Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 21:47

"Нугайбәк авылларында ана телләрен укыту мәсьәләсен дә күтәрү кирәк"


Музыка белгече Геннадий Макаров нугайбәкләрнең фольклор ансамбле белән

Музыка белгече Геннадий Макаров нугайбәкләрнең фольклор ансамбле белән

Музыка белгече Геннадий Макаров нугайбәкләрнең халык иҗатын туплау белән бергә ана телләрен дә укыту мәсьәләсен күтәрергә кирәк ди. "Нугайбәкләрнең җырлары һәм уен кораллары" дип аталган китап дөнья күрде.

Чиләбе һәм Оренбур өлкәләрендә яшәгән нугайбәкләрнең иҗатын туплаган "Нугайбәкләрнең җырлары һәм уен кораллары" дип аталган китап дөнья күрде. 1100 данәдә чыккан китапның авторы – музыка белгече Геннадий Макаров: "Нугайбәкләрнең иҗатын алар яшәгән җиргә барып туплау, көйләрен нотага салу, уен кораллары һәм җырларының килеп чыгышын өйрәнү, аларны фәнни хезмәтләргә кертү һәм шулай ук дөньяга тарату – бүгенге этнологиядә актуаль мәсьәләләрнең берсе", ди. Ул миллилекне халык иҗатын туплау белән бергә ана телләрен дә мәктәпләрдә укытканда гына саклап калып булачак дип әйтә.

– Безнең тарихи мирасыбыз төрле өлкәләрдә, төрле төбәкләрдә төрлечә яшәп килә. Бу төрлелекне саклап калу бүген җиңел түгел, шулай да без моның өчен тырышабыз. Бу китап, бер яктан, фәнни эзләнүләр булса, икенче яктан, бу җырларны, гореф-гадәтләрне саклап калу өчен дип тә әзерләнде. Хәзерге буын элекке гореф-гадәтләрне белеп бетерми, китаптан карап булса да башкарылса, бу җырлар һәм көйләр яшәячәк.

– Нугайбәкләрнең Татарстанда яшәгән керәшеннәрдән аерылып торган үзгә җырлары күпме?

Геннадий Макаров

Геннадий Макаров

– Риваятьләргә күрә, нугайбәкләр Казан артыннан күчереп утыртылган халык. Аларның көйләре Татарстанның Минзәлә, Башкортстанның Бакалы районында яшәүче керәшен авылларындагы көйләргә хас. Казак (казачество) хезмәтендә булу аларга зур йогынты ясаган. Казаклар ничек җырласа, нугайбәкләр бүген дә нәкъ шулай итеп башкара. Өлкән яшьтәгеләрнең телләре бик яхшы сакланган. Алар элекке шивәдә сөйләшә. Нугайбәкләрнең җырларында керәшеннәр белән уртаклык бар, әмма казак аһәңнәре белән баетылган дип әйтергә була.

Нугайбәкләрнең җырларында, беренчедән, урыс казак аһәңнәре һәм шулай ук казакъларның (казахи) аһәңнәре дә бар. Аларның авыллары башта казакъ авыллары арасына урнашкан булган. Алар бүген дә Чиләбе өлкәсендәге Нугайбәк районының (урысча Нагайбакский район) казакъ авыллары белән бик дустанә, тату яши. Бу йогынты да сизелеп тора.

– Бу җырлар аларның табын җырларына әйләнгәнме?

– Нугайбәкләр дә мондагы керәшеннәр шикелле туйларын уздыра, туганнар аралаша һәм табыннарда бер-берсенә кушылып җырлый. Алар күмәкләшеп җырлый торган җырларны "җыен көйләре" дип атый. Нугайбәкләрдә борыңгылык шактый сакланган. Телләре башкачарак, әмма, минем уемча, алар элкке сөйләшне саклап калган. Без Татарстанда яшәүче керәшеннәр әдәби тел тәэсирендә телебезне бераз үзгәрткәнбез.

– Табында җырлаганда аларны яшьләр дә отамы соң?

– Бүген шулай ул. Әмма моңа кадәр аларның үзаңнары шактый түбән иде. Бүген исә алар үзгәлекне югалтмаска, телләрен дә сакларга тырыша. Узган елның 60-нчы елларыннан алып бүгенгә кадәр нугайбәк мәктәпләрендә ана теле укытылмый. Илле елдан артык бары тик урыс телендә генә белем ала. Бу хәл бик көчле ассимиляциягә, телне югалтуга китергән.

– Бүген бу хәл бигрәк тә актуаль мәсьәлә. Оренбур өлкәсендә тагын милли мәктәпләрне яба башладылар. Чиләбе өлкәсендә аларны ябып бетергәннәр дип әйтергә була. Алдагы сорау нугайбәкләрнең уен кораллары турында иде. Алар нинди уен коралларында уйнарга ярата?

– Анда дә хәлләр бездәге кебек. Милли хәтерләрендә думбра, курай, сыбызгы, кубыз бар. Тальян гармуннарда, ике рәтле гармуннарда бик матур итеп уйныйлар. Заманында аларның бик яхшы гөсләчеләре бар иде. Мин аларның соңгы гөсләчеләрен Чиләбе өлкәсенең Чибәркүл районында язып та алдым.

Бүген югала барган уен коралларын тергезер өчен бу яңа чыккан китап менә дигән кулланма булыр дип ышанам.

– Үзләрендә дә миллилекне саклау теләге тусын өчен ни эшләргә кирәк дип уйлыйсыз?

