Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:31

"Кайбер гәзитләр Кашапов язганнан да катырак яза, ә Рәфис төрмәдә утыра"


10 август Чаллыда ТИҮ рәисе Рәфис Кашаповка карата чираттагы мәхкәмә узды. Дәвамы 24 августка билгеләнде. Мәхкәмә алдыннан милли хәрәкәт вәкилләре утырыш һәм пикет оештырды.

Чаллы хакимияте Рәфис Кашаповны яклап уздырыласы пикетка ташландык урын биргән иде. Шәһәр иҗтимагый үзәге әгъзаларына әлеге урын ошамады һәм алар бу урыннан баш тартты. Пикетка килергә тиешле Казан, Уфа, Алабуга, Түбән Кама вәкилләре барыбер Чаллы ТИҮе утырышына, шунда икенче көнне булачак мәхкәмә турында сөйләшүгә җыелды. Сөйләшүдә БТИҮ рәисе Галишан Нуриәхмәт беренче булып сүз алды һәм милли хәрәкәткә сәяси чаралар өчен Казанда да, башка төбәкләрдә дә урыннар бирелмәвен ассызыклады, әлеге канунсызлык белән көрәшергә дә чакырды.

Гамил Камалетдинов (с), Фәрит Зәкиев, Галишан Нуриәхмәт

Гамил Камалетдинов (с), Фәрит Зәкиев, Галишан Нуриәхмәт

“Менә без дә Казанда пикетларга урын бирмәүчеләр белән кирәкмәгән нәрсәгә өйрәнә башладык. Булачак берәр пикетның урынын күрсәтеп иртәннән башлап көне буена 8-12 тапкыр гариза биргән булды. Вакытын күрсәтеп. Ләкин бар мөрәҗәгатькә дә, урыннар буш түгел, анда чаралар уза дип җавап бирделәр. Бу чеп-чи ялган. Чөнки безгә чара уздыру өчен бирелмәгән урыннарны фотога төшереп алдык. Андагы бар урыннар да буш иделәр. Бу хакта мин Конституцион мәхкәмәгә дә яздым. Ике ай вакыт узды, әлегә җавап юк. Канун буенча чара өчен урын бирүдән баш тартканда алар бу урынга кемнең алдарак гариза бирүен, биләвен әйтергә, җавап бирергә тиешләр. Ә безгә бер мәртәбә дә җавап язылмады. Ныклап таләп итә торгач, мәхкәмәгә бирегез, анда әйтербез диделәр. Бу канунлы түгел.

Пикетта катнашучылар

Пикетта катнашучылар

Ялгыз пикет уздыручыларның аралары 50 метр булырга тиеш дигән сүзләр дә дөреслеккә туры килми. Миңтимер Шәймиевнең элекке сүзчесе Ирек Мортазин моның буенча хаклык эзли башлагач, Русия Конституцион мәхкәмәсе моны дөрес түгел дип бәяләгән иде. Кайбер матбугат Русия гамәлләрен нык тәнкыйтьли. Мәсәлән, “Новая газета”ның 3 август санын алыйк. Мондагы язмаларны укысаң, Рәфис Кашапов язганнар “бала” гына булып күренәчәк. Гомумән, монда бөек империябезне шулкадәр чәпәгәннәр, Василий Жирков башта империяне торгызырга теләүчеләр барлыгын бәян итә дә, “феодальная российская империя вступила в заключительный этап своего существования” дип тәмамлый. Моны укыгач “амин” дип куйдым. Шушында ук мәхкәмәләр системасын үзгәртү өчен бирелгән 100 миллиард акчаның да очын таба алмаулары белдерелә. Украинада “безнекеләр”нең күпләп сугышулары да әйтелә. Менә шушылар хакында Рәфис Кашапов язган булса, шушындый бер язма өчен генә дә гаеп белдерелер иде. Чөнки монда язылганнар Рәфис язмаларына караганда күпкә тәнкыйдирәк. Менә сезгә пикет өчен урын бирмәүләрен мәхкәмәгә бирергә кирәк. Анда сез шул яки теге урынны сорап язган гариза, тегеләрнең шул урынны бирергә теләмәүләре турындагы җаваплары теркәлергә тиеш. Мәхкәмә инде карар чыгарырга тиеш”.

Гомәр хәзрәт Батырша

Гомәр хәзрәт Батырша

"БТИҮ имамы" дигән исем алган Гомәр хәзрәт Батырша да ялгыз пикетлар турындагы кануннарның аңлашылмаслык дәрәҗәдә булуына тукталды. Ул Казанда уздырган ялгыз пикетлар өчен штрафларга тартылуларын искәртте. “Штраф турында карар чыгаручылар безгә пикетта булган шигарләрнең бер генә юнәлештә түгел, төрле юнәлештә булырга тиешлеген белдерделәр. Мәсәлән, ялгыз пикетка берничә кеше чыкса, аларның берсе Рәфис Кашаповны азат итүне таләп итеп шигар күтәрә ала. Икенчесе туган телне, өченчесе президент атамасын саклауны таләп итеп чыга ала. Безне бер төрле юнәлештә генә таләпләр белән пикетка чыгуда гаепләп акчалата штраф салдылар”, дип белдерде.

Пикетта катнашучы

Пикетта катнашучы

БТИҮ активисты Фәрит Зәкиев тиздән Татарстан суверенлыгы турында Декларация кабул итүгә 25 ел тула, шул уңайдан зурлап митинг-концерт уздырырга исәпләре булуын җиткерде. “Бар төбәкләрдән күбрәк килсәгез әйбәтрәк булыр. Бу чараны уздыру өчен әлегә рөхсәт алмадык”, дип белдерде ул.

Әлеге җыенда Чаллы ТИҮенең элекке рәисләренең берсе Дамир Шәйхразиев та чыгыш ясады.

“Бүген, әйтергә кирәк, реаль эшли ала торган Казандагы оешмабыз бар. Бу - бар татар халкының җитәкче, юнәлеш бирүче көче. 30 август көне буенча урам җыены уздыруда проблемнар бар. Бу көнне зурлап уздырырга тиешбез. Икенчесе, Татарстанда президент атамасын бетерүдә сүзләр алып барыла. Ә Путин бу атаманы халык үзе хәл итәргә тиеш дип белдерде. Шуңа без иркенләп кирәкле таләпләр белән урамнарга чыга алабыз, җыеннар уздырырыга хаклыбыз. Эшлик шуны”.

Татарстан аксакаллар шурасы рәисе Раиф Галиев үз чыгышында:

Раиф Галиев

Раиф Галиев

“Менә минем Алабуга районындагы туган авылым Мортыны урыс теле басты. Үзебезнең татар балалары, татар сабыйлары урысча сөйләшә башлады. Алар инде үзебезнең татар телен кирәк булмас дип саныйлар. Әгәр шушы халык үзен-үзе хөрмәт итми, теле ачылганда ук сабый урысча сөйләшә икән - бу милләт бетәчәк. Үзеңне-үзең яратмасаң, сине Аллаһы тәгалә яратмый. Аллаһы тәгалә инде күп милләтләрне юк итте. Безнең дә 25 еллардан соң татарыбыз бетәргә мөмкин. Чөнки үзебезне сөймибез. Без сөйлибез, әмма гамәлебез җитәрлек түгел”, дигән сүзләрне җиткерде.

Пикетта катнашучы

Пикетта катнашучы

Татарстан мөстәкыйльлеге нинди юнәлештә булырга тиешлеге турында да беркадәр фикер алышулар булды. БТИҮ рәисе Галишан Нуриәхмәт шушы фикер алышулар барышында: “Без Татарстанның икътисади бәйсезлеге хакында сүз алып барабыз. Икътисади бәйсезлек булса мәктәпләребез дә, университетларыбыз да, башкалары булыр иде. Ә болай, бар байлыгыңны талап торганда, нинди бәйсезлек турында сүз була ала соң?” дигән нәтиҗә дә ясады. Галишан әфәнде әйтүенчә, хәзер төп шигар - “Татарстанның икътисади бәйсезлеге” булырга тиеш.

Утырыштан соң халык пикетка чыкты. Рәфис Кашаповны яклау турындагы таләпләр белән алмаш-тилмәш кибет кырында, тукталышларда тордылар. Пикетка басып 3-4 минут узуга, орган хезмәткәрләре дә килеп җитте.

Мәхкәмә бинасы янында

Мәхкәмә бинасы янында

10 август иртәсендә пикетта булган Казан, Уфа, Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Әгерҗе һәм башка төбәк вәкилләре Рәфис Кашаповка буласы мәхкәмә бинасы янына килделәр. Аларның бер өлешен исемлек һәм паспорт буенча мәхкәмә залына керттеләр. Бу юлы да гаепләүче, прокуратура ягыннан шаһитлар килмәгән иде. Аларның ФСБ бинасында алынган күрсәтмәләре генә укылды. Гаепләнүче Рәфис Кашаповны яклап дистәгә якын шаһит күрсәтмә бирде, алар барысы да Кашапов гамәлләрендә терроризм һәм экстремизм чалымнарын күрмәүләрен, аларның булмауларын белдерде.

Мәхкәмә эше дәвамы 24 августка, 10 сәгатькә билгеләнде. Казый белдерүенчә, шушы утырышта хөкем карары чыгарылуы да ихтимал.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG