Accessibility links

Кайнар хәбәр

Давутоглу: Төркия Сүрия чигендә "иминлек зонасы" булдыра


Измир янындагы Чешме курорт шәһәренә килгән Сүрия качаклары
Измир янындагы Чешме курорт шәһәренә килгән Сүрия качаклары

Төркия илнең көньяк-көнчыгышында көрд сугышчыларына каршы хәрби чараларын дәвам итә. Чик буенда "иминлек зонасы" булачак, диде премьер-министр. АКШ моны расламады.

Төркия премьер-министры Әхмәт Давутоглу Сүрия белән чиктәш төбәкләрен "Ислам дәүләте" сугышчылары һәм Сүрия хакимияте көчләреннән саклар өчен озынлыгы 98, киңлеге 45 чакрымлык "иминлек зонасы" булдырылачак дип белдерде. Бу хакта АКШ белән килешенгән диде Давутоглу. АКШ Дәүләт Департаменты матбугат вәкиле Март Тонер бу хәбәрне кире какты.

Давутоглу сүзләренә караганда, "иминлек зонасында" тәртипне Сүриянең оппозиция көчләре саклаячак. Төркия "кирәк дип санаса гына" катнашачак, дип өстәде премьер.

Көрдләрнең сәяси җитәкчеләре Әнкараны бу адым белән чик буенда көрд көчләренә каршы алып барган хәрби кампанияне яшерергә омтылуда гаепли. Төркия көрдләргә гыйсьян оештырырга "Ислам дәүләте" террорчылары ярдәм итә дип белдереп "Эшче көрд партиясе" сугышчыларына каршы 400ләп хәрби һөҗүм ясады. Бүген Сырнак, Һаккари һәм Бингол вилаятьләрендә "20 террорчы кулга алынды" дип хәбәр ителде.

Истанбул, Әнкара һәм Измирдә бу көннәрдә дистәләгән мең кеше катнашында көрдләргә һөҗүмнәргә ачу белдергән урам җыеннары узды. Илнең көньяк-көнчыгышындагы Диярбакыр шәһәрендә шундый җыенны полиция яшь чыгаручы газ сиптереп таратты.

XS
SM
MD
LG