Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан адвокаты чит илдән медицина җиһазларын кертүне тыю карарын мәхкәмәгә шикаять итте


Адвокат сүзләренчә, хосуси хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә акчасы булмаганнар зыян күрергә тиеш түгел.

Казаннан адвокат Лаврентий Сичинава медицина өчен кирәк булган товарларны чит илдән кертүне тыюны үзгәртүне сорап Русия югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте. Русия хөкүмәтенең чит илдә эшләнгән кайбер медицина товарларын кертүне тыю карары быелның март аенда кабул ителгән иде. Аерым алганда, компьютер томографлары, микрохирургия пинцетлары, электрокардиографларны Әрмәнстан, Казакъстан һәм Беларустан башка чит илдән кертү тыелды.

"Хәзерге вакытта тыелган исемлеккә 50-60исемдәге товар керә, Русия сәүдә сәнәгать министрлыгы аны 100гә кадәр киңәйтергә тәкъдим итте" дип сөйләде «БИЗНЕС Online»га Сичинава.

Адвокат Русия халкы аны яклап чыгар дип өметләнә. "Бер кеше мөрәҗәгать итсә бер нәрсә, ә андый мөрәҗәгатьләр меңнәрчә булса, Югары мәхкәмә дә игътибарга алыр дип уйлыйм", ди ул.

XS
SM
MD
LG