Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 13:13

Татарстанда православ нигезләре укытуны таләп итмәкчеләр. Чечняда ислам укытыла


Ислам мәдәнияте нигезләре һәм православ мәдәнияте нигезләре дәреслекләре

Ислам мәдәнияте нигезләре һәм православ мәдәнияте нигезләре дәреслекләре

Соңгы вакытта урыс православлары Татарстандагы мәктәпләрдә дөнья диннәре нигезләре укытылуга канәгатьсезлек белдереп, православ мәдәниятен кертүне таләп итә. Төньяк Кавказда исә ислам нигезләре укытыла.

Татарстан мәктәпләрендә православ мәдәнияте нигезләрен укыту таләбе көчәя. Казанның Бауман урамында урнашкан чиркәү башлыгы әйтүенчә, май аенда алар мәктәптә православ мәдәнияте нигезләрен укытуны таләп итеп, гаризалар тутырган.

Керәшеннәр йөри торган Тихвин чиркәве атакае да православ дине укытылуга каршы булмавын әйтте. Татарстанга яңа митрополит билгеләнгәч, урыс православлары бу мәсьәләдә тагын да рухланып китте.

Шул ук вакытта Төньяк Кавказ республикаларында бу мәсьәлә бик тыныч хәл ителгән. Чечняда укытучы булып эшләүче Госман Хасимиков Азатлыкка әйтүенчә, аларда бары тик ислам мәдәнияте нигезләре генә укытыла.

“Безнең 4-5 сыйныфлар өчен әзерләнгән дәреслек "Ислам мәдәнияте нигезләре" дип атала. Тагын бер китап бар. Ул 5нче сыйныфлар өчен чыгарылган һәм "Ислам нигезләре" дип атала. Бөтен мәктәпләрдә шул укытыла. Бездә бит кайбер авылларда гына урыслар бар. Шелковской районда гына 5-10% урыслар бардыр, бәлкем. Минемчә анда да ислам нигезләре укытыла.

Дәреслекләр рәсми рәвештә 2010 елда Мәскәүдә чыгарылган. Авторлары – Д. Латышина, М. Мортазин.

"Дөнья диннәре мәдәнияте һәм әхлак нигезләре" курсы

"Дөнья диннәре мәдәнияте һәм әхлак нигезләре" курсы

Һәрбер мәктәптә "штатный мулла" бар, ул рухи-әхлакый тәрбия нигезендә мәктәп мөдире урынбасары булып тора. Аның төп максаты "Ислам мәдәнияте нигезләрен" укытудан тыш, республикадагы дин әһелләре, ягъни кемнең кем булуы турында сөйләү дә керә. Аларның кайберләре Каһирәдә, кайберләре Чечняда укыган. Күбесе мәдрәсәләр тәмамлаган”, диде ул.

Төньяк Кавказ мөселманнары координация үзәге рәисе Исмал хәзрәт Бердиев Азатлыкка әйтүенчә, Төньяк Кавказ республикаларында, Ставрополь крае, Осетиядән тыш, барысы да ислам мәдәнияте нигезләрен сайлый.

“Дагыстанда да, Ингушетия дә ислам. Аны муллалар яки имамнар түгел, ә моның өчен махсуслашкан гади укытучылар укыта. Бары Чечняда гына башка төрле булырга мөмкин. Аларның үз карарлары”, диде ул.

Шул ук вакытта Дагыстан мәгариф һәм фән министрлыгында әлеге “Дөнья диннәре мәдәнияте һәм әхлак нигезләре” фәненең бары шәһәр мәктәпләрендә генә укытылуын, ә авылда аның кермәвен әйттеләр. Калган нечкәлекләр турында мәгълүмат бирүдән алар баш тартты. Сорауларны язмача җибәрүне сорады.

Билгеле булганча, 2012 елның беренче сентябреннән Русиянең барлык төбәкләренә дүртенче сыйныфлар өчен рәсми рәвештә "Дөнья диннәре мәдәнияте һәм әхлак нигезләре" фәне кертелде. Шушы фән кысаларында тәкъдим ителгән алты юнәлештән – “Православ мәдәнияте нигезләре” (православ), “Ислам мәдәнияте нигезләре” (ислам), “Буддизм мәдәнияте нигезләре” (буддизм), “Иудаизм мәдәнияте нигезләре” (иудаизм), “Дөнья диннәре мәдәнияте нигезләре” (дөнья диннәре), “Дөньяви әхлак нигезләре” (әхлак) модульләреннән Татарстанда дөнья диннәре яисә әхлак нигезләрен сайлау мөмкинлеге бирелде. Бу балалар төрле диннәрне белсен өчен эшләнелде дип аңлатылды. Татарстандагы бер төркем урыслар моның белән килешми һәм правслав мәдәнияте нигезләре укытылуын таләп итә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG