Accessibility links

Камал сәхнәсендә яшүсмерләр язган әсәрләр куелачак


Камалда яшүсмерләр язган әсәрләрне сәхнәләштерәчәкләр
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:33 0:00

Камал сәхнәсендә яшүсмерләр язган әсәрләр куелачак

15-29 августта Казанда беренче тапкыр яшүсмерләр өчен “Классная драма” дип аталган театраль лаборотория үтә. Әлеге проектта 14-18 яшьлек, төрле авыр гаилә хәлендә калган, физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән беррәттән, нормаль гаиләләрдә тәрбияләнүче 17 бала катнашачак, ди оештыручылар.

"Классная драма" беренче тапкыр ике телдә үткәрелә: яшүсмерләр рус телендә пьесалар иҗат иткән кебек үк, татарча да язачаклар. Әлеге проектны оештыручылары – Камал театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, шагыйрь, драматург, әлеге лаборотория укытучыларының берсе Рүзәл Мөхәмәтшин һәм “Җанлы шәһәр” (“Живой город”) сәнгать вакыфы мөдире Инна Яркова.

“Безнең өчен әлеге проект бик дулкынландыргыч, чөнки безнең төп геройларыбыз – балалар, алар арасында төрле яшьтәге, авыр гаилә хәлендә булганнары да бар. Бу проектны без уйлап тапмадык, әлеге тәҗрибә чит илләрдә, Русиянең башка шәһәрләрендә нык кулланыла. Безнең төп максат – әлеге проектны Татарстанда да үстерү, төрле социаль институтларга кертеп, тамырларын тирәнәйтү. Безнең проектның катнашучылары – ул ике театр: Камал һәм Яшь тамашачылар театры. Проектның технологиясе гади, ләкин шул ук вакытта мавыктыргыч: балалар ике атна дәверендә профессиональ драматурглар белән пьесалар иҗат итә. Шуннан соң иҗат ителгән әсәрләрне укыйлар һәм режисерлар әлеге пьесаларны сәхнәләштерә. Балалар репетиция, әзерлек вакытында үзләре теләгән хәтле катнаша ала, күзәтү мөмкинлеге булачак”, диде Инна Яркова.

Камал театры режиссеры Фәрит Бикчәнтәев тә әлеге балалар проекты турында җанланып сөйләде. Яшүсмерләр белән эшләр алдыннан бераз курку, дулкынлану барлыгын да яшермәде.

“Алар гади балалар түгел. Минем өчен балалар һәм театр темасы – саклык белән карый торган темаларның берсе, чөнки балалар фикерләве һәм безнең фикерләү рәвеше – бик нык аерыла һәм үзенчәлекле. Дөресен генә әйткәндә, әлеге проекттан ни килеп чыгар, әйтә алмыйм, үзем өчен дә бу яңалык һәм мин дә шулай ук зур түземсезлек белән проектның нәтиҗәләрен көтәм.

Бу Камал театры өчен бик мөһим. Балалар, тел темасы һәрвакыт зур әһәмиятка ия. Без моның турында гел уйлыйбыз. Ни эшләргә? Ничек балаларны татар театрларына йөртергә? Без бу сорауга карата битараф калырга тиеш түгел. Чөнки татар мохитенең киләчәге хәл ителә.

Мин бик рәхмәтле "Живой город" оешмасына. Аның җитәкчеләренә, Инна Еркуловага. Ул Камал театрының әһәмиятен, кемнең-кем икәнен, шундый проектлар Камал театрының профессиональ артистларыннан башка зур дәрәҗә яуламаячагын аңлый”, ди режиссер Фәрит Бикчәнтәев.

Проект тулысынча Татарстанның мәдәният министрлыгына таяна. “Җанлы шәһәр (“Живой город”) вакыфы мөдире Инна Яркова сүзләренчә, бюджеты 500 мең сум. Балаларның спектакльләрен 29 августа Камал һәм Яшь тамашачылар театрында карап булачак.

XS
SM
MD
LG