Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 02:23

"Кырымлы" атамасына каршы көрәшүче кырымтатарлар Казаннан ярдәм сорамакчы


Кырымтатарларны "кырымлы" дип атауга каршы активистлар Акмәчеттә җыелды. Түгәрәк өстәл сөйләшүен "Кырымның асаба халыкларын өйрәнү фонды" җитәкчесе Надир Бекиров оештырды.

Кырымтатар халкы атамасын "кырымлы" итеп үзгәртү инициативасы белән чыккан бер төркем активистлар бу мәсьәләне инде күптән күтәреп йөри. Әнкарада 1-2 августта үзган Бөтендөнья кырымтатар конгрессында бү мәсьәләне Корылтайның ревизия комиссиясе рәисе Али Өзенбаш яңадан күтәрде. Аның фикеренчә, кырымтатарларның күп бәласе "татар" исеменнән килеп чыга, кырымтатарларның асыл исеме, имеш, "кырымлы" (урысча "крымец") булырга тиеш. Конгресс делегатлары Али Өзенбашның бу тәкъдимен кире какты. Моннан бер ничә ел элек шул ук мәсьәләне кырымтатар халкы Корылтаенда да күтәреп чыкканнар иде, ләкин анда да делегатлар моңа каршы чыктылар.

Кайберләр төрле этнографик исемнәр белән атала. Әйтик, башкорт татарлары, ногай татарлары... Әмма без – бер халык.

"Кырымтатар – кырымлы" бәхәсе матбугатта күтәреп килә. Активистлар күбесенчә "Кырым" газетасы тирәсендә оешкан бер төркем, шул газетаның җитәкчелеге дә "кырымлы" исеме тарафдары булып милләтнең исеме үзгертәләргә тиеш дигән мәкаләләрне даими бастырып тора. Моңа каршы булган кырымтатар язучылары, галимнәре кырымтатар исемен яклап, моны дәлилләп мәкаләләр жыентыклары чыгарса да, "кырымлы" тарафдарлары һаман үз фикерләрен халык арасында таратуны дәвам итә. Бу эшнең башында 90нчы елларда "Кырым" газетасының баш мөхәррире, инде мәрхүм булган Шевкет Рамазанов һәм аның тарафдарлары тора иде. Бу газета шул юнәләштә хәзер дә эшен инде икенче мөхәррир җитәкчелегендә дәвам итә.

Акмәчәттә 10 август узган түгәрәк өстәлгә бу мөхаррирне чакырган булганнар. "Ләкин ул ни өчендер килмәде", дип хәбәр итте очрашуны оештырган Надир Бекиров.

"Кырымтатар" атамасын үзгертү халыкны юк итүгә тиң

​Түгәрәк өстәлдә "кырымлы" атамасы тарихка туры килмәгәне, кырымтатарларның бер вакытта да мондый исем белән яшәмәгәннәре, кырымтатар атамасыннан ваз кичеп татарлар үзләренен борынгы тарихыннан баш тартып юк булачаклары, бар дөнья кырымтатарларны "кырымтатарлар" итеп таный, "кырымлы-кырымтатар" бәхәсе тик гыйльми яктан дискуссия була ала, кырымтатар исемен үзгертү халыкны юк итүгә тиң, халыкның исемен үзгәртү зүр хата булачак кебек фикерләр яңгырады.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар

"Кырымлы" исеме тарафдарлары кырымтатарларны Евразия тамырларыннан ваз кичтереп аларны Кырымда локализация итүгә омтыладыр. Кызганычка каршы бу идеологияне тәшвикъ итүчеләр (өндәүчеләр – ред.) агрессив агитация ысулларын кулланалар, алар тыныч, конструктив, гыйльми яктан нигезле булган дискуссиягә әзер түгел", диде тарих фәннәре кандидаты Эльвина Сеитова.

