Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 21:19

Азәрбайҗан татар оешмасы җитәкчеләрнең берсе Әмин Рамазанов Бакы һәм башка төбәкләр өчен аваздаш проблемаларны барлады.

Әмин Рамазанов, Бакыда яшәсә дә Facebook челтәрендә фикер алышучы Казан татар яшьләренә бик яхшы таныш. Ул Азәрбайҗан татарларының милли тормышында булган зур һәм кечкенә вакыйгалары хакындагы мәгълүматны бөтен яшьлек дәрте һәм заманча телефоннарның бөтен мөмкинлекләрен кулланып интернетка чыгарып бара.

Әйтик, Facebook кулланучылары Әмин һәм башка Азәрбайҗан яшьләренең татар китапларын табу, татар галиме белән очрашу, Казанга килеп төшүләр, форум, җыелыш, сәфәрләр, кире Бакыга тәэсирләнеп кайту, Сабантуй, милли ашлар пешерү, яңадан Казанга юлга чыгу һәм башка хәлләр турында тәүлек әйләнәсендә белеп тора.

Аның фото хисапларына караганда, Азәрбайҗан татарлары тормышы бик актив бара һәм анда хәлләр ал да гөл дигән тәэсир кала. Баксаң, чынлыкта проектлар күбесенчә энтузиастлар көче белән һәм аларның үз гаиләләреннән аерылган акчалар хисабына тормышка ашырыла икән.

Актив блогер һәм Азәрбайҗандагы “Татарстан” иҗтимагый берләшмәсе рәисе урынбасары, inCity.az мәгълүмати портал җитәкчеләренең берсе Әмин Рамазанов Азәрбайҗандагы татар тормышы хакында Азатлык сорауларына җавап бирде.

– Сез Татарстан күрсәткән ярдәм белән канәгатьме?

Татарстанан читтә яшәүче татарларга, тарихи ватаннан еракта булганга күрә хәрвакыт кыенрак булды. Без Татарстанның ярдәм күрсәтергә әзер булуын күрәбез, әмма кайсыбер вакытта без төрле илләрдә яшәгәнгә күрә аны ала албыйбыз, кануннар аерымлыгы комачаулый. Мәсәлән, Русия иҗтимагый оешмаларга грантлар бирә, әмма без Азәрбайҗанда булгач, аларга өмет итә алмыйбыз. Татар федераль милли мөхтәрияте дә җирле татарларга ярдәм күрсәтергә тырыша, әмма Азәрбайҗан татарлары аны ала алмый. Киләчәктә, Казанның читтәге татарларга ярдәм күрсәтү интструментлары күбрәк булсын иде.

– Азәрбайҗан татар милли хәрәкте алдында торган иң зур проблема нинди?

Минемчә, иң зур проблема чаралар үткәрү өчен финанслар җитмәү. Иганәчеләр ярдәме булмыйча торып, бөтен чыгымнар активистлар җилкәсенә төшә, шуңа кайбер вакытта чаралар үткәрергә акчаны җиткезеп булмый.

Финанс кыенлыклар, татар милли хәрәкәтенә яшьләрне җәлеп итүгә дә кагыла. Әйтик, егетләр, кызлар Татарстанга барып йөрергә, төрле чараларда чыгыш ясарга, андагы татарлар белән танышырга телиләр, әмма һәрвакыт юлга акчаны үзләре түли башлагач, аларның күңеле кайта һәм алар бераздан милли оешмаларга йөрми башлыйлар.

Азәрбайҗанда тормыш җиңел түгел, яшьләрнең туган телне, тарихны, мәдәниятне саклау турында уйларга вакытлары да, мөмкинлекләре дә бик күп түгел, алар яшәү өчен көрәшергә, көн-төн эшләргә тиеш. Минемчә, бу Азәрбайҗан татар яшьләре өчен бик авыр мәсьәлә һәм ахыр чиктә социаль проблемалар милләтнең җуелуына китерергә мөмкин, дип куркам.

Азәрбайҗан татарлары Бакыда Татарстандагы кебек Халыклар дуслыгы йорты булдырылуын тели. Анда милли җәмгыятьләр якшәмбе мәктәпләрен, милли китапханә кора һәм кичәләр, очрашулар, түгәрәкләр өчен үз бүлмәләрен булдыра алырлар иде. Без монда Бакыда Татарстанның аның потенциалын, татар мәдәниятен, тарихын танытырга теләсәк тә, кеше чакырырлык үз бүлмәбез, чаралар үткәрергә бинабыз юк. Татарстан рәсми оешмалары Азәрбайҗан җитәкчелеге алдында бу проблеманы куя алыр иде.

Шулай ук, Казан белән элемтә, аралашу проблемалары булгалый. Кайсыбер вакытта Татарстанда үтә торган милли чаралар хакында мәгълүмат безгә барып җитми, теге яки бу җыен хакында аерым кешеләр генә белеп кала.

– Сезнең Татарстандагы Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан мәдәният министрлыгы һәм башка оешмалар белән хезмәттәшлек барамы, сез аның белән канәгатьме?