​– Татарстан һәрвакытта да нугайбәкләр белән кызыксынды. Аларны "Түгәрәк уен" фестивальләренә дә чакырдылар. Безнең керәшен җәмгыяте дә Нугайбәк районына барып, алар белән аралашып, бездәге Питрау бәйрәменә чакырып торабыз. Алар килеп күрә дә, хәзер үзләрендә шундый ук фестивальләр оештыра.

Монда иң төп мәсьәлә – ул укыту. Мәгариф системасында тел, халык иҗаты өйрәтелмәсә, аны фестивальләрдә генә яшьләр күңеленә сеңдерү бик авыр. Бу яңа чыккан китапны, бәлки, мәктәпләрдә дә куллана башларлар дигән өметтә каласы килә. Шик тә бар, чөнки мәктәпләргә милли компонентны кертүгә каршы торучылар бик күп.

– Күпчелеге нугайбәкләр генә тупланып яшәгән авыллар күпме?

– Нугайбәк районында мең ярым, ике мең кеше яшәүче авыллар бар. Алар чиста нугайбәк авыллары. Иң зур авыллардан Сарашлы (Остроленко), Кили (Кассель), Яшь авыл (Париж) бар. Яшьләр хәзер үзләренең фольлорлары, җырлары, тарихлары белән дә кызыксына башлады, үзләренең милли тамырларына игътибар артканнан арта гына бара. Икенчедән, җитәкчеләр дә халыкка йөз белән борылды дип әйтергә була.

– Аларның җитәкчеләре кайсы милләттән?

– Баштарак урыс милләтеннән иде. Аннары нугайбәк иде. Бүген Нугайбәк районының җитәкчесе казакъ милләтеннән.

– Үз туган телләрендә укыту мәсьәләсен кем күтәрергә тиеш дип исәплисез? Татарстан мәгариф министрлыгымы, әллә үзләреннән чыгарга тиешме?

– Татарстан үзенең кызыксынуын белдереп, Чиләбедәге мәгариф идарәсе белән бергә эшләсә, алга китеш булыр иде. Әгәр без, нугайбәкләр, Чиләбе өлкәсенең мәгариф министрлыгына үзебезнең яктан гына чыксак, әллә ни зур эш кыра алмабыз дип уйлыйм. Укыту мәсьәләсе өстән төшәргә тиеш һәм бергәләп эшләү дөресрәк булыр. Без үзебез дә ялгыш җибәрдек. Гел Нугайбәк районы белән генә эшләдек. Чынлыкта Чиләбе аркылы эшләргә кирәк иде.

Күңелгә хуш килгән әйберләр дә бар. Чиләбедәге татар конгрессы бүлекчәсе соңгы вакытта нугайбәкләр белән төрле чаралар үткәрә. Бу да үзлегебезне, мирасыбызны саклап калырга ниндидер этәргеч бирә.

– Геннадий әфәнде, сез нугайбәкләрнең җырларын магнитофон тасмасына язып ала идегезме?

– Мин ул якларга беренче тапкыр 1977 елның Яңа елында барган идем. Шактый еллар инде анда барам, кызыксынам, өйрәнәм. Мин туплаган көйләрне безнең "Бәрмәнчек" ансамбле дә җырлый, Татарстан җыр-бию ансамбле репертуарында да бар. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының фольклор ансамбльләре дә нугайбәк көйләрен яратып башкара.

Бүген Казан консерваториясендә Нугайбәк районыннан килгән ике студентыбыз бар. Берсе – Юлия Савельева, икенчесе – Вероника Барышникова. Вероника быел укырга килә. Әгәр без белгечләр әзерләсәк, алар шунда эшләргә кайтса, нугайбәкләрнең мәдәниятен үстерү мөмкин булыр иде.

– Сез туплаган җырлар китапка аудио кушымта булып кермәдеме?

– Теләк бар, әмма бу китапка эшләп булмады. Алга таба өстәмә рәвештә дисклар да чыгарырга мөмкин булыр дип уйлыйм. Бу өлкәдә Свердловски өлкәсенең Халык иҗаты йорты бик күркәм эш башкарды. Алар нугайбәк көйләренең дискын чыгарды. Аның авторы – Светлана Кучевасова.

Нугайбәк районының үзендә дә андый дисклар дөнья күрде инде. Анда биш авыл бар, һәрберсе фольлорларын туплаган дисклар чыгарды. Бу күренеш Татарстан өчен дә үрнәк булып тора.

* * * *

2015 елда Нагайбакща-урысща (русско-нагайбакский словарь) сүзлек чыкты. Аны тәкъдим итү чарасы Магнитогорски шәһәрендә 23 май көнне узды.

2010 елда нугайбәкләргә багышланган "Халык хәтере кәрәзләре" ("Соты памяти народной") дип аталган китап дөнья күргән иде. Аның авторы Светлана Вдовина үзе дә нугайбәк.

2009 елда режиссер Салават Юзиев нугайбәкләр турында документаль фильм төшерде. Бу ярты сәгатьлек документаль фильм "Нугайбәкләр юлы: бурыч, әрнү һәм яктылык" ("Путь нагайбаков: долг, боль и свет") дип атала. Нугайбәк мәдәнияте үзенчәлекләре, халыкның үткәне һәм бүгенгесенә багышланган ул.


1999 елның апрелендә нугайбәкләргә Русиядәге азсанлы халык статусы бирелде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG