Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 00:18

Кибетләрнең ашамлыкларга бәяләрне арттыруын таләп итәчәкләр.

Кибетләр челтәрләрен ашамлыклар белән тәэмин итүче ширкәтләр азык-төлекнең кайбер төрләренә бәяләрнең артуын хәбәр итте. Кибетләр теге яки бу тауарга бәяне 14 көн эчендә арттырырга тиеш булачак. Моңарчы бәяне арттыру карары 45 көн эчендә кабул ителә иде. Кибетләр икмәк ризыклары, яшелчә, җиләк-җимеш, хәмер һәм көнкүреш химия чистарткычлары күтәрелгән бәяләр белән киләчәк дип белдерде.

"Руспродсоюз" берлеге бәяләрне арттырырга сәбәпләр бар дип хәбәр итте.

"Чит ил валютасының бәясе артуы чит илләрдән кертелгән тиз бозыла торган тауарларның хакын арттыра. Шулай ук илдә тиешле күләмдә җитештерелмәгән, чәй һәм кәһвә кебек тауарлар кыйбатланачак. Мондый тауарларны кибетләр күп итеп элеккә бәягә алып куйган. Шуңа күрә аларның бәяләрне кисәк күтәрмәү мөмкинлеге бар", дип белдергән журналистларга "Руспродсоюз" мөдирләренең берсе Дмитрий Востриков.

XS
SM
MD
LG