 елның март аенда КамАЗ маркетологлары җитештерүнең 28% төшәчәген фаразлаган иде. Бу 51 мең машина дигән сүз. Шулай да берләшмә 26 меңләп машина ясап сатарга җыена. Бу 2014 ел белән чагыштырганда 20%ка азрак, дип язды РБК-Татарстан.
Узган ел Русиядә 32 мең 600 машина сатылган. Аннан бер ел элек КамАЗ 2 миллиард сумнан артык табыш алган булса, 2014 елда берләшмә 423 миллионнан артык сум югалткан.

Европадагы бизнес ассоциациянең 1 апрель игълан иткән хисабында Русиядә машина базарында ихтияҗ 40% кимегән диелгән.

XS
SM
MD
LG