Татарстан мәдәният министрлыгы белән безнең хезмәттәшлек шактый нәтиҗәле бара. Күп еллар буе министрлык безгә Сабантуена артистларны һәм җырчыларны, иҗади очрашуларга язучы һәм шагыйрьләрне җибәрә. Шулай ук мәдәният министрлыгы безгә Бакыда татар халкы музеен ачу өчен ярдәм күрсәтергә вәгъдәләр бирде.

Әмма кайбер проблемалар да бар. Мәсәлән, Азәрбайҗанда Татарстан мәдәнияте көннәре соңгы тапкыр 2008 елда үткәрелгән иде. Якын көннәрдә бу чараның яңадан үтүен теләр идек. Шулай ук, Азәрбайҗанның Милли китапханәсенә Татарстаннан китаплар соңгы тапкыр 2008 елда килгән иде. Татарстан Милли китапханәсе безгә китаплар җибәрергә әзер, тик без әлеге дә баягы аларны нинди акчага җибәрү мәсьәләсен хәл итә алмыйбыз.

Шулай ук, Татарстандагы татар театрлары Азәрбайҗанга ешрак килсен иде, гастрольләр оештырсын иде, чөнки җирле татарлар аларны зарыгып көтә. Шулай ук без, Азәрбайҗанда Татарстан мәдәният министрлыгы белән бергә милли күргәзмә, фестивальләр, тәкъдим итү чараларын үткәрергә телибез.

Бөтендөнья татар конгрессы үтктәрә торган Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Татар конгрессы, Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены һәм башка чаралар – татар халкы тормышында бик мөһим урын алып тора. Без, Азәрбайҗан татарлары, аларда бик катнашырга телибез, әмма безнең еш кына юл хакларын каплау мөмкинлегебез юк. Киләчәктә Конгресс бюджетында кайбер актив лидерларга юл хакларын капларлык акча каралсын иде.

– Сез һәм Азәрбайҗандагы башка татарлар Казанда еш буламы?

Казан – безнең тарихи ватаныбыз, ата-бабалар җире. Анда безнең туганнар, дуслар яши. Без, татар халкын үстерә торган, безгә файдалы булган мәгълүматны, Казаннан кала башка җирдә таба алмыйбыз. Шуңа анда ешрак булырга телибез. Татарстанга безнең Казан югары уку йортларында укучы студентлар йөри, шулай ук пресса буларак, безне Казандагы халыкара чараларга, мәсьәлән Су спорты дөнья беренчелеге, Республика көне, Мөселман киносы фестивале һәм башка чараларга чакырып торалар. Әмма Казандагы вакыйгалар хакында мәгълүматны Азербайҗан татарларына җиткер өчен мин күп вакытта кыйммәтле билетларны уз акчама алырга мәҗбүрмен.

– Юл чыгымнарын каплаудан тыш тагын нинди ярдәм күрергә теләр идегез?

Бакы Сабантуе, 2015 ел

Бакы Сабантуе, 2015 ел

Әйткәнемчә, Татарстанда ешрак булырга, Казандагы чараларда ешрак катнашырга теләр идек. Шулай ук, үзебездә дә Казандагы оешмалар исеменнән милли чаралар уздырырга теләр идек. Азәрбайҗанда Татарстан якташлык җәмгыятен төзү яхшы булыр иде, мәсәлән. Ул Татарстанның фәнни һәм мәдәни казанышларын Азәрбайҗанда танытырга ярдәм итә алыр иде. Бу мәсьәләдә Татарстанның теләктәшлеген һәм ярдәмен күрергә теләр идек.

Мәсәлән, безнең тагын шундый теләк бар: Азәрбайҗан базарларында актив эш итүче, зур бизнес алып баручы Татарстан ширкәтләре эшчеләр яллаганда җирле татар яшьләрен җәлеп итсен, алар өчен эш урыннарын булдырсын иде.

Бүгенге көндә Азәбайҗанда 25 мең татар исәпләнә. Аларның күбесе Бакыда яши, шулай ук милләттәшләребез Бакы янындагы Мардакян, Сураханы, Бакиханова, Пираллахи авылларында гомер итә.

– Оешмагыз нинди чаралар уздыра, нинди вакыйгалар белән яши?

Без Татарстаннан гына ярдәм көтеп утырмыйбыз, үз көчләребез белән дә күп проектлар тормышка ашырдык. Мәсәлән, Татарстан белән Азәрбайҗан араларын якынайту максатында InСity.az мәглүмати порталын булдырдык, анда Татартан һәм читтәге татар тормышын яктыртабыз, шулай ук татар теле курсларын оештырдык, Бакыда Рус китабы йортында Татарстан китаплары бүлеген булдырдык, телевидениедәге тапшыруларда катнашабыз, форумндарда чыгыш ясыйбыз, аларда татарларны һәм Татарстанны танытырга тырышабыз. Шулай ук татар оешмасы исеменнән балалар үзәкләре, ятимнәр йортлары белән бергә төрле хәйрия чараларын уздырабыз.

Әлбәттә Ураза гаете кебек дини бәйрәмнәргә багышланган махсус чараралар үтә, күптән түгел зурлап Сабантуй бәйрәмен уздырдык.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG