Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бакыда хокук яклаучы Ләйлә Юныс 8,5 елга хөкем ителде


Хокук яклаучы Ләйлә Юныс азәрбайҗан-әрмән дуслыгы яклы чыгышлар ясый иде.

Бакыда хокук яклаучы Ләйлә Юныска 8,5 ел, ә аның ире Ариф Юныска 7 елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарылган. Бу хакта радиобызның азәрбайҗан редакциясе хәбәр итә.

Прокурорлар Ләйлә Юныска икътисади җинаять, салымнар түләмәү һәм канунсыз эшмәкәрлек эшчәнлегендә гаепләп 11 ел төрмә, ә аның ире Ариф Юныска алдашу өчен 9 ел төрмә сораганнар иде.

Ариф Юныс мәхкәмәгә: “Газаплаучыларны ни тели шуны эшләргә чакырам” дип белдергән дә егылган.

27 июльдә башланган мәхкәмә утырышларында Ариф хәтта утырып та тора алмаган һәм һәрвакыт аңа медицина ярдәме күрсәтелгән.

58 яшьлек Ләйлә Юныс узган 2014 елны тоткарланган иде. Аңа төрле, шул исәптән ватанга хыянәт гаепләүләре белдерелде. Бераз соңрак аның ире – җәмәгать активисты Ариф Юныс да тоткарланды.

“Гражданское содействие” комитеты башлыгы Светлана Ганнушкина фикеренчә, хакимиятнең бу гамәлләре Юнысларның азәрбайҗан сәяси тоткыннары исемлеген бастыру белән бәйле. Адвокатлар һәм хокук яклаучылар төрмәдә Ләйлә Юнысны кыйнаулары һәм аңа карата рәхимсез булулары турында сөйләгән иде.

Amnesty International ирле-хатынлы Юнысларны "вөҗдан тоткыны" дип атады.

XS
SM
MD
LG