Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан Дөнья һөнәри осталык чемпионатын үткәрүне отты


2019 елда Дөнья һөнәри осталык беренчелеге Казанда узачак.

Казан 2019 елда булачак Дөнья һөнәри осталык чемпионатын (WorldSkills Competition) үткәрүне отты.

Бәйге Бразилиянең Сан-Паулу шәһәрендә үтте. Франция башкаласы Париж, Белгиянең Шарлеруа шәһәре Татарстан башкаласының көндәшләре иде. Һәр намзәткә дә үзен тәкъдим итү өчен 20 минут бирелде. Беренче турда Казанга җиңү өчен бер тавыш җитмәде. Казан һәм Париж икенче турга чыкты. Икенче турда Казан 31, Париж 26 тавыш җыйды.

"Без WorldSkills-2019 Русиядәге иң алга киткән төбәкләрнең берсендә үтүенә куанабыз, бу вакыйга дөньяда һөнәри осталыкны киңрәк таратуга этәргеч бирер", диелә WorldSkills хәрәкәтенең Facebook-тагы битендә.

Русия күләмендә бу ярыш быел Казанда үтте. Аның гомум бюджеты 75 миллион сум тәшкил итте. Республика бюджетыннан 40 миллион сум акча тотылды.

XS
SM
MD
LG