Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бөек Болгар" фестивале XIV-XV гасырга алып кайтачак


14-16 август көннәрендә “Болгар” музей-тыюлыгында “Бөек Болгар-2015” бөтенрусия тарихи фестивале үткәрелә. Анда 20-25 меңнән алып 30 меңгә кадәр кеше тамаша кылыр дип көтелә.

Тарихи чара XIV-XV гасырларга багышланачак.Өч көн дәвамында изге Болгар җирендә ил тарихының Алтын Урда, рус һәм европа чорлары хакимлек итәчәк. Төрле төбәкләрдән 200ләп сугышчы тарихи үткәннәрдә калган сугыш аланнарын торгызачак.

Чарага килгән тамашачы да үзен урта гасыр сугышчысы сыйфатында сынап карый ала. Оештыручыларның сүзләренә караганда, фестиваль барышында 14-15 гасырларда киң таралыш тапкан һөнәрчелек, бию серләренә төшендерүче мастер-классларда катнашып булачак. Бәйрәмдә балалар өчен махсус мәйданчыклар да эшлиячәк.

Биредә быел мәйданнар саны күбрәк булачак. Биредә уен һәм интерактив формада төрле мастер-класслар, борынгы уеннар, уенчык кылычлар белән сугышлар уздыру күздә тотыла. Анда урта гасырлар биюләре, шул чордагы кирәк-яракларны эшләү буенча мастер-класслар үткәрү ниятләнә. Быел Русиянең иң зур ярминкәсе дә “Бөек Болгар” фестивале кысаларында оештырыла. Әлеге тарихи ярминкәгә Русиянең төрле төбәкләреннән осталар килүе көтелә. Алардан ипи пешерү, көмештән яки җиздән эшләнмәләр кою серләренә төшенеп булачак. Чара кысаларында атлар турниры уздыру да планлаштырыла.

Былтыр баштарак Болгар тыюлыгында Куликово сугышы тамашасы узачагы әйтелгән иде. Аның Болгар тыюлыгында үтәчәге билгеле булгач социаль челтәрләр бу чараның мөселманнар өчен изге саналган Болгар каласында уздыруны урынсызлыгы турындагы язулар белән тулды. Ахыр чиктә Татарстан митрополиясе Куликово сугышы тамашасын уздырудан баш тартты. 2014 елда “Бөек Болгар” фестивале беренче тапкыр узды.

XS
SM
MD
LG