Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән Камада Тукай исемендәге парк һәм китапханә ачылды


Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән 2015 ел республикада парклар һәм скверлар елы дип игълан ителгән иде

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм парклар мәсьәләсендә республика президенты ярдәмчесе булган Наталия Фишман Түбән Камада Тукай исемендәге паркны ачуда катнашты.

Паркның гомум мәйданы – 3,2га. Аны җирле архитекторлар проекты белән булдырдылар. Парк уртасында фонтан урнаштырылган. Шулай ук Тукайның «Су анасы», «Кәҗә белән сарык» һәм башка әкиятләрдән сыннар куелган.

Шулай ук шәһәрдә Тукай исемендәге китапханә дә эшли башлады.

Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән 2015 ел республикада парклар һәм скверлар елы дип игълан ителгән иде.

XS
SM
MD
LG