"Кызганычка каршы, хәзер монда "кырымлы" тарафдарлары юк, без үз-үзебез белән диалог ясадык. Без хәзер бер фикергә килдек, ләкин без тагын бер түгәрәк өстәл үткерергә тиеш. Татарстанның Тарих институтының Кырым бүләгенә мөрәҗәгать итеп, Татарстан галимнәре белән бергә бу мәсьәләне гыйльми яктан өйрәнеп аннан соң бер конференция үткерәп бу бәлане без бәлки туктатырбыз", дип тәкъдим итте "Мәгариф" кырымтатар укытучылары берлеге рәисе Сафуре Каджаметова.

"Русиянең үз дәүләтчелеген Чыңгыз хан дәвәреннән алганын кире кагуын "бу бала үз әтисе йә дәү әтисеннән баш тарта" дияргә мөмкин. Минем фикеремчә, Русиянең барлык дәүләтчелек традицияләренә шул монгол дәвәрендә нигез салынган. Татарлар Русиянең тарихын үзенчә күрәләр. Кайбер вакытта Казан Русия күләмендә барган шикле сәяси спекуляцияләрдә катнаша, ләкин моңа карамастан, кырымтатарларны яклау анда һичшиксез бар", диде Татарстанда яшәүче кырымтатар галиме, социология фәннәре кандидаты Эльдар Аединов.

Надир Бекиров

Надир Бекиров

"Монда "кырымлы" тарафдарларының түгәрәк өстәлдә булмаганнарын сөйләделәр. Алар монда булсалар да моның бер файдасы булмас иде. Алар бер вакыт үз фикерләрен үзгәртмәсләр. Безгә милләт белән эшләргә кирәк. Алар да милләт белән эшли. Хәвефле бер тенденция бара. Монда сөйләдәләр алар 10-15 кеше, ләкин алар күп, алар актив эшлиләр һәм күбәяләр. "Кырым" газетасында ким дигәндә айда бер мәкалә чыга бу хакта, моңа җаваплар, тавышланулар басыла. Без тукталып калдык , без уйлыбыз болар авыру балалар үзенә килерләр дибез, ә алар үзенә килмиләр. Димәк безгә дә алар кебек эшләргә кирәк. Кырымтатар исемен яклаган соңгы 20 елда чыккан мәкаләләрне туплап бер зур җыентык чыгарырга кирәк. Бу хакта шигырьләр, мәкаләләр дә күп. Кырымлыларның кайберләре заказ белән эшли, ә кайберләре йөрәктән бирелеп эшли. Әлбәттә, кырымтатарлар ничә елдан бирле интегеп йөриләр, бер мәсьәлә дә хәл ителми, болар инде килегез, исемебезне үзгәртик, бәлки моннан соң мәсьәләләр хәл ителер, безне яратырлар, дип исемебезне үзгертүгә тотындылар. Кырымда бу мәсьәлә узмады, Әнкарада да конгресста узмады", диде Госкомнац каршыда төзелеп барган Медиаүзәк җитәкчесе Айдер Эмиров.

Кырымтатар атамасын "кырымлы" дип үзгәртү 90нчы елларда Татарстанда күтәрелгән татар атамасын "болгар" итеп үзгәртүгә охшаш бер мәсьәләдер. Җанисәп вакытында Кырымда исемлектә "кырымлы" исеме дә кертелгән иде. Украина заманында бу исем белән нәтиҗәдә бер мең кеше дә төркелмәгән иде Кырымда. Кырымлылар исә "исемебезне үзгәртсәк безне монгол-татарлар димәсләр, без Кырымның төп, асаба халкы булачакбыз, чөнки исемебез Кырым җире белән бәйле булачак" дип үгетли. Аларның тагын бер "аргументы" Азәрбайҗанда – азәриләр, Татарстанда татарлар, Таҗикстанда таҗиклар, Үзбәкстанда – үзбәкләр яши, Кырымда исә – кырымлылар диләр.

Мондый караш һәм "дәлилләр" ни дәрәҗәдә гыйльми яктан нигезледер - бу инде башка мәсьәлә. Болай да күп мәшәкатьләр белән басым астында яшәгән, ике гасыр дошманнарга каршы торырга мәҗбүр булган милләтнең исемен үзгертү бу халыкны юк итүгә тиң бер чара буладыр.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG