Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хафиз Миргалимов: "Татарстанның телләр турындагы кануны эшләми"


Хафиз Миргалимов
Хафиз Миргалимов

Татарстан президентлыгына намзәт, КПРФ вәкиле Хафиз Миргалимов республикада телләр канунын эшләтү өчен аны үтәмәүчеләрне мәхкәмәләргә бирергә, прокуратураларга мөрәҗәгать итәргә кирәк ди.

Татарстан президентлыгына намзәт, КПРФның төбәк җитәкчесе Хафиз Миргалимов республикада дәүләт телләрен – татар һәм урыс телләрен куллану тигез дәрәҗәдә түгел дип белдерә. Телләр канунын эшләтү өчен үтәмәүчеләрне мәхкәмәләргә бирергә, прокуратураларга мөрәҗәгать итәргә ди ул. Аның фикеренчә, Дәүләт шурасы канун чыгаручы булып кына калырга тиеш түгел, ә кабул ителгән кануннарның үтәлешен дә күзәтеп торырга тиеш.

Азатлык Миргалимов белән республикадагы дәүләт телләре, мәгариф системасындагы проблемнар турында сөйләште.

– Сезнең сайлау алды програмында мәгарифкә караган юллар бармы?

– Мин, беренчедән, БДИны (ЕГЭ) бетерергә кирәк дим. Беләсезме, бу БДИ аркасында без быел Татарстанда ничә укучыны югалттык? Бу бит башка сыймаслык хәл. БДИ дип гаиләләр рухи яктан чыгырдан чыга. Миндә булган мәгълүматларга күрә, йөздән артык бала аттестатсыз калган. 11 ел буе укытканнар, киендергәннәр, ашатканнар һәм нәтиҗәдә бала аттестат ала алмаган. Йә укытучылар начар укыта, йә програмнары начар, йә дәреслекләре начар, йә булмаса базар мөнәсәбәтләрен безнең мәгариф системасына китереп керттеләрме? БДИ системасы безгә бөтенләй туры килми ул.

Югары уку йортлары укыта, ә балаларның белемнәре юк? Мәктәпләр дә шулай ук! Бакалавриатура һәм магистратура дигән нәрсәләр безнең җирлегебезгә туры килми. Ни өчен завод-фабрикалар укыту һәм белем бирүдә катнашмый? Ни өчен дәүләт заказы юк? Бухгалтер, экономист һәм башка белгечлек алган балаларны тотып селкесәң, аларның бернинди белеме булмау ачыклана. Белгечләр әзерләгәндә төрле ширкәт җитәкчеләре катнашырга һәм күпме белгеч әзерләргә кирәклеген тәкъдим итәргә тиешләр.

Хәзер мәгәриф, мәдәният, сәламәтлек саклау булсын, һәммәсенә өстән акча эшләргә дигән план төшерелә. Мин үзебезнең програм буенча әйтәм, бюджеттагы оешмаларның станоклары юк, алар эшләрен башкару өчен бюджеттан тулысынча акча алырга тиеш.

Миндә булган мәгълүматларга күрә, 2013-14 елда сәламәтлек саклау оешмалары ике ярым миллард сум акча эшләргә тиеш иделәр. Бу башка сыймаслык хәл бит. Мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау булсын, анда эшләүчеләр пенсионерның, укытучының, эшченең, авыл хуҗалыгы хезмәткәренең кесәсенә кереп кенә акча эшли ала. Шулай булгач, алар ике тапкыр салым түли булып чыга. Нигә алардан акча алырга, алар бер тапкыр салым түли бит инде. Хәзер фатирны сатып алалар, сәламәтлекне дә, белемне дә сатып алырга тиешләр. Ни кала соң хезмәт хакыннан? Без, шуңа күрә, мәдәният тә, сәламәтлек саклау да, белем бирү дә бушка булырга тиеш дип белдерәбез.

– БДИны татарча бирүгә ничек карыйсыз?

– Бу да минем програмда бар. Бездә ике дәүләт теле икән, ни өчен татарча да бирмибез? Мин 1974 елда татарча имтихан бирдем. Тарихтан һәм татар телендә изложение яздым да Казан дәүләт университетына кердем. Хәзер БДИны бөтенләй татарча бирдертмиләр. Тели икән, баланың БДИны чуаш телендә дә, урыс телендә дә бирү мөмкинлеге булсын. БДИ ана телендә булырга тиеш.

Татар телен, урыс телен һәм чит телне белү – ул бик зур байлык. Ник баланың мәнфәгатенә каршы килергә ди? БДИ стандартларын безгә чит илләрдән керттеләр, ул безнең җирлеккә туры килми. Без советлар заманында урыс теле һәм әдәбиятыннан кала бөтен фәннәрне дә татарча укый идек. Аңа карап башка телләрне начар белмибез бит.

– Русиядә "төп дәреслекләр" ясау, ягъни математика, тарих, урыс теле һәм әдәбиятыннан бары тик бер генә дәреслектән укыту мәсьәләсе куертыла. "Мәгариф кануны"н үзгәртергә телиләр. Белгечләр моны татар телен укытуга тискәре йогынты ясарга, дәресләр санын киметергә мөмкин дип белдерә. Сез моңа ничек карыйсыз?

– Хәзер кем генә тарихны язмый? Русия тарихы эчендә һичшиксез Татарстан тарихы да булырга тиеш. Йә булмаса шул ук дәресләр өчен икенче бер дәреслек булырга тиеш. Тарихны үзгәртеп язу ярамый, ул булган вакыйгаларга нигезләнергә тиеш.

Инде географияне алыйк. Русия географиясе бар. Балага Русия географиясе турында сөйләгәндә, безнең Татарстан үзенчәлекләре турында да, мисал өчен, карыбыз ничек ява, ул ничек эри һәм башкалар турында мәгълүмат бирү кирәк. Гомум белем бирү дәреслекләрендә һичшиксез милли республикаларның үзенчәлекләре дә исәпкә алынырга тиеш. Ленин бер генә милләткә өстенлек бирергә ярамый дигән. Эшнең башы милләтнең саныннан түгел, ә аның теленнән, мәдәниятеннән һәм мәнфәгатьләренең канәгатьләндерелүеннән тора.

Хәзер күпләр минем балам татар телен укырга теләми дип сөйләнергә ярата. Ләкин балада татар телен укуга ихтыяҗ тудыру кирәк бит. Күп милләтле республикада анда яшәүчеләрнең тарихын да, мәдәниятен дә, телен дә белү кирәк.

– Татарстанда ике дәүләт теле – татар һәм урыс теле бар. Аларның кулланылышы тигез дәрәҗәдәме?

– Республикада телләребез турында кануныбыз булса да, татар һәм урыс телләрен куллану тигез түгел шул. Гомумән, Русиядә кануннар эшләми. Эшләсә дә аз эшли. Кайсылары 20-30%ка, кайсысы 15%ка гына эшли. Яхшы кануннар да бар, әмма аларны эшләтә алмыйбыз. Канун эшләсен өчен аңа механизмнар, карарлар кирәк. Ул карарларны эшләтү өчен акча кирәк. Ә бездә хәзер бөтен нәрсәне сыныкка сылтыйлар да, акча юк диләр. Илдә акча бар.

Татарстанда телебез турындагы канун бик аз микъдарда эшли. Мин бөтен муниципаль берәмлекләрнең сессиясендә булам. Аларда беркайчан да татар гимны ишеткәнем юк.

Менә ике елдан артык республикабызда сүзле гимн бар. Муниципаль берәмлекләрдә аны шигырьләре белән җырлатмыйлар, сүзсез генә көен куялар. Мин монда федераль үзәкнең дә басымы бар дип исәплим. Республикада татар теленең хәле җитәкчеләрдән дә тора. Миниципаль берәмлек, мәктәп, төрле ширкәтләрнең җитәкчеләреннән дә. Дәүләт сәясәтендә, минемчә, бөтен телләргә дә тигез булырга тиеш.

– Татарстанда ике дәүләт теле дә тигез булсын өчен ни эшләргә кирәк дип саныйсыз соң? "Җәмәгать, әйдәгез, ике тел дә тигез дәрәҗәдә кулланылырга тиеш, ике тел дә мәктәпләрдә тигез укытылырга, ике тел дә үзара сөйләшкәндә дә тигез дәрәҗәдә булырга тиеш", дигән сүзне президент әйтергә тиешме?

– Монда канун бар һәм ул әгәр үтәлми икән, һәр районның прокуроры бар. Монсы беренчедән. Аның халкы бар, монсы икенчедән. Алар шикаять итәргә тиеш. Хәр муниципаль берәмлекнең җитәкчесе бар. Канун үтәлсен өчен мөмкинлек тудырырга кирәк. Телләр турында канунны чыгарган Дәүләт шурасы да моны контрольгә алырга тиеш. Канун эшләсен өчен, аны эшләтә белү кирәк. Прокуратуралар булсын, муниципаль берәмлекләр булсын, Дәүләт шурасы булсын, хөкүмәтебез булсын, телләр турындагы канун эшләсен өчен, бөтен шартларны тудырырга һәм телебезгә карата кызыксыну уятырга тиеш.

XS
SM
MD
LG