Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный “Антимайдан”ның гаепләүләрен кире какты


Кремль тарафлы “Антимайдан” хәрәкәте Русия тикшерү комитетыннан Навальный сүзләрен экстремизмга тикшерергә чакырды. Оппозиционер халыкны урамга чыгарырга вәгъдә итте.

Алексей Навальный “Антимайдан” хәрәкәтенең аңа карата экстремизмдагы шикләнүләрен кире какты. Бу хакта оппозиционер үз блогында яза.

Навальный “Эхо Москвы” радиосы эфирында оппозициянең турыдан-туры халык белән эшләү алымнарын кулланачагын һәм шул исәптән аларны урамга алып чыгачагы турындагы сүзләрен хуплавын белдерде. Ул шулай ук оппозиция киләчәктә протест чараларын канун һәм Конституция таләпләренә туры китереп үткәрәчәген әйтте. Аерым алганда, 13 сентябрьдә оппозицияне сайлауга кертүне таләп итеп Мәскәүдә митинг уздыру планлаштырыла.

11 августта “Антимайдан” хәрәкәте Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкиннан Алексей Навальныйның сүзләрен экстремизмга тикшерүне сораган иде.

XS
SM
MD
LG