Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда “Русия – Кытай: тарих һәм мәдәният” конференциясе узачак


Русия-Кытай тарихы һәм мәдәниятенә багышланган чарада биш секция эшлиячәк.

8-11 октябрь көннәрендә Казанда “Русия – Кытай: тарих һәм мәдәният” VIII халыкара фәнни-гамәли конференциясе уздырылачак. Аны КФУның халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты Кытайны өйрәнү, Ерак Көнчыгыш илләре тарихы һәм мәдәнияте кафедрасы КФУ базасындагы Конфуций институты катнашында оештыра.

Конференциядә Русия һәм Кытай галимнәреннән тыш, Бөекбритания, АКШ, Германия, Украина, Үзбәкстан, Һиндстан һәм Черногория вәкилләре дә катнашачак. КФУ матбугат үзәге белдерүенчә, чарада биш юнәлештә фикер алышачаклар: “Кытай фәлсәфәсенең актуаль мәсьәләләре һәм кытай телен өйрәтү методикасы”, “Русия-Кытай мөнәсәбәтләре һәм Кытайның тышкы сәясәте”, “Кытай тарихы”, “Кытай фәлсәфәсе һәм мәдәнияте”. Ә “Кытайны өйрәнүче яшьләр секциясе”ндә соңгы курслар бакалаврлары, магистрантлар һәм аспирантлар катнаша ала.

XS
SM
MD
LG