Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 17:17

Путин ялганнары "Курск" батудан башланды


"Курск" атом су асты көймәсе һәлакәтенә 15 ел. Анда 118 диңгезче батып үлде. Туганнарының хокукларын яклаган адвокатка бу эшне тикшерергә ирек бирелмәде.

"Курск" су асты атом фаҗигасенә 15 ел тулган көннәрдә батып үлгән диңгезчеләрнең гаиләләре хокуклары өчен көрәшкән адвокат Борис Кузнецов һәлакәт Русиянең яңа тарихында борылыш булды дип саный.

"Путин ялганнары "Курск" батудан башланды. "Курск" баткач хөкүмәт канун һәм аның үтәлешен күзәтүче органнар эшенә тыкшына башлады. Хөкүмәт мәгълүмат чараларын авызлыклады. Русиядә демократия шул вакытта бетә башлады", диде 67 яшьлек адвокат.

Бүгенге көндә ул АКШта яши. 15 ел элек батып үлгән 55 диңгезче гаиләләренең мәнфәгатьләрен яклаган юристка каршы Русиядә җинаять эше ачылды. Русиядә ул дәүләт серен фаш итүдә гаепләнә. Кузнецов Федераль иминлек хезмәтен аңа диңгезчеләр туганнарының хокукларын якларга ирек бирмәвен белдерде.

ИНФОГРАФИКА: "Курск" су асты көймәсе һәлакате (сылтамага басыгыз)

Русия 15 ел элек һәм хәзер

2000 ел. Владимир Путин президентлыгына берничә генә ай. Мәгълүмат чаралары олигархлар кулында. Аларның хөкүмәт белән мөнәсәбәтләре киеренке. 2000 елның октябрендә журналист Cергей Доренко "Курск" фаҗигасенә багышланган бер сәгатьлек тапшыруында хакимиятләрнең булдыксызлыгы турында сөйли.

"Курск" фаҗигасе тәмамланмаган әле. Без беренче сораулар куеп беренче нәтиҗәләр генә ясадык. Төп нәтиҗә – хакимият безнең беребезне дә хөрмәт итми. Шуңа күрә ялган сөйли. Иң мөһиме – без хакимияткә шулай кыланырга үзебез рөхсәт итәбез."

Фаҗига турында 12 августта ук билгеле булуга карамастан Путин ялыннан кайтып диңгезчеләр гаиләләре белән 22 августта гына очрашты. Туганнары аны булдыксызлыкта гаепләде.

Путин үзен кимсетүче бу күренешнең беркайчан да кабатланмавын теләгән булса кирәк, ди Кузнецов. Русия ул көннәрдә башта Көнбатыш ярдәменнән баш тартты. Берничә көннән генә Британия һәм Норвегия коткаручыларына да катнашырга рөхсәт бирелде. Ул вакытта Левада үзәге оештырган фикер белешүдә сораштырылганнарның 72% хәрбиләрне саклап кала алмауда хакимиятләрне гаепләде. Левада быел халыкка яңадан шул ук сорауны бирде. 15 ел узгач халыкның 35% гына хакимиятләрне гаепле дип саный. 40% хакимият, киресенчә, дөрес чаралар күргән дип белдерде. Левада үзәге җитәкчесе Лев Гудков мондый зур аерманың сәбәбен телевидениедәге дәүләт пропагандасы нәтиҗәсе дип аңлатты. "Курск" фаҗигасе турында белмәүчеләр дә күп булган.

Русиянең мәгълүмат чаралары "Курск" фаҗигасен искә алу түгел, соңгы араларда булган һәлакәтләрне дә мөһим дип санамый. Июль аенда Омскида казарма ишелеп һәлак булган хәрбиләр турында сөйләгәндә телевидение каналлары аларның берсенең дә исемнәрен дә атамады. 2010 елда "Курск" фаҗигасенең ун еллыгы көннәрендә ул чактагы премьер Путин да, президент Медведев та аны телгә алып белдерү ясамады.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG