Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 03:56

Равил Насыйров дөньякүләм "Дан минутын" көтеп яши


Беренче каналда барган "Дан минуты" ("Минута славы") проекты аша танылган Равил Насыйров физика өлкәсендәге барча ачышлары тупланган китап нәшер итмәкче. Тылсымчы, физика укытучысы сүзләренчә, аның гомер буе тупланып килгән белемнәре белән ныклап кызыксынучылар бар.

Беренче канал тапшыруларында күренгән кешеләрнең кыска вакыт эчендә Русия күләмендә танылу алуның быелгы ачык мисалы – “Тавыш. Балалар” (“Голос.Дети”) проекты финалисты Сәидә Мөхәммәтҗанованы күпләребез белә. Ә менә 2007 елда Мәскәүдә узган “Дан минуты” (“Минута славы”) финалисты, пенсиядәге казанлы, физика укытучысы, тылсымчы Равил Насыйров телевидение экраннарыннан югалды кебек.

Чынлыкта ул Татарстанда барган фәнни, мәдәни, милли-дини чараларда балаларга тылсым күрсәтүен дәвам итә икән. Күптән түгел аның Казандагы фатирында кунакта булып, “Дан минут”ларын үткән укытучының соңгы яңалыклары, ачышлары белән таныштык. Әңгәмәбез Беренче каналга бару тарихларын искә төшерүдән башланды.

–​ Равил абый, сез гадәти мәктәп укытучысыны русиякүләм “Дан минуты” проектында катнашу теләге каян туган иде?

– Телевизордан кастинг турында хәбәр ишеткәннән соң эскпериментны видеога төшердем дә җибәрдем. Кастингка барасы да булмады. Видеоны караганнан соң, кастингсыз да килегез дип шалтыраттылар. Бию, җыр күп. Ә мин һавада әйберләр очыртам. Америка, Кытай һәм Русия патентлары иясе мин. Инде ул бирелү мондый ачыш бөтен дөньда юк дигән сүз. Хикмәте нидә икән дип кызыксынып, чакырдылар. Әлбәттә, ник бардым икән дип тә уйлаган чаклар булды проектта ярышкан вакытта. Чөнки халык күп. Ашатабыз дисәләр дә, ашатмыйлар. Беренче прогон, икенче, өченче. Төнге сәгать өч-дүрттә генә кунакханәгә алып кайталар. Кайтып ашарга гына утыруың була, килешү төзик дип иминият хезмәткәре килә. Тагы ашау туктала. Уңышлы гына төшергәч инде “әл дә ярый килгәнмен” дип уйлый идем!

–​ Фокус-тылсымнарыгыз нинди яшьтәге тамашачылар өчен, балалар аудиториясенә генә юнәлгәнме, әллә инде өлкәннәр өчен дәме?

– Проекттан соң өйгә кайтып керүем генә булды, инде телефон бертуктаусыз шалтырый башлады.

Хәтерлим, беренче шалтырату – Илсур Метшин туган көненә чакыру иде. Бик сөенеп чыгыш ясадым әлеге бәйрәмдә, бары банкетка җыелган халык кына артык исе китеп карамаган төсле тоелды. Аптырап калдым чыгышымнан соң. "Минута славы"га кадәр дә балалар белән эшләгәч, мин тамашачының эмоциональ кабул итүенә ияләнгән.

Шулай ук Салават Фәтхетдиновның кызы кияүгә чыкканда да чакырганнар иде. Танылган артистлар бик күп булды, шулай итеп мин дә осталыгымны күрсәттем. Тик шул ук хәл! Тамашачы исе китеп кабул итмәде! Өлкәннәр белән еш эшләгән җырчылар минем аптырап калуымны күреп: “Аптырама, өлкәннәр һәрвакыт шулай кабул итә. Балалар гына көчле алкышлый, сәламли” диделәр. Казан дәүләт университетында да галимнәр алдында чыгыш ясарга туры килде. Алар да күзләрен алмыйча карады, тик шул ук сабый эмоциясе түгел инде! Түзмәдем, шул вакыт. Мин әйтәм: “Җәмәгать, әллә ошамадымы сезгә минем чыгыш? Кайда сезнең эмоцияләрегез?” Тегеләр инде: “Безгә ошады, бик мавыктыргыч. Тик мөкиббән китеп, эмоцияләрне тышка чыгара алмыйбыз бит!” дип аңлатты алар. Кыскасы, балалар алдында чыгыш ясауны күпкә кулай күрәм!

–​ Сезне инде хәзер тылсымчы татар физигы дип тә атыйлар, чит илләрдә дә, Русиянең башка төбәкләренә дә чыгыш ясарга чакыралармы?

– Польша, Бельгиядә булдым. Германиядә ике ел рәттән 74 илдән чакырылган мең кеше алдында чыгыш ясадым. Күптән түгел генә Артекта идем. Анда да балалар белән булдык. Кайтышлый Бакчасарайга да кердем. Кырым татарлары белән күрештек. Бик җылы каршы алдылар. Кырым Русиягә кабул ителүгә сөенүчеләр дә, көенүчеләр дә бар. Сөенүчеләр – ярлы халык, көенүчеләре – байлар. Берничә атна элек Татарстандагы борынгы Болгарда балалар алдында чыгыш ясадым. Сабыйлар исләре китеп: “Афәрин, афәрин”, дип кычкырды. Бик ошаттылар.

–​ Физика өлкәсендә яңа ачышларыгыз бармы?

– Әйе, бар. Алар турында әлегә берәүгә дә сөйләмим. Халык алдында да күрсәтмим. Вакыты җитмәгән әле. Физика өлкәсендәге барча уңышларымны, яңалыкларны менә шушы калын дәфтәргә язып бардым гомерем буе (кызыл тышлы калын блокнон күрсәтте). Шушы белемне бер китап итеп бастырырга уйлыйм. Кайчак, әллә кирәкмәсме дип тә фикерләп куям. Кеше хәзер китап укымый бит, интернет аша гына. Нинди генә кешеләр бу китапны үзләренеке итәргә хыялланмады, хәтта зур укытучылар, галим кешеләр дә сорап-сорап карады.

–​ “Дан минуты” ("Минута славы") проекты русиякүләм дәрәҗәгезне нык күтәрдеме? Дөньякүләм даирәгә дә чыгарга кирәк дигән фикерләрегез бармы?

– Танышлар арасында дөньякүләм аудиториягә чыгарга кирәк диючеләр бар. Планлаштырам. Әгәр чит илдә “Минута славы” кебек проектка кастинг игълан итcәләр, катнашырга ниятлим. Ә инде Мәскәүдә катнашмас идем, чөнки мине анда белделәр инде. Бүгенге көндә тагы да эффектлырак ачышларым, чыгышларым бар. Мәскәүдә күрсәткәннән күпкә кызыграк.

–​ Милләттәшләребезнең сезнең кебек үк зур уңышларга ирешү мөмкинлеге бар дип уйлыйсызмы?

– Милләттән тормый ул. Якут бул, чуаш, татар бул. “Минута славы”да “Кайдан килүегез, кем булуыгыз, нинди милләт кешесе булуыгыз мөһим түгел. Иң беренче чиратта сезнең уңышлы чыгышыгыз!” дип әйтәләр иде. Бу бик хак сүзләр. Мин катнашкан елны проектта Татарстаннан кешеләр бар иде, ә татар – бер мин генә. Финалда карап торышка (визуально) зур фокус күрсәтергә кирәк иде. Ә мин ялгыштым. Бу ялгышымны истә тотып, яңадан-яңа фокуслар уйлап таптым. Алар инде зур. Күз явын алырлык.

–​ Гомер буе укытучы булгансыз. Пенсиядәге тормышыгыз белән чагыштырмача, кайсы дәверне кызыклырак, кадерлерәк күрәсез?

– Бүгенге көнкүрешем күңелемә якынрак. Ни теләсәм, шуны эшлим. Журнал тутырасы юк, ата-аналар җыелышы да үткәрәсе юк. Беләсез бит инде укытучы эшен?

–​ Мәктәп елларын нинди хис белән искә аласыз? Укучыларыгыз белән кызыклы очраклар була идеме?

- Искә алам мәктәптә эшләгән елларны. Минем өчен китаптан укып кына балаларга белем бирү кызык түгел иде. Үземә дә, балалалрга да. Иҗади яктан килергә кирәк. Ата-аналар да “Укы, укы. Укысаң кеше булырсың, укымасаң, эт куып йөрерсең” дип торалар. Ә инде мин күрсәтә торган экспериментлар белән кызыксындыргач, балалар сорау биреп, үзләре дә эшләп карап, белем ала.

Төркиядә булганда урамнан баруым. Бер егет кеше узып бара иде. Миңа “Равил абый” дип дәшкәч, аптырап киттем. Сораша торгач, бу егет минем укучым булуына төшендем. “Хәтерлисезме, без өй эшеләрен эшләмәсәк, икеле билгесен алсак, сез безгә ясалма ракета очырга идегез (анысы да эксперимент)”, ди укучым. Балалар үзгәрә бит, мин аны танымас идем дә, әгәр үзе дәшмәсә!

–​ Нинди дә булса дин кануннарына таянып яшисезме?

– Юк, мин атеист. Физика фәне белән кызыксыну сәбәпледер, ихтимал. Кешеләр паранормаль күренешләрне фән өлкәсендә белемнәре булмаганга күрә дин, мистика, сихерчелек белән бәйли. Мин исә фән өлкәсеннән аңлатма табам.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG