Accessibility links

Кайнар хәбәр

Песков сәгатенә ия булу өчен Казан табибына 224 ел эшләргә кирәк


peskov.watch сәхифәсе
peskov.watch сәхифәсе

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песковның кул сәгате бүгенге доллар курсы белән 40 млн сум чамасы тора.

Халык җәйге ял вакытында эшне бераз онытып тора, телевизордан Украинадагы сугыш, бәяләрнең котырып үсә барганын карап, “Әлдә ярый бездә сугыш юк, тыныч яшибез!” дип юанып, бакчада мәш килгән арада, доллар белән евро шыпырт кына үсүен дәвам итә. Бүген АКШ доллары 65, ә евро 70 сумга җитте.

Интернетта peskov.watch дигән адрес белән Русия икътисадының төгәл индексациясен күрсәтүче ресурс пәйда булды. Атна-ун көн элек интернетта Дмитрий Песковның RM 52-01 Tourbillon Skull кул сәгатен тикшергән чакта аның бәясе 34 млн сум дип халык тел шартлаткан иде. Бүгенге курс белән исәпләнгәндә ул инде 40 млн чамасы булды. Төгәл бәясе – 39 млн 712 мең сум. Рәсми эш хакын исәпкә алганда, бу – Песковның 52 айлык хезмәт хакы, дип исәпләп чыгарганнар.

Сайттагы мәгълүматка караганда, бу сәгатьнең бәясенә Русиядә 3647 кешегә уртача пенсия, яисә 6250 кешегә минималь пенсия, яисә 1242 кешегә уртача хезмәт хакы йә инде 6658 кешегә минималь хезмәт хакы түләп булыр иде. Бала карау өчен бирелә торган пособиеләрне санаганда, Песков кулында 50 меңләп кешегә түләрлек пособие акчасы йөри булып чыга.

Азатлык Татарстандагы берничә һөнәр иясен сайлап алып, аларның ай саен ничә сум акча эшләгәнен белеште. Һәм шул сумманың Русия президенты сүзчесенең шау-шу тудырган сәгатенең нинди өлешен тәшкил итүен санап чыгарды. Хезмәт хакларына карап, бу сәгатьне сатып алыр өчен, һөнәр ияләренә күпме вакыт бил бөгәргә туры киләчәген дә исәпләде.

һөнәр иясе хезмәт хакы ничә % ничә ел
укытучы 19 000 сум 0,04714% 177 ел
пенсионер 11 000 сум 0,02729% 305 ел
шәфкать туташы 20 мең сум 0,04962% 168 ел
табиб 15 мең сум 0,03722% 224 ел
ятимнәр йорты​ тәрбиячесе 22 мең сум 0,05459% 152 ел
балалар бакчасы тәрбиячесе 18 мең сум 0,04665% 186 ел
студент 1.2 мең сум 0,00297% 2800 ел
нефтьче 40 мең сум 0,09925% 84 ел

Атнасына 18 сәгать дәрес алып барган беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы ай саен 19 мең сум акча ала. Бу – Песковның сәгатенең 0,04714%-ын тәшкил итә. Татар теле мөгаллиме Русия президенты сүзчесеннән калышмыйм, мин дә бу сәгатьне тагып йөрүчедән ким түгел дип фикер йөртсә, аңа бертуктаусыз 177 ел дәвамында эшләргә туры килер иде.

Заводта хисапчы булып эшләп, лаеклы ялга чыгып, Актанышта яшәп ятучы 60 яшьлек пенсионерга хат ташучы ай саен 11 мең сум акчаны санап тапшыра. Бу – Песковның сәгатенең 0,02729%-ы. Ягъни күп еллар эшләп ялга чыккан кеше мондый сәгать иясе булыр өчен 305 ел эшләргә тиеш, билгеле, монда ашау-эчү дә, башка чыгымнар да керми.

Казанның балалар хастаханәсендә эшләүче шәфкать туташы ай саен 20 мең сум ала. Бу – Песков сәгатенең 0,04962%-ы. Шәфкать туташы 168 ел ялга туктамый эшләсә, бер дә кыенсынмыйча RM 52-01 Tourbillon Skull кул сәгатен тагып йөри алачак.

Дмитрий Песков
Дмитрий Песков

Ә менә Татарстан башкаласындагы хастаханәдә икенчекатегорияле табибның хезмәт хакы 8.3 мең сум тәшкил итә. Бу – коры оклад. Ничә ел эшләвенә карап өстәмә акча түләгәндә, көнаралаш кизүдә торса, ул аена хезмәт хакын 15 мең сумга тутыра. Бу – Песков сәгатенең 0,03722%-ты. Казан табибына Песков булыр өчен 224 ел эшлисе дә эшлисе.

Питрәч авылындагы ятимнәр йорты тәрбиячесе 22 мең сумлык хезмәт хакы алып эшли. Бу Песков сәгатенең – 0,05459% өлеше. Бу кадәр эш хакы алган хезмәткәргә түрәнеке кебек сәгать алыр өчен 152 ел эшлисе булачак.

Арча районындагы балалар бакчасының тәрбиячесе исә ай саен 18 мең сум хезмәт хакы ала. Песковның сәгате белән санаганда бу – 0,04665%. Ягъни, 18 мең сум акча алып эшләгән тәрбиячегә 186 ел эшләргә туры киләчәк.

КФУда белем алучы студентка тиешле академия стипендия– 1200 сум. Бу Песков сәгатенең 0,00297% өлешен тәшкил итә. Әйтергә дә куркыныч, әмма 12 ай дәвамында шушы акчаны җыеп Песков кебек кул сәгатен алам диючегә 2800 ел вакыт кирәк булачак. Белем алудан тыш өстәмә берничә җирдә тырышып эшләсә, ярты гасырга булса да кимиячәк.

Татарстанда нефть табу өлкәсендә эшләүче боралаучы ай саен 40 мең сум акча алып эшли. Бу акчаны югары белемле, озак еллар дәвамында зур стаж туплый алган һөнәр иясе ала. Әлеге акча шау-шу тудырган аксессуарның 0,09925% өлеше. Кара алтын чыгаручыга сәгатьне сатып алыр өчен өчен 84 ел дәвамында эшләргә кирәк. Димәк, максатка иң якын торучы – нефтьче булып чыга.

XS
SM
MD
LG