Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 06:57

Сораштурыда катнашкан һәр бишенче кеше телевидение дөньядагы вакыйгаларны бозып күрсәтә дигән фикердә.

Русияләрнең яртысына якыны телевидение тапшыруларыннан күп кенә файдалы һәм объектив мәгълүмат алып була дип саный. «Левада үзәге» уздырган сораштыруда русияләрнең 46% шундый фикердә булуын белдергән. Һәр бишенче кеше гомумән телевидение булган вакыйгаларга тулы һәм объектив мәгълүмат бирә дип саный. Дөреслеккә туры килмәгән мәгълүмат тапшыра дип санаучылар да шул ук санда.

Сораштыруда катнашканнарның 8% «телевидение дөньядагы вакыйгалар турында ялган фикер тудыра һәм моны кеше аңына басым ясау өчен эшли», дигән. Өч ел элек болай дип санаучылар 14% иде.

Телевидение тәрбия чарасы булырга тиеш дип санаучылар 10% кимегән. Һәр унынчы кеше ул бары күңел ачу өчен генә дип саный.

Сораштыру Русиянең 46 төбәгендә 134 җирлектә 7-10 августта уздырылган. Анда 1600 кеше катнашкан.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG