Accessibility links

Кайнар хәбәр

2016 елда 4нче сыйныфта сынау рәвешендә БДИ узачак


Бу хәлне милли телләрнең дәрәҗәсен махсус рәвештә төшерү, аны кирәксез итү өчен ясалган тагын бер адым дип санарга була.

Русия мәгариф һәм фән министрлыгы түбән сыйныфлар өчен тикшерү эше кертә. Алар федераль дәрәҗәдә контроль-тикшерү материаллары һәм алымнары нигезендә эшләнәчәк. «Известия» язуынча, 2016 елда 4 сыйныф укучылары урыс теле, математика һәм әйләнә-тирәбездәге дөнья фәненнән имтихан бирәчәк.

Министрның беренче урынбасары Наталья Третьяк сүзләренчә, шушы юл белән алар балаларның белемен тикшерәчәк һәм бу аларга белем алуга өстәмә этәргеч булачак. Моннан тыш 9,11 сыйныфтагы имтихан алдыннан психологик киртәләрне узуга әзерлек булып тора дип саный ул.

Бу хәлне милли телләрнең дәрәҗәсен махсус рәвештә төшерү, аны кирәксез итү өчен ясалган тагын бер адым дип санарга була.

XS
SM
MD
LG