Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 15:35

Татарстанның югары уку йортларының күпчелегендә студентларны кабул итүнең кызу чоры төгәлләнде. Абитуриентлар рәсми рәвештә студентларга әверелде, күбесендә бәхетлеләр исемлекләре инде эленде. Ә татар белгечләренә урын калдымы?

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында инде көндезге бүлеккә керүчеләр билгеле. Хәзерге вакытта читтән торып белем алучыларның санын барлыйлар. Төгәл саннар бары тик фәрман чыккач кына ачыкланачак, әлегә берни әйтә алмыйбыз, диделәр.

Институт җитәкчесе урынбасары Рөстәм Миңнәхмәтов сүзләренә караганда, быел бюджет урыннары кыскарган. Аның каравы укырга керер өчен БДИны минималь балы да кимегән.

“Без көндезге бүлектә студентларны өч профиль буенча укытабыз. “Татар теле, әдәбияты, журналистика” белгечлегенә быел 70 гариза тапшырылды, ә бюджет урыннары бары тик 25 урын гына. Монда БДИның минималь узу балы 260 ны тәшкил итте. “Татар теле, әдәбияты һәм чит тел (инглиз, алман)” белгечлегенә керү теләге белән 76 кеше документларын тапшырды, әмма бу очракта да без бары тик 25 кешене алдык.Бу белгечлеккә конкурс зуррак, бер урынга 3 кеше дәгъва итә булып чыкты. БДИның минималь узу саны – 296 балл.

Читтән торып укучылар өчен “Педагогик белем бирү” белгечлегенә 25 бюджет урынына 60 гариза тапшырылды.

20 милли кадрны әзерләү өчен елына 2 млн сум кирәк

Узган ел белән чагыштырганда, “Татар теле, әдәбияты, журналистика” белгечлеге өчен 44 бюджет урыны иде, “Татар теле, әдәбияты һәм чит тел (инглиз, алман)” белгечлегендә – 36, “Педагогик белем бирү” белгечлегенә керәм диючеләр өчен шулай ук 36 түләүсез урын бар иде.

Быел укырга керүчеләр нигездә – Татарстаннан. Шулай ук Башкортстан белән Оренбур өлкәләреннән дә шактый.

Безнең институтның магистратурасындагы бюджет урыннарына килгәндә, “Төрки телләр һәм мәдәниятара багланышлар” програмга бары 11 түләүсез урыннар каралган, ә керергә теләп, гариза бирүчеләр 37 кешегә җитте. “Татар әдәби тәнкыйть һәм редакторлау” белгечлегендә бюджет урыннар шулай ук – 11, ә гариза бирүчеләр – 26. Моннан тыш бары тик килешү нигезендә белем ала торган “Татар теле һәм әдәбияты. Заманча технология” дигән програм нигезендә узган елны Татарстан Министрлар кабинеты карары белән 12 кеше керде. Быел исә 28 кеше документ тапшырды, 2015-2016 уку елына шулай ук 12 кеше алыначак. Алар Татарстан хисабына белем эстәячәк” дип сөйләде “Азатлык”ка Рөстәм Миңнәхмәтов.

Татар журналистлары ничәү булып чыга?

КФУның социаль-фәлсәфә фәннәре һәм гаммәви коммуникацияләр институтында туган телдә иҗат итүчеләрне әзерләү мәсьәләсен дә белештек.

“Бюджет урыннар – 20 урын. Шуларның 12се татар журналистлары өчен бирелде. Килешү нигезендә укучылар өчен 55 урын, милли журналистикага анда урыннар бирелмәде.

Мин аңлыйм, Татарстанда милли кадрлар әзерләнергә тиеш, әмма бакалавриатка 25 кешедән ким студент бумаска тиеш. Билгеле, бу гамәлем өчен баштан сыйпамаячаклар. Киләсе елданэшләү системасын үзгәртергә кирәк. Татарстан Министрлар кабинетына хат юлларга телибез. Милли кадрларны әзерләүне Татарстан хөкүмәте үз өстенә алса, бу мәсьәлә хәл ителер иде. Яисә район муниципаль берәмлекләре максатчан юнәлеш белән студентларны укытса, аларның укуын түләүне үз өстенә алса, вазгыять үзгәрер иде. Киләчәктә татар журналистикасында эшләргә тиешле 20 милли кадрны әзерләр өчен елына 2 млн сум акча кирәк. Татарстан өчен бу күтәрә алмаслык сумма түгел дип саныйм”, дип сөйләде КФУның социаль-фәлсәфә фәннәре һәм гаммәви коммуникацияләр институты мөдире Михаил Щелкунов.

“Татар телен Мәскәү түгел, Казан үзе буа”

КДУны КФУга әверелдереп, Мәскәү кулына тапшырганда безгә аның өстенлекләре турында күп сөйләделәр, мактадылар. Тик хәзер Казанда эшләүче югары уку йортында милли кадрларны саклап калыр өчен кул сузып акча эзләп йөрергә мәҗбүр ителде. Татар журналистлары өчен урыннарны быел саклап калдылар калуын, әмма киләсе елда ничек булыр – билгесез.

Әнис Галимҗанов

Әнис Галимҗанов

“Азатлык” та, башка татар телле матбугат чаралары КФУда төгәл фәннәрне татарча укытырга тиешле белгечләрне әзерләүгә Татарстан республикасы 5 млн сум акча таба алмаганы, яки табарга теләмәгәне турында язды. Тик КФУның милли җанлы галимнәренең чаң сугуына гына игътибар итүче булмады. Республика җитәкчелеренең күз йомуы аркасында туган телдә математика фәнен укытырлык белгечләр өчен урыннар бирелми калды. КФУ галиме Әнис Галимҗанов безгә вазгыять үзгәрмәде, дип әйтте. “Математика мөгаллимнәрен укытыр өчен 20 түләүсез урын бирелде, ләкин аларның барысы да киләчәктә урыс телле укытучылар булачак. Татар теллеләр өчен урын табылмады. Мәскәү татарча укытуга каршы чыкмады, безгә алар: “Бу мәсьәләне үзегез хәл итегез, безнең катнашыбыз юк”, дип җавап бирде. Димәк,Татарстан үзе татар телле математикларны әзерләүне туктата булып чыга. Үз кулларыбыз белән татар телен юк итәбез. Монда Мәскәүнең катнашы юк. Шулай да Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында тиздән бу мәсьәләне тикшерер өчен җыелыш уздыралар дип ишеттем. Әмма алар бу эштә– импотент. Теләкләре булса, күптән җыелышып тимерне кызу вакытта сугарга тиешләр иде. Татар теле –ул фикерләү, фән теле булырга тиеш. Бөтен өлкәләрдә дә киң кулланышта булса гына, тел яши. Берничә елдан соң татар теле латин кебек үле телгә әвереләчәк. Ничек шуны аңламыйлар?!” дип ачыныпсөйләде.

“Чаллыда татар белгечләренә ихтыяҗ зур”

КФУ хезмәткәрләре бюджет урыннары кими дип зарланганда Чаллы дәүләт педагогика институтында татар белгечлеген үзләштерергә теләүчеләр күп булган. “Татар теленә чит телне кушкач, безгә укырга керүчеләр чират торды”, дип сөйләде “Азатлык”ка институт ректоры Фәйрүзә Мостафина.

Фәйрүзә Мостафина

Фәйрүзә Мостафина

“Татар теле, әдәбияты һәм инглиз теле” белгечлегенә көндезге бүлеккә 25 кеше укырга керде. Бюджет урыны кимемәде, узган ел да түләүсез урыннар шулкадәр иде. Конкурс зур булды, бер урынга – 7 кеше. Чаллы дәүләт педагогика инситутына керү өченгомум минималь балл 78 булса, татар теле белгечелегенә –67,5 балл. Бу – яхшы күрсәткеч. Конкурсның зур булуы инглиз теленең өстәлүенә бәйле дип уйлыйм. Ягъни, бездә укып чыгучылар берьюлы татар һәм инглиз телләрен укыта алачак. Начар түгел бит!

Татар теле укытучысы дипломын алучылар барысы да эшкә урнашты, берсе журналистика, икенчесе – балалар баксачында хезмәт куя, әмма берсе дә эш эзләп тилмереп йөрми. Быел тагын бер сөенечле күренеш – ул татар теле укытучылар кирәк, дип безгә юлланган гаризаларның артуы. Мәсәлән, Әгерҗедән 4 гариза бар, татар телендә математика укытучысы кирәк диелгән. Краснодарның Текос бистәсеннән татар теле укытучысын җибәрүебезне үтенеп хат юлладылар. Сентябрь ае алдыннан анда бер белгечебезне юллаячакбыз.

Моңа кадәр татар һәм урыс балаларына татар телен өйрәтергә тиешле укытучыларны аерып укытылмады. Гәрчә ике укытучы да төрле ысуллар куллана бит. Быел Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына урыс балаларын татарчага өйрәткән белгечләрне аерым әзерлик, дип мөрәҗәгать иттек. Бу мәсьәлә эшкә алынды, әмма быел тормышка ашырылмый калды.Шулай да без быелдан студентлардан киләчәктә урыс яки татар мәктәбенә эшкә бару теләкләрен сораштырып, төркемгә бүлеп укытырга җыенабыз”, дип сөйләде Фәйрүзә ханым Мостафина.

Туган телдә белем алучы төзүчеләр генә бар

“Азатлык” республиканың югары уку йортларының факультетларында һичьюгы татар төркемнәре калганмы, юкмы икәнен сораштырды. Татарстан югары уку йортларында татар теле бары тик беренче курста фән буларак кына укытылганы ачыкланды. Анысы да күп очракта студентларның теләгенә бәйле. Татар телендә һөнәр үзләштерү калган икән, бу бары тик шунда эшләүче милли җанлы шәхескә бәйле. Ул тырышып, әйдәп йөрмәсә, татар теле төшеп кала.

Татар телендә һөнәр үзләштерү бары тик милли җанлы шәхескә бәйле

Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университетының “Төзелеш” факультетының “Сәнәгать һәм торак төзелеше” белгечлегендә татар телендә югары белем бирү 1991 елдан башланып бүгенгәчә дәвам итә. Галим Рәшит Шакирҗанов әйтүенчә, алар быел 25нче тапкыр татар төркеменә студентлар кабул иткән. “1990нчы еллар башында без татарларны ике төркемгә ала идек, 40лап бала укыттык. Быел татар төркеменә 15 түләүсез урын бирелде. Узган елларда да шулай булды. Шөкер, быел кыскармады. Ректор татар телендә белем бирү кирәклеген аңлый. Ул хуплагач, бюджет урыннары әлегә саклана. Тагын 5 урын бар, алары түләп укучылар өчен.

Укырга керергә теләүчеләр күп, бу узу балларның, башка факультетларга караганда, түбәнрәк булуга бәйле. Безгә нигездә авыл балалары килә бит, аларның мәктәп базасындагы белем ул кадәр көчле түгел икәне барысына да билгеле. Әмма алар башкаларны бик тиз куып җитә.

Рәшит Шакирҗанов

Рәшит Шакирҗанов

​Татар төркемендә ике ел дәвамында барлык фәннәр – физика, сызым, сопрамат, химия һ.б. – барысы да татарча. Аннары өченче курста бары өч фән генә туган телдә өйрәтелүгә кала. Татар төркеменә каршы чыгучылар бар, әмма безнең нәтиҗәләр яхшы булгач, бәйләнмиләр. Кызганыч, республиканың бүтән бер генә югары уку йортында да татарча белем бирүкалмады. Чаллыдагы “КамПИ” үзаллы эшләгән вакытта туган телдә укытты, әмма аларны да кушкач, татар теле кысрыкланып чыкты”, дип сөйләде Рәшит Шакирҗанов.

Татарстанның югары уку йортларында туган телгә урын юк

Рәшит әфәнденең сүзе рас булып чыкты. Казан дәүләт аграр университетына шалтыраттык. Нигездә татар авылларыннан килүчеләр белем алса да, биредә татарча белем бирү юк. Татар балалары авыл хуҗалыгы серләренә туган телдә өйрәним дисә, аларга андый мөмкинлек каралмаган. Шулай да югары уку йортының кабул итү комиссиясе хезмәткәрләре: “Татар теле фән буларак беренче курста укытыла бит!” дип аңлатырга тырышты.Казан дәүләт авиация университетында да шул ук хәл. Кабул итү комиссиясе хезмәткәрләре: “Беренче курста студентлар татар, урыс телләре яки җәмгыять белеме фәнен укый ала. Теләк буенча түгел, кем кайсы төркемгә эләгә – шул фәнне үзләштерә. Университетта татар теле кафедрасы бар”, дип аңлаттылар. Казан дәүләт тикшерү технология, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать, Казан дәүләт медицина, Казан дәүләт энергетика университетларында, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә дәтуган телдә белем алу мөмкинлеге юк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG