Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 15:24

Чаллыда ипотекалы фатир хуҗалары сөенми


14 август көнне Чаллыда йөзләгән гаилә социаль ипотека буенча бирелгән фатирларга күченә башлады. Кайберәүләр бу көнне 6-7 ел буе көткән. Ләкин зурдан кубып куанычлары белән уртаклашырга теләүчеләр табылмады.

Совет чорында яңа фатирларга күченү берникадәр тантаналы шартларда уза иде. Тантана барышында фатирларга керүчеләр арасыннан кемнәргәдер “партиягә һәм хөкүмәткә рәхмәт” сүзләрен җиткерү дә йөкләнә иде. Андыйлар мондый мактауларны телләрен кызганмыйча, кайвакытларда чын күңелдән дә әйтәләр иде. Аларга шулай ук чын күңелдән кушылып, кул чәбәкләп хуплаучылар да булды. Чөнки халык аңына “фатирлар бушлай бирелә” дигән оеткы салынган иде.

Әлбәттә, “бушлай” сүзе һәркемнең йөрәгенә сары май булып яткандыр һәм әле дә шундый ук тойгы-хисләр уята торгандыр. Ниндидер гади генә исәпләүләр ясасаң, ул чорның икътисадын анализлый башласаң, фатирларның бушлай булмавын чамалый башларга була үзе. Әмма андый фатирлар чыннан да кемнәргәдер бушка, кемнәргәдер 5-6, 10-15 еллар эшләгәннән соң бирелде. Кемдер 15-20 ел эшләп тә фатирсыз калды. Менә була, менә була дигәндә Советлар берлеге таркалды.

Нәрсә ул ипотека? Татарстандагы социаль ипотека дигәне нәрсәне аңлата? Нигә шундый мактаулы социаль ипотека буенча халык фатирга 5-6 ел буена чират көтәргә тиеш? Ипотеканың бу төре дә бит бушка түгел, акча түлисе. Менә шушы сорауларга без Чаллыда булган кадәр җавап алып укучыларыбызга җиткерүне фаразлаган идек.

Фатир алучылар чиратка тезелде

Фатир алучылар чиратка тезелде

​Чаллының Замелекесье дип аталган микрорайонында социаль ипотека буенча фатир алучыларның шатлыкларын уртаклашырга Татарстан премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, Татарстанның төзелеш һәм архитектура, торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин, “Коммерцияле булмаган, Татарстан президенты каршындагы дәүләт торак фонды” башкарма директоры Тәлгат Абдуллин, Чаллы башлыгы Наил Мәһдиев килергә тиеш иделәр. Бу хакта хакимият сәхифәсендә дә әйтелде. Шәһәр хакимияте сүзчеләренең шушы белдерүләре тантана башланырга бер сәгатьләп калганда үзгәрде.

Алда әйтелгән әфәнделәр меңләгән халыкның фатир алу шатлыкларын читләтеп узып, 2008 елда Русия эчке эшләр министры Рөстәм Нургалиев Чаллы милициясе хезмәткәрләренә бушлай тапшырган фатирлар бистәсенә барып чыгуны кулайрак күргәннәр. Ул бистәдә дә проблемнар булуы билгеле. Элек милиционерларга, хәзергечә әйтсәк полицейскийларга бирелгән фатирларда бәдрәф корылмаларын эшләтеп җибәрүдә кыенлыклар булып, матбугатта даими зарланулар булды. Шушы ук төбәктә ФОН җәмгыятенең пай түләүләре буенча фатирлар төзүдә кыенлыклар чыгуда республика катнашы булу турында да хәбәрләр чыкты. Бәлки шуңадыр түрәләр 21нче бистәдә фатир алучыларның шатлыкларын уртаклашасы урында акчалары түләнеп тә озак еллар буена фатир ала алмаучы пайчылар янында булуны өстенрәк күргәндер.

Ә без бу иртәнге сәгатьләрдә, алдарак әйткәнчә, торак мәсьәләсе буенча зур кунакларны Чаллының Замелекесье бистәсенең Нур Баян урамында көттек. Ипотека нәрсә ул, аның бездә нинди керделе-чыктылы урыннары бар дигән сорауларга да җавап алырга өметләндек. Киләсе түрәләрнең сәфәрләре кичектерелүе билгеле булгач, кайбер сорауларны җирле чиновникларга юлладык.

Татарстан президенты каршындагы коммерцияле булмаган оешманың Чаллы җитәкчесе Альберт Пузыревка берничә сорау бирдек. Алар арасында нигә халык ипотеканы кешегә богаулар салу, кабалага төшерү буларак кабул итә дигәне дә бар иде.

Альберт Пузырев (с), Игорь Винокуров, Нариман Назыйров

Альберт Пузырев (с), Игорь Винокуров, Нариман Назыйров

​“Без социаль ипотекалар турында сүз алып барабыз. Ул Татарстан хөкүмәте програмы. Аңа Русиядә әле аналоглар юк. Миннән гел бу програмның кайчан ябылуы белән кызыксыналар. Без бит бу програм буенча фатирларны сатмыйбыз, аларны куллануга бирәбез. 28 ел ярым буена түләү шарты белән. Кемдер фатир түләүләрен үз мөмкинлегеннән чыгып төрле вакытка рәсмиләштерә ала”, диде Альберт әфәнде.

Чаллыдагы “Строим будущее” ширкәте җитәкчесе Нариман Назыйров белән дә фикер алышабыз.

“Әлеге Татарстан президенты каршындагы фонд шушы торакларны төзүне финанслады. Йортлар бик матур. Менә бүген 21/32 йортына яшәүчеләр керә. Монда 197 фатир. Иртәгә 21/28 санлы йортка, 120 фатирга ачкычлар тапшырачакбыз. Шулай итеп фатир алучылар саны 317, бар гаиләләрне санасак, мең кешедән артып китә. Социаль ипотека шуның белән аерыла - кеше тиз арада гына кесәсеннән ике-ике миллион ярым сум акча чыгарып бирә алмый. Ә монда ниндидер күләмдә алдан түләү шарты белән фатир алырга мөмкинлек бар. Кеше монда ипотеканы 10-15, 20-25 ел эчендә түли ала. Менә бүген фатир алучылар арасында сугыш ветераннары да, инвалидлар да бар. Балалар йортыннан чыкканнарга да фатирлар бирелә”, диде Нариман әфәнде.

Ипотека түрәләреннән башка шушы ипотека буенча фатир алучыларның фикерләрен белешергә дә омтылдык. Алда әйткәнчә, бу көнне 197 кеше исеменә фатир рәсмиләштерелергә тиеш. Алдагы көндә 120. Әле аларны рәсмилштерү өчен үзенә күрә чират та хасил булды. Шушы фатирларны алучыларның, чиратта торучыларның күзләрендә шатлык әсәрләре күренмәде. Аларның хис-тойгыларын, фикерләрен камера аша җиткерергә теләгән идек. Барысы да камерага күренүдән, фикер әйтүдән баш тарталар. Шулай да 3-4 хатын-кыз сөйләшеп торган төркемгә аз гына кызыксыну уятырлык сүзләр җиткерәм. "Кызлар-ханымнар, фатир алуыгыз белән котлыйм, ипотека чиратларында озак тордыгызмы, ипотекагызны кайчан түләп бетерергә куштылар?" дим. Болар барысы да бердәм рәвештә туган сеңелләренең ипотеканы ничек алуы хакында берсен-берсе бүлдереп сөйли башлады. Инде камера белән фотоаппарат күренгәч, тынып калдылар, кайсыдыр чабып читкә дә китеп барды. Анысы ипотека буенча фатир алган ханым булып чыкты. Камераны капчыгына тыккач, кире килде. Апа-сеңелләре ничек итеп фатир алганыңны сөйлә дип кыстап торалар. Ә ул карыша. Камералар булмавын күргәч, булган сорауларга бераз җаваплар алынды.

“Ипотекага 2009 елда баскан идем. Баштагы елларда аена 1-2 мең сум түләргә куштылар. Һәр түләү кәгазе өчен комиссия дә түләттеләр. Аннан 3-5 мең сум аена. Менә хәзер минем ипотека 2032 елга кадәр. Ай саен якынча 9000 сум түләргә кирәк. Туганнар булса, эш булса, бу кредит миңа авыр булмас”, ди үзе.

Бу көнне ипотека фатирлары кырында әби-бабайлар да күренде. “Ипотекага фатир алдыгызмы әллә?” дигән сорауга алар: “юк, менә балаларыбызга, оныкларыбызга фатир алуда булышырга килдек" дигән җавапларны бирделәр. Шыпырт кына итеп, әби-бабайлардан фатирларның бәясе, совет чорында фатир алу шатлыклары белән дә кызыксынабыз. Монда инде алар да авызларына су каба.

Әлбәттә, ипотекага алынган фатир бәяләрен белергә теләү үзенә күрә шушы гамәлгә катнашы булган кешеләрне әңгәмәгә тарту теләге белән дә бәйле булгандыр. Мәләкәс елгасы буендагы бистәдә социаль ипотека буенча 317 фатир бирелде. “Ура” авазлары ишетелмәде. Шәһәр умырткасы булган КамАЗ ширкәте ярым-йорты гына хезмәт юлында. Укытучылар, тәрбиячеләр дә ипотеканы түләүдә авырлыклар кичерә. Сөйләшүләрдә яшьләргә дә, 40-50 яшьлекләргә ата-аналар, әби-бабайлар ипотека һәм башка түләүләрдә ярдәм иткәннәре әйтелде